ЯҢАЛЫКЛАР


5
март, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Балалар әниләрне, әбиләрне чын күңелдән бәйрәм белән котлап шигырьләр, җырлар, биюләр башкардылар, алар белән кызыклы уеннар уйнадылар, үз куллары белән эшләгән  бүләкләрен кадерле кешеләренә  тапшырдылар. Бәйрәм балаларга, әниләргә, әбиләргә бик ошады.

4 март көнне Баландыш төп мәктәбендә Саба һәм Теләче районнары буенча Эчке эшләр бүлеге инспекторы, майор Л. М. Тимерханов тарафыннан тикшерү уткәрелде. Ул укучыларны янгын чыккан очракта үзеңне ничек тотарга кирәклеген аңлатты.

5 март көнне Теләче җирлекара китапханәсендә якынлашып килүче 8 март халыкара хатын – кызлар көне уңаеннан “Йөрәк җылым сиңа әнием” дип исемләнгән кичә уздырылды. Әлеге кичәнең кунаклары булып бүгенге көндә  уллары хәрби хезмәттә булган Теләче районында яшәүче барлык солдат әниләре, Теләче муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Гыйниятуллин Динар Сәит улы, районыбызның ДОСААФ оешмасы җитәкчесе Нуретдинов Рәис Рөстәм улы чакырулы иде. Тәбрикләү сүзе белән кичәне Теләче җирлекара китапханәләр директоры Дәүлиева Ризидә Миннехан кызы  ачып җибәрде.

4нче март һәм 5нче март көннәрендә Теләче 2нче балалар бакчасының беренче кечкенәләр, икенче кечкенәләр һәм уртанчылар төркемендә  язның беренче бәйрәме-8нче мартка багышланган бәйрәм иртәләре булып узды. Балалар үзләренең әниләрен, әбиләрен яз һәм әниләр турында шигырьләре, җырлары, биюләре белән шатландырдылар. Бүләкләрсез нинди бәйрәм инде ул! Балалар бәйрәмгә килгән әниләрен һәм әбиләрен үз куллары белән ясалган бүләкләре белән дә сөендерделәр. Барлык әзерләнгән бүләкләр дә бик үзенчәлекле иде. Бугенге бәйрәм иртәләре балалар бакчасы тормышына яз хисе белән тулыландырды.

Көннең яктылыгы – кояшта, күкнең матурлыгы – йолдызларда, җир йөзенең гүзәллеге – хатын-кызларда. Табигатьнең язгы үзгәреш кичергән бер мәлендә без гүзәл затларыбызның иң күркәм бәйрәмен - 8 Март Халыкара хатын-кызлар көнен билгеләп үтәбез. Язгы кояш нурына күмелгән әлеге бәйрәмдә мәхәббәт, матурлык, ана назы, ягымлылык, мәрхәмәтлелек, шәфкатьлелек, сабырлык, хатын-кызга ихтирам кебек мәңгелек кыйммәтләр чагылыш таба.

Балаларга "Борынгы әкиятләр" темасына күзәтү үткәрелде. Балалар борынгы әкиятләрнең тарихы белән кызыксындылар. Өйдә уку өчен китаплар алдылар.

2  нче март көнне Теләче урта мәктәбендә “ Эрудит” республика олимпиадасы нәтиҗәләре буенча  барлык катнашучылар  грамоталар белән бүләкләнде.  Башлангыч сыйныфлар буенча директор урынбасары  В.Г. Мифтахова  олимпиадада катнашучы укучыларны котлады, яңа уңышлар теләде.

3 март көнне Шармыш авыл китапханәсендә  “Человек в экстремальных условиях” дип исемләнгән әңгәмә үткәрелде. Әңгәмә гадәттән тыш хәлләр вакытында дөрес гамәлләр турында белем бирү характерында булды.

Республикабыз күләмендә, профилактик эшләрнең сыйфатын күтәрү максатыннан,” Үз юлыңны тап!”  антинаркотик десант оештырылды. 3 нче март көнне Арча районында десантның чираттагы утырышы узды. Бу утырышта Олы Мишә урта мәктәбе тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Мухаметова Р.Х. да катнашты. Утырыш барышында белем бирү оешмаларында профилактик эшнең оештырылу сыйфаты, укучыларның сәламәт яшәү рәвеше алып барулары, начар гадәтләрдән саклану чаралары, “SМS- балалар” отряд эшчәнлекләре буенча чыгышлар тыңланды. Казан шәһәреннән килгән педагог-психологларның мастер-классларында катнашып, фикерләр алышынды. Мәктәпләрдә начар гадәтләргә каршы профилактик эш алып баруның

Шәдке балалар бакчасына йөрүче Гафурова  Зилә әтисе белән  “Карак песи” шигырен сөйләп, Гафурова Диләрә “Минем бабамның киемнәре” номинациясе  буенча презентация  төзеп Республика куләм "Әти белән бергә" дип аталган конкурста катнашып беренче урын алдылар. Котлыйбыз һәм алга таба да уңышлар телибез.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International