ЯҢАЛЫКЛАР


5
март, 2020 ел
пәнҗешәмбе

4 нче март көнне Теләче авылы жирлегендэ Тюлячка елгасын жыештыру буенча, өмә булып утте. Өмәдә барлык  оешмалар да  катнашты.

2020 нче елның 3нче  март көнендә Теләче авылында яшәуче тыл ветераны Насыйбуллина Язилә Ярулла кызына 90 яшь тулды. Шул уңайдан Язилә апага Теләче авылы җирлеге  җитәкчесе Ильдар Мараков, Татарстан Республикасы халыкны эш белэн тәэмин иту hәм социаль яклау министрлыгының Теләче муниципаль районында социаль яклау булеге җитәкчесе Фәридә Галимова  Россия  Президенты Владимир Путинның тәбрикләмәсен тапшырды, изге теләкләрен җиткереп, истәлекле буләк, чәчәк бәйләме тапшырды. Алдагы тормышында да без аңа саулык hәм аяз, тыныч күк йозе теләп калабыз.

Әлеге дата уңаеннан,   3 март   көнне  Иске Җөри  авыл китапханәсендә, яшүсмерләрнең сәламәтлегенә  наркотик матдәләрнең  йогынтысы турында,  “Наркомания - замана чире” дип исемләнгән мәгълүмати сәгать үткәрелде. Мәгълүмати сәгать барышында “Кеше организмына  наркотикларның  тәэсире”, “Ни өчен яшүсмерләр үзләренә нәрсә янаганын белеп, наркотик матдәләр куллана башлыйлар?” кебек сорауларга җаваплар тыңланды.   Чарабыз бер генә бирелә торган кадерле гомеребезне наркотиклар белән бәйләмичә, тирә - юнебездәге  гыйбрәтле язмышларны күреп уйланып, үзебездә ихтыяр көче тәрбиялик, кешелекне харап итүгә алып бара торган наркомания белән араны өзик дигән девиз белән тәмамланды.

Иске Җөри   авыл җирлеге үзешчәннәре 29 нчы февраль көнне "ТАССРның 100 еллыгы",    "Бөек Җиңүнең 75 еллыгы"  уңаеннан   "Җиңү безнең йөрәкләрдә" дип исемләнгән фестиваль - конкурсы кысаларында  авылдашлары алдында  концерт программасы белән чыгыш ясадылар. Әлеге фестиваль-конкурста  Иске Җөри китапханәсе  дә актив катнашты.

Кешелек дөньясы каршында хәзерге көннең иң куркыныч афәте – наркомания һәм аңа каршы көрәш проблемасы тора. Шуны истә тотып  2 март көнне Максабаш  авыл китапханәсендә  мәдәният йорты белән берлектә   “Чирдән яман дошман юк” дигән тема астында әңгәмә  үткәрелде. Яшьләргә  наркотикларның нинди зарарлы булуын аңлату, аның турында төрле язучыларның китаплары белән таныштыру һәм бу көннең килеп чыгу тарихы буенча мәгълүмат бирелде. Күргәзмәдә наркоманияне кисәтүгә караган, сәламәт яшәү рәвеше тәрбияләү буенча киңәшләр туплаган китаплар урын алды.

Кече Кибәхуҗа төп мәктәбендә әдәбият һәм сәнгать атналыгы кысаларында Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган чаралар дәвам итә.

Бүген китапханәче Х.Н.Нигъмәтҗанова  фронтовик- шагыйрь Фатих Кәримгә багышлап “Илең турында уйла...” дип исемләнгән ачык чара үткәрде. Чарада укучылар Ф.Кәримнең патриотик рухта язылган шигырьләрен яттан сөйләделәр.

Шуларның берсе -  Рашат Низами.  1 март көнне Олы Мәтәскә авылы китапханәсендә “Якташ язучыбыз” дип исемләнгән чара үтте. Укучылар катнашында үткән бу  чара язучының  70 яшь тулуына багышланды.  Укучылар белән “Без яшибез...” китабына күзәтү  ясалды. Катнашучыларга китаптагы хикәяләр, истәлекләр уку ошады. Чара җанлы үтте.

3 март көнне Айдар, Иске Җөри, Кеч. Мирәтәк авыл клубы хезмәткәрләре, район мәдәният йорты директоры вазыйфаларын башкаручы Нагимова Ф.М. җитәкчелегендә, «Нәүрүз бәйрәме: социаль тәҗрибәне аккумуляцияләү» дигән темада үткән методик семинарда катнаштылар. Семинар Казан шәһәре Татарстан Халыклары Дуслыгы йорты бинасында узды.

2020 елның 3 март көнендә Теләче авылында яшәүче тыл ветераны Насибуллина Язилә Ярулла кызына  90 яшь тулды. Шул уңайдан Язилә  Россия  Президенты Владимир Путинның, Теләче муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Нәҗип Хаҗиповның тәбрикләмәләре тапшырылды, шулай ук район социаль яклау  бүлеге җитәкчесе Фәридә Галимова һәм Теләче авыл җирлеге башлыгы Ильдар Мараков җылы котлау сүзләрен җиткерде һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар.

Алдагы тормышында да без аңа саулык hәм аяз, тыныч күк йозе теләп калабыз.

1 март көнне Югары Кибәхуҗа авыл китапханәсендә  Бөтендөнья наркобизнес һәм наркоманиягә каршы көрәш көне уңаеннан,  “Наркомания цивилизациянең иң куркыныч авыруы” дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмәнең төп максаты: укучыларыбызга наркотикларның нинди зарарлы булуын аңлату, аның турында төрле язучыларның китаплары белән таныштыру һәм бу көннең килеп чыгу тарихы буенча мәгълүмат бирү. Күргәзмәгә төрле китаплар, буклетлар куелды. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International