ЯҢАЛЫКЛАР


28
февраль, 2020 ел
җомга

26 нче  февральдә Теләче урта мәктәбендә  5 - 6 нчы  сыйныф укучылары арасында “Ватанны саклаучылар” көненә багышланган  патриотик чара  булып үтте. Әлеге чарада һәр сыйныф үзенең хәрби җыр башкару сәләтен һәм стройда атлап йөрү осталыгын күрсәтте. Зур хәзерлек алып барган  6б сыйныфы укучылары җиңүчеләр булды. Бу җиңүгә укучыларны сыйныф җитәкчесе Е.Я. Нуртдинова, әзерләде. Җиңүчеләрне котлыйбыз!

Безнең халыкта киң таралган уен коралларының берсе - гармун. Ләкин, хәзерге техника заманында халкыбызның ата-бабаларыбыздан калган бу уен кораллары онытылып бара. 23 февраль  көнне Урта Мишә авылы мәдәният хезмәткәрләре авыл клубында,  җыр-моң сөючеләрне берләштергән "Уйнагыз  гармуннар" кичәсе үткәрделәр. Баландыш авыл җирлеге башлыгы Рөстәм Мухаметшин бу матур тамашаны оештыручыларга, катнашучыларга рәхмәтләрен җиткереп, кичәгә югары бәя бирде, истәлекле бүләкләрен тапшырды. "Уйнагыз гармуннар" кичәсе буыннар бәйләнешен пропагандалаучы, милләтебезнең, аның моңнарының бөеклеген аңлатучы тәрбия дәресе булды. Татар халкының киләчәген гармунсыз күз алдына да китереп булмый.  Ә теләгебез бер генә: гармунда уйнаучылар бетмәсен иде дә, гармун моңнары онытылмасын иде.

Күп кенә бәйрәмнәр арасында бер үзенчәлекле - 23 февраль, Ватанны саклаучылар көне бар. Исемнең үзендә Ватанны һәм үз халкыңны яклау бурычы һәм изге максат салынган. Хәзер күпләр Ватанны саклаучылар көнен Кызыл Армиянең туган көне буларак кына түгел, ә чын ир - ат-Ватанны саклаучылар көне буларак та карый. Шул уңайдан һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгын һәм ТАССР төзелүнең 100 еллыгын бәйрәм итү алдыннан Шармыш авыл клубында "Ягез әле, егетләр!" конкурс-уен программасы үткәрелде.

26 февраль көнне, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан, Совет халкының фидакарьлегенә тирән хөрмәт күрсәтеп, Әбде авыл җирлегендә сугыш ветеранын һәм тыл хезмәтчәннәрен «Җиңүнең 75 еллыгы» юбилей медальләре белән бүләкләү тантанасы узды. Бүләкләрне Васильева Анна Петровна, Насыбуллина Мөсфирә Насыйбулла кызы, Осина Елена Ильинична, Иглепова Ольга Николаевна, Морозов Василий Александрович, Иванова Елена Михайловна, Никитин Петр Павлович һәм Иванова Мария Анисимовна кабул иттеләр. Без, хәзерге вакытта яшәүче сугыш дәһшәтләрен кабатламаска тиеш. Һәм Бөек Ватан сугышында катнашучыларга, тыл хезмәтчәннәренә һәм Җиңүне якынайткан барлык кешеләргә рәхмәт әйтәсе килә.

Китапханәләрдә патриотик тәрбия бирү эше бәйрәм чараларын үткәрү белән генә чикләнеп калмый - ул системалы рәвештә, уйланылган һәм максатчан алып барыла. Сугыш турындагы истәлекләрне барлау һәм аларны китап укучыларга җиткерү китапханәләрнең традицион эш юнәлеше булып тора. Әлеге стендны төзүнең максаты - үсеп килүче яшь буында гражданлык - патриотик хисләр тәрбияләү, илебез һәм туган ягыбыз тарихына кызыксыну уяту иде.

Тарихта ил һәм халык хәтереннән мәңге җуелмаслык вакыйгалар була. 2020 ел Россия президенты указы белән Хәтер һәм Дан елы дип игълан ителде. Илебез ТАССР оешуга 100 ел, Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 75 ел тулуны билгеләп үтә. Шушы уңайдан Максабаш авылы китапханәсендә мәдәният йорты белән берлектә “Халык җәүһәрләре” берләшмәсенә йөрүче укучыларның кул эшләреннән сугыш темасын чагылдырган күргәзмә төзезелде.


27
февраль, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Безнең балалар бакчасында Май чабуны бәйрәм итү матур традициягә әверелде. Май чабу-иң күңелле, шау-шулы, яраткан халык бәйрәме. Май чабу атнасында кешеләр кышны озаталар һәм язны каршы алалар. Бу бәйрәмнең символы булып кояш, коймак һәм Май чабу карачкысы санала. 27 февраль көнне Теләче 3 нче номерлы балалар бакчасында балалар Май чабу бәйрәмендә катнаштылар. Атна буе алар бу вакыйгага әзерләнделәр һәм аны түземсезлек белән көттеләр. Дәресләрдә Май чабу турында ничек бәйрәм итткәннәрен, бу гореф-гадәтнең кайдан башлануын өйрәнделәр. Бездә Май чабуга барысы да өч эш барлыгын белә: тау шуарга, коймак белән ашарга, кыш белән саубуллашырга!

3 – 16  нче  февральдә  Теләче урта мәктәбе укучылары  «Урок  Цифры» дип исемләнгән Бөтенроссия белем бирү акциясендә катнаштылар.  Бөтенроссия белем бирү акциясен информатика укытучысы  Ф.Ф. Гаптрахманов оештырды.  

Балаларны юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтү- заманыбызның иң актуаль мәсьәләләренең берсе. Бу юнәлештә безнең Теләченең беренче номерлы балалар бакчасында даими рәвештә эш алып барыла. Бүген дә шөгыльләр юл йөрү кагыйдәләренә, аларны тагын бер кат искә төшереп үтүгә, белгәннәрне ныгытуга багышланды.

2020 елның 26 февралендә «Батыр» спорткомплексында «Теләче» балалар спорт мәктәбе 2004 нче елгы  һәм аннан кечерәк  егетләр  арасында волейбол буенча ТАССР оешуга 100 ел тулуга багышланган район беренчелеген үткәрде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International