ЯҢАЛЫКЛАР


27
февраль, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Баландыш төп мәктәбенең  мәктәпкәчә балалар төркемендә балаларның гомуми үсешенә ярдәм итүче, юлларда үз-үзләрен хәвефсез тотарга, кирәк булганда тиз һәм дөрес хәрәкәт итәргә өйрәтүче төрле чаралар үткәрелә. Бүген “Адымнар нык, юллар имин булсын ”дип исемләнгән шундый чараларның берсе булып узды. Чарада  Казан шәһәрендәге “Юл хәрәкәте иминлеге” профилактика бүлеге территориаль идарәсенең Саба районы бүлеге җитәкчесе Ягафарова Г.Н.  катнашты. Балалар светофор сигналлары, аларның мәгънәсе, урам аркылы кайда һәм ничек чыгарга, транспортны кайсы яктан әйләнеп узарга һәм юл йөрү кагыйдәләре буенча башка булган белемнәрен күрсәттеләр. Чараның ахырында һәр балага истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Алтын туй-еллар сынавына бирешмәгән олы мәхәббәтнең чагылышы ул. Ярты гасыр бергә гомер итү өчен сабырлык, бер-береңә карата бизмәннәргә салынмый торган ихтирам таләп ителә.

26 нчы февраль көнне ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан Әбде авыл китапханәсендә «По родным просторам Татарстана» дигән викторина үткәрелде. Чараның максаты: Татарстанда яшәүче кешеләрнең мәдәният һәйкәлләренә һәм гореф-гадәтләренә карата мәхәббәт һәм хөрмәт тәрбияләү. Күпмилләтле Татарстан Республикасының тарихын һәм мәдәниятен өйрәнүгә кызыксыну уяту. Чөнки тиздән бу юбилей 2020 елның 27 маенда булачак.

23 февраль көнне Казаклар авылы китапханәсендә “Хыялый балачак” берләшмәсе белән берлектә "Безнең әти һәм әниләрнең яраткан китаплары" дип исемләнгән онытылган китапларга күзәтү үткәрелде. Күргәзмәдә үз вакытында бик тә популяр булган, ләкин вакытлар үтү белән онытыла барган китаплар урын алды. Балалар әти – әниләре нинди китаплар укыдылар икән дип бик кызыксынып күргәзмәдәге китаплар белән таныштылар. Китаплардан өзекләр кычкырып укыдылар, укыган китаплар буенча фикер алыштылар. Алар онытыла барган китапларны бик сөенеп өйләренә укырга алдылар.

Ватанны саклаучылар көне уңаеннан Әбде авыл китапханәсе мәктәп белән берлектә «Отчизне служат настоящие мужчины» дип исемләнгән чара үткәрде. Балаларга танып - белү презентациясе тәкъдим ителде, анда аларны бәйрәмнең тарихы белән таныштырдылар. Балалар бик теләп викторина сорауларына җавап бирделәр, үзләренең хәрби эш өлкәсендә белемнәрен күрсәттеләр.

23 февраль - Ватанны саклаучылар көненә багышлап  Айдар авыл китапханәсендә "Нурлар" клубы балалары белән берлектә "Әтиемә открытка" дип исемләнгән мастер-класс үткәрелде.

Үз кулларың белән ясалган бүләкләр, бу бүләкнең кем эшләвенә дә, кем өчен бирелүенә дә карамастан бик күп уңай хисләр китерә. Үзенчәлекле эшләнмә әтиләргә Ватанны саклаучылар көнендә зур бүләк булачак. Балалар тырышлыгы бушка узмый, чөнки күңел җылысын биреп ясалган кул эшләнмәләр - бөтен кеше тарафыннан да уңай бәяләнә.

Һәркем өчен дөньядагы барлык телләр арасында иң кадерлесе – тәүге кабат сөйләшә башлаган ана теле. Халыкара туган тел көнендә барлык телләр дә тигез дип таныла, чөнки аларның һәркайсы кеше язмышы өчен җавап бирә, һәркайсы табигый мирас булып тора һәм без аны, һичшиксез сакларга тиешбез. Кечкенәдән өйрәнелгән ана теле кеше йөрәген шигърият белән генә сугарып калмый, аның күңелендә милли горурлык хисләре дә уята, рухи ләззәт алу мөмкинлеге дә бирә. Безнең туган телебез – татар теле зур тарихлы, бай җырлы, моңлы тарих.

Урта Мишә авыл китапханәчесе Мөхәммәтшина Гөлфия Исмәгыйль кызы #әдәбимарафон дип аталган X нчы Бөтендөнья онлайн проектның финал өлешендә катнашып диплом белән бүләкләнде. Әлеге чара Казан шәһәренең "Пирамида" күңел ачу үзәгендә үтте.

21 февраль көнне Үзәк авыл китапханәчесе Хазипова Ф.А. «Туган телем – минем белән дус бул»  дигән темага  библиографик дәрес үткәрде. Китапханәче Хазипова Ф.А. рус һәм татар телләренең дөньяда тоткан урыны, бәйрәмнең тарихы турында сөйләде, жаргоннар, «сүз – паразитлар», рус теле һәм татар теленең чит телләрдән кергән сүзләр белән пычрануы  турында сөйләде. Укучылар уеннарда актив катнаштылар: тиз әйтемнәр әйттеләр, фразеологизмнарны аңлаттылар, билгеле бер хәрефләрдән сүзләр төзеделәр һ. б. Җиңүчеләр призлар алдылар.

Бу көнне Шармыш авыл клубында "Туган Тел - халык рухы"дип исемләнгән уен программасы үткәрелде. Балалар белән бу бәйрәмнең килеп чыгу тарихы турында сөйләштеләр. Аннан соң "Бөек һәм могучий рус теле" дигән викторина үткәрделәр, сүз, тел һәм сүз турында сорауларга җавап бирделәр, мәкальләр, әйтемнәр, канатлы әйтемнәр искә төшерделәр, ребуслар чиштеләр. Соңыннан йомгак ясалды һәм дуслык җиңде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International