ЯҢАЛЫКЛАР


28
февраль, 2020 ел
җомга

Бөек җиңүнең 75 еллыгы алдыннан 27 февраль көнне Үзәк авыл җирлегендә тыл хезмәтчәннәренә һәм Бөек Ватан сугышында катнашучыларның тол хатыннарына «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында җиңүгә 75 ел» юбилей медальләре тапшырылды. Аны район Башкарма комитеты җитәкчесе Н.Н.Хаҗипов, Теләче муниципаль районы башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Д.С.Гыйниятуллин, халыкны социаль яклау бүлеге начальнигы Ф. М. Галимова, Үзәк авыл җирлеге Башлыгы В. Н. Котников һәм авыл җирлегенең хәрби-исәп хезмәткәре Г. Р. Гарипова үткәрделәр.                                                                                                                                

Айдар авыл китапханәсенең “Тамчы” клубына йөрүче балалар мәдәният йорты белән берлектә  "ТАССРның 100 еллыгы",  "1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы" уңаеннан “Җиңү безнең йөрәкләрдә” исемле иҗат фестивале кысаларында стенд һәм кул эшләнмәләреннән күргәзмәләр әзерләделәр .

2020 нче елның 27 нче февралендә география укытучылары Казакова Энҗе Рәис кызы (Теләче урта мәктәбе), Муллахмәтова Раушания Эмин кызы (Олы Мишә урта мәктәбе) һәм география укытучыларының район методик берләшмәсе җитәкчесе Шәйхетдинова Гөлфия Хәниф кызы Казан шәһәрендә география фәненең Республика фәнни-методик семинарында катнаштылар.

26 февраль  көнне Үзәк урта мәктәбендә  “Укучыларның уку-укыту һәм иҗади мотивациясен күтәрүгә мәгълүмати-коммуникацион технологияләрнең йогынтысы”  темасына башлангыч сыйныф укытучыларының район семинары үткәрелде. Семинарда катнашучылар әдәби укудан (литературное чтение) 4  сыйныфта «Д.Н.Мамин – Сибиряк. Приемыш» темасына (укытучы Низамиева Люция Рифгать кызы);  2 сыйныфта математикадан “Турыпочмаклыкның үзлекләре” темасына (укытучы Гатауллина Хания Салимхан кызы) ачык дәресләр карадылар һәм анализ ясадылар. 

26 нчы февраль көнне Үзәк урта мәктәбе базасында информатика укытучыларының «Федераль Дәүләт белем бирү стандартлары шартларында информатика дәресенә таләпләр»дигән темага семинары булып узды. Семинар кысаларында информатика укытучысы Заһидуллин Рамил Рәис улы «Текст мәгълүматын кодлаштыру» темасына дәрес һәм укытучылар өчен мастер-класс күрсәтте. Укучыларны имтиханнарга әзерләгәндә укытучыларда барлыкка килә торган оештыру мәсьәләләре буенча сорауларга җаваплар тыңланылды.

Бу бәйге ТАССРның 100 еллыгы һәм Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан, үсеп килүче буында үз «кече» Ватаныңа карата мәхәббәт хисләре тәрбияләү, туган як тарихына  карата кызыксыну, аның мәдәни-тарихи һәм табигый байлыкларына сак караш, гаилә традицияләренә карата кызыксыну тәрбияләү максатыннан үткәрелде. Конкурста 15 мәктәптән 38 укучы катнашты.  Җиңүчеләргә Олы Мишә урта мәктәбенең мәгариф бүлеге белән берлектә әзерләнгән грамоталары тапшырылды.

Бүген Олы Мишә авыл җирлегендә районнан килгән, халыкны эш белән тәэмин итү үзәге җитәкче Галимҗанов А.М. һәм Олы Мишә авыл җирлеге башкарма комитет җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Галимуллин Р.М. тарафыннан тыл хезмәтчәннәренә “Бөек Ватан сугышы узуга 75 ел” тулу уңаеннан  медальләр тапшырылды. Алар исеменә исәнлек-саулык, тыныч тормышта яшик дип котлау сүзләре әйтелде.

Бөек Җиңүнең 75еллыгы якынлашу уңаеннан 27 нче февраль көнне Айдар авыл җирлегендә сугыш һәм тыл  ветераннарына, Пенсия фонды идарәсе җитәкчесе Мөгтасимов Марат Мәҗит улы һәм Айдар авыл җирлеге башлыгы Хазиев Рифат Рәшит улы тарафыннан "1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында җиңүгә 75 ел" юбилей медал»ләре тапшырылды.   Ветераннарыбыз хөкүмәтебезгә рәхмәтле.

Мәдәният йортларында, мәктәпләрдә, китапханәләрдә бик күп чаралар үткәрелә. 20 февраль көнне Шәтке  авыл мәдәният йортында "Җиңү безнең йөрәкләрдә" дип исемләнгән район фестивале кысаларында, әлеге авыл җирлеге үзешчәннәре тарафыннан әзерләнгән бәйрәм концерты булып узды. Әлеге концерт тамашачылар  күңелендә  балалар бакчасына йөрүче балалар, мәктәп укучылары тарафыннан башкарылган бихисап күп биюләр, җырлар, шигырьләр һәм “Сүнмәс йолдызлар” фольклор төркеменең  театраль күренешләре, җырлары белән истә калыр. Алар тамашачылар хозурына  сугыш елларындагы авыл тормышын чагылдырган “Авыл җыены”, “Сугыштан хат алу”,  Урак өсте”, “Кич утыру” кебек күренешләрне тәкъдим иттеләр. Яшь гамунчылар, бертуганнар Альмир, Айбулат, аларның әтиләре Рафил Мөхәммәтхановларның да чыгышы тамашачылар күңеленә хуш килде. Яшь буынга беркайчан да сугыш афәтен күрергә язмасын иде. Дөньяларыбыз тыныч булсын!


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International