ЯҢАЛЫКЛАР


27
февраль, 2020 ел
пәнҗешәмбе

21 февраль көнне Үзәк мәдәният йортында ТАССР ның 100 еллыгына багышланган "Тарих битләре" дигән чара булып узды. Чараның максаты-тарихка карата кызыксыну һәм үз ватаныңа мәхәббәт уяту.

Безнең халыкта киң таралган уен коралларының берсе - гармун. Ләкин, хәзерге техника заманында халкыбызның ата-бабаларыбыздан калган бу уен кораллары онытылып бара. 23 февраль  көнне Урта Мишә авылы мәдәният хезмәткәрләре авыл клубында,  җыр-моң сөючеләрне берләштергән "Уйнагыз  гармуннар" кичәсе үткәрделәр. Баландыш авыл җирлеге башлыгы Рөстәм Мухаметшин бу матур тамашаны оештыручыларга, катнашучыларга рәхмәтләрен җиткереп, кичәгә югары бәя бирде, истәлекле бүләкләрен тапшырды. "Уйнагыз гармуннар" кичәсе буыннар бәйләнешен пропагандалаучы, милләтебезнең, аның моңнарының бөеклеген аңлатучы тәрбия дәресе булды. Татар халкының киләчәген гармунсыз күз алдына да китереп булмый.  Ә теләгебез бер генә: гармунда уйнаучылар бетмәсен иде дә, гармун моңнары онытылмасын иде.

26   нчы  февраль  көнне Теләче урта мәктәбендә “Пожар булган очракта һәм гадәттән тыш хәлләр вакытында мәктәп коллективын эвакуацияләүне оештыру” дигән темага  өйрәнү эвакуациясе  үткәрелде. Укучылар һәм укытучылар алдында,  пожар вакытында үз – үзеңне тоту, дөрес эвакуация ясауны аңлатып,  Теләче муниципаль районында гражданнар оборонасы буенча  әйдәп баручы консультант О.Б. Хомченко чыгыш ясады.  Мәктәп директоры А.Ф. Хафизов  балаларны гадәттән тыш хәлләр вакытында , пожар булган очракта  эвакуация ясарга  өйрәтүне системалы рәвештә дәвам итәргә кирәклеген искәртте.

23 февраль көнне Казаклар авылы китапханәсендә “Хыялый балачак” берләшмәсе белән берлектә "Безнең әти һәм әниләрнең яраткан китаплары" дип исемләнгән онытылган китапларга күзәтү үткәрелде. Күргәзмәдә үз вакытында бик тә популяр булган, ләкин вакытлар үтү белән онытыла барган китаплар урын алды. Балалар әти – әниләре нинди китаплар укыдылар икән дип бик кызыксынып күргәзмәдәге китаплар белән таныштылар. Китаплардан өзекләр кычкырып укыдылар, укыган китаплар буенча фикер алыштылар. Алар онытыла барган китапларны бик сөенеп өйләренә укырга алдылар.

Бу бәйгедә егетләр  җиде турда көч сыныштылар. Аларның  һәр чыгышлары тамашачыларның көчле алкышларына күмелде.  Жюри әгъзаларына нәтиҗә чыгару авыр булды, чөнки аларның барсыда беренче урынга лаек иде. Бәйге дә дуслык җиңде. Катнашучы егетләргә истәлекле бүләкләр тапшырылды.  Кичә барышында ир-егетләргә бик күп котлаулар җиткерелде.

Шәдке балалар бакчасына йөрүче Гафурова  Зилә әтисе белән  “Карак песи” шигырен сөйләп, Гафурова Диләрә “Минем бабамның киемнәре” номинациясе  буенча презентация  төзеп Республика куләм "Әти белән бергә" дип аталган конкурста катнаштылар. Алар презентация белән видеоязманы конкурска җибәрделәр. Аларга җиңү һәм уңышлар телибез.

25 февраль  көнне Күкчә авылында яшәүче сугыш ветераны  Сабирзянова Таисия Павловнага  Бөек  Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан  юбилей медале  тапшырылды.  Медаль тапшыруда Теләче  муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Н.Н.Хаҗипов,  Теләче  муниципаль районы башлыгының социаль  мәсьәләләр  буенча урынбасары Д.С.Гиниятуллин,  халыкны социаль яклау бүлеге җитәкчесе  Ф.М.Галимова, Теләче һәм Саба районнары  хәрби комиссариат җитәкчесе Ф.Ф.Закиров һәм  Алан авыл җирлеге башлыгы  Ә.Г.Хаҗиев  катнаштылар . Алар ветераныбызга олы рәхмәт хисләрен җиткерделәр, алдагы  көннәрендә исәнлек-саулык теләделәр.

Бүген Олы Мишә авыл җирлеге Түбән Саурыш авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Муса бабай Шариповны  котларга Теләче муниципаль районы башкарма комитет җитәкчесе Хаҗипов Н.Н. килде.  Муса бабайга “Боек Ватан сугышы узуга 75 ел” тулу уңаеннан  медаль тапшырылды. Котлауда район җитәкчеләре, Олы Мишә авыл җирлеге башкарма комитет җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Галимуллин Р.М. катнашты. Котлау сүзләре белән бергә, исәнлек-саулык теләделәр, бәйрәмдә очрашырга көтеп калдылар.Хәзерге көндә Муса бабай улы, оныгы гаиләсендә матур гына гомер итә. Сугыш ветераны  кунакларны күтәренке күңел, рәхмәт сүзләре белән озатып калды.

2020 ел 25 февраль. Теләче муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Хәҗипов Нәжип Нәкыйпович, Олы Нырсы авылында гомер итуче, Бөек  Ватан сугышы ветераны Гөбәйдуллин Гарифулла абыйга Җиңунең  75-еллыгына багышланган медален тапшырды. Медальне тапшыру  тантанасында район  башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары, район социаль яклау узәге житәкчесе, Саба һәм Теләче районнары хәрби бүлеге җитәкчесе, Олы Нырсы жирле узидарә  җитәкчеләре катнаштылар. Килгән җитәкчеләрне ветеран узе  һәм улы каршы алды. Бугенге көндә Гарифулла абый, сугыш ветераннарына хөкүмәтебез салып биргән өйдә гомер итә. Әңгәмә вакытында Гарифулла абый килгән җитәкчеләргә медаль һәм алып киленгән кучтәнечләр өчен рәхмәтен җиткерде. Саулыклар яхшы булса,  район узәгенә Җинү бәйременә барырга дигән уй белән калды.

Әлеге чарага Үзәк  бистәсе үзешчәннәре  концерт программасы  белән чыгыш ясады. Җитештерү алдынгыларына Мактау грамоталары һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International