Теләче урта мәктәбендә теләгән һәрбер кешене яңа һөнәрләргә ойрәтү өчен Регионара компетенцияләр үзәге - Казан элемтә һәм информацион технологияләр техникумы белән берлектә бушлай укытулар оештырыла. Яңа һөнәрләргә өйрәнгән һәрбер кешегә уку турында таныклык биреләчәк.
31 гыйнвар көнне Алабуга шәһәренең "Кама" уку-укыту театрында яңадан әзерләү курсларында укучыларга дипломнар тапшыру тантанасы булды - Теләче районы мәдәният хезмәткәрләре үзләренең һөнәри статусын расладылар.Тантананың рәсми өлеше көллият укытучылары һәм студентлары әзерләгән мәдәни программа белән үрелеп барылды.
1 февраль көнне Алан авылы мәдәният йортында Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган район күләмендә игълан ителгән «Җиңү безнең йөрәкләрдә” исемле сәнгать фестивале узды. Фестиваль кысаларында Алан авылы китапханәсе тарафыннан “Тарих эзләре буйлап” дип исемләнгән күргәзмә, сугыш һәм тыл ветераннарына багышланган, сугыш чоры вакыйгаларын яктыртучы видеофильм әзерләнде.
2 нче февраль көнне Баландыш авыл китапханәсе Свердлау өлкәсе Талицк район китапханәсе үткәргән «Көчле рухлылар: партизаннар һәм разведчиклар турында китап укыйбыз» акциясенә кушылды һәм диплом белән бүләкләнде.
Бу елны да мәдәният хезмәткәрләре “Фатих Хөсни – авылыбыз горурлыгы” дигән исем белән музейга экскурция оештырдылар. Музейга яшьләр чакырылды. Яшьләр язучының тормыш юлы, иҗаты белән кызыксындылар, музейда язучының экспонатлары белән таныштылар. Шулай ук язучыга багышланган күргәзмә дә эшләнде.
Быел да мәдәният хезмәткәрләре“ Фатих Хөсни –авылыбыз горурлыгы” дигән исем белән музейга экскурция оештырдылар. Музейга яшьләр чакырылды. Яшьләр язучының тормыш юлы, иҗаты белән кызыксындылар, музейда язучының экспонатлары белән таныштылар. Шулай ук язучыга багышланган күргәзмә дә эшләнде.
2 февраль көнне Иске Җөри авылы китапханәсе Свердлау өлкәсе Талица район китапханәсе оештырган «Көчле рухлылар: разведчиклар һәм партизаннар хакында язылган китаплар укыйбыз» акциясенә кушылды. Акция кысаларында китапханәче Гильмутдинова Рузалия «Сугыш елларының каһарман балалары» дип исемләнгән патриотик сәгать үткәрде. Китапханәче балаларга Бөек Ватан сугышы елларында разведчикларның эшчәнлеге, герой-пионерлар: Леня Голиков, Валя Котик, Зоя Портнова турында, яшь партизаннар каһарманлыгы һәм батырлыгы турында сөйләде. Балалар китапларны кызыксынып тыңладылар һәм фикер алышуда бик теләп катнаштылар.
Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан, “Җиңү безнең йөрәкләрдә” дип исемләнгән сәнгать фестивале кысаларында үткәрелгән концерт барышында, “Җиңүгә илткән юллар” исеме белән күргәзмә әзерләнде.
Әбде авыл җирлегендә Теләче муниципаль районы Әбде авыл җирлегенең 2019 нчы елгы эшчәнлегенә йомгак ясау һәм 2020 нче елга бурычлар билгеләү буенча гражданнар җыены булып узды. Җыенда Теләче муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Н.Н. Хаҗипов, Теләче муниципаль районы башлыгы урынбасары А.Г. Фатхуллин, Теләче муниципаль районы Советы һәм Башкарма комитетының җаваплы хезмәткәрләре, предприятие һәм оешма җитәкчеләре катнашты. Җыенда Әбде авыл мәдәният йорты үзешчәннәре, "Задоринка" ансамбле, "Шатлык" ансамбле, укучылар һәм укытучылар чыгыш ясады.Халык җыены йөзү бассейнына сертификатлар һәм истәлекле бүләкләр тапшыру белән тәмамланды.
3 февраль көнне Теләче җирлекара китапханәсендә якташыбыз язучы, Татарстан Республикасының Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Фатих Хөснинең тууына 112 ел тулуга багышланган, "Фатих Хөсни – татар әдәбиятенең якты йолдызы" дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмәдә язучының тормышы һәм иҗаты турында материаллар, китаплар тәкъдим ителде. Фатыйх Хөсни кеше психологиясен яхшы белүче, мастер-новеллист буларак танылган. Аның танылган повестьлары – «Йөзек кашы», (1942), «Җәй башы», (1951), «Авыл өстендә йолдызлар», (1955); «Җәяүле кеше сукмагы», (1959); «Утызынчы ел», (1963); «Еллар һәм юллар», (1956), «Бертуган Таһировлар», (1965).