31 нче гыйнвар көнне Теләче урта мәктәбе 6 -7 нче сыйныфы укучылары « School theatre» дип аталган , театраль коллективларның инглиз телендә үткәрелгән, район конкурсында катнаштылар. Укучылар коллективын конкурска инглиз теле укытучылары Л.Г. Алексеева һәм А.Р. Ахметзянова әзерләде. Укучылар конкурста инглиз телендә сөйләшеп, матур кичерешләр алдылар, уңышлы чыгыш ясадылар һәм III урынны алдылар. Котлыйбыз!
Болар арасында иң мөхтәрәм урыннарның берсен Каюм Насыйри алып тора.
1860 елдан башлап ярты гасыр дәвамында гаять нәтиҗәле эшчәнлек күрсәткән Каюм Насыйри татар мәгърифәтчелегенең күренекле вәкиле була.
Наркомания – хәзерге заманның төп әфәтләрнең берсе. Әлеге чараның төп максаты - яшьләргә сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, начар гадәтләргә тискәре караш булдыру. Сөйләшүне мәдәният хезмәткәрләре алып барды. Алар яшьләргә наркотик матдәләрнең организмга зыяны хакында аңлаттылар һәм кызыксындырган сорауларына җавап бирделәр.
Субаш авыл клубында ,ТАССР оешуга 100 тулу уңаеннан, «Спорт – сәламәтлек нигезе» исеме астында укучы балалар белән әңгәмә үткәрелде һәм ахырдан теннис уйналды.
4 февральдә Алан урта гомумбелем бирү мәктәбендә "Хуш, Әлифба!" бәйрәме уздырылды. Беренче сыйныф җитәкчесе Садыкова Г.Ш. әлеге чарага махсус сыйныф шәҗәрәсен төзегән иде. Сыйныф тормышы турында эчтәлекле презентация, балаларның матур чыгышы, әти-әниләрнең ихлас котлаулары, әкият геройларының катнашуы бәйрәмне тагын да ямьләндереп җибәрде.
4 нче февраль көнне Теләче муниципаль районы башлыгы Хаҗипов Нәҗип Нәкыйпович Теләче урта мәктәбе укытучылар коллективы белән очрашты. Очрашуда район мәгариф бүлеге җитәкчесе Н.В. Карпова, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Хамидуллин Илнур Хазинурович, Теләче авыл җирлеге башлыгы И.Р. Мараков катнашты. Очрашу бик файдалы булды.
1 февраль көнне Теләче мәктәбе базасында мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен "Акыллы бала" республика олимпиадасы узды. Олимпиадада районның мәктәпкәчә белем бирү оешмаларында тәрбияләнүче төрле яшьтәге балалар катнашты.Безнең Шәдке балалар бакчасыннан Рахимова А.Ф, Гафурова Д.Б бар иде. Балалар үзләренең яшьләрен исәпкә алып төзелгән биремнәрне үтәделәр. Шактый гына катлаулы биремнәр дә булды. Балалар тырыштылар, аларны эшләү юлларын таптылар. Хәзер инде нәтиҗәләрне генә көтәсе калды. Барысы да яхшы булыр диясе килә.
Югары Кибәхуҗа авыл китапханәсендә ТАССР төзелүгә 100 ел уңаеннан күргәзмә куелды.
Бу елны ТАССР төзелүгә 100 ел тула. Шул уңайдан Максабаш авыл китапханәсендә китап күргәзмәсе эшләнде.
3 февраль көнне Әбде авыл китапханәсендә "И память о войне нам книга оставляет" дигән темага китап күргәзмәсе эшләнде һәм күзәтү үткәрелде. Күргәзмә китаплары Җиңүнең авыр юллары, совет халкының батырлыгы турында сөйли. Бу дәһшәтле сугыш турындагы хәтер буыннан буынга күчеп сакланырга тиеш.