ЯҢАЛЫКЛАР


5
февраль, 2020 ел
чәршәмбе

Аларга уен зоналарында уйнау ошый, төрле рольләргә кереп уйныйлар. Уенда шәхеснең барлык яклары формалаша, уен, башка эшчәнлек кебек үк, үз спецификасы буенча балалар активлыгын, мөстәкыйльлеген, үз-үзләрен күрсәтүне, үзешчән сәнгатьне тәэмин итә.

 2020 елның 3 февралендә «Теләче-Арена» Боз сараенда 2011-2013 елларда туган балалар арасында хоккей буенча ярышлар узды. Чара ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган иде.   Әлеге ярышнын топ оештыручылары булып   «Юность» спорт мәктәбе булды. Өч команда коч сынашты. Алар 2011 елда туган балалар - «Армада» ХК, 2012 елда туган балалар - «Армада -2» ХК, 2013 елда туган балалар - «Торнадо» хоккей командалары.  Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, «Торнадо» командасы балалары бу ярышта беренче тапкыр узлэрен уенчы итеп курсэтте.     Оештыручылар төрле конкурслар үткәрде, иң яхшы катнашучыларны билгеләде, аннары уеннар узды.

2 нче февраль көнне Баландыш авыл китапханәсе «Көчле рухлылар: разведчиклар һәм партизаннар турында китап укыйбыз» акциясендә катнашты. Ул Бөек Ватан сугышы елларында совет разведчикларының, партизаннарның һәм подпольщикларның батырлыгына багышлана. Китапханәче балаларны фашист Германиясе белән сугыш вакыйгалары, Җиңүнең нинди бәягә ирешүе һәм сугыш елларында 127 меңнән артык кеше медаль белән бүләкләнүе турында сөйләде: алар-партизан хәрәкәтен оештыручылар һәм җитәкчеләре, партизан отрядлары командирлары, аеруча аерылып торган партизаннар һәм разведчиклар. Китаптагы вакыйгалар балаларны  сугыш елларына кайтарды. Алар әсәрдәге геройлар өчен көч биреп тордылар.

Наркомания – хәзерге заманның төп әфәтләрнең берсе. Әлеге чараның төп максаты - яшьләргә сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, начар гадәтләргә тискәре караш булдыру. Сөйләшүне мәдәният хезмәткәрләре алып барды.  Алар яшьләргә наркотик матдәләрнең организмга  зыяны хакында аңлаттылар  һәм кызыксындырган сорауларына җавап бирделәр.

Казаклар авылы китапханәсе Свердлау өлкәсе Талица район китапханәсе оештырган «Көчле рухлылар: разведчиклар һәм партизаннар хакында язылган китаплар укыйбыз» акциясенә кушылды. Шул уңайдан “Китап битләре сугыш турында сөйли” дип исемләнгән күргәзмә ясалды. Күргәзмәгә күзәтү кычкырып укулар белән үрелеп барды.  Соңыннан укучылар китаплар турында фикер алыштылар.

Чираттагы китапханә гәҗитенең 2020 нче елда беренче саны дөнья күрде. Бу гәҗиттә - китапханә эшчәнлеге, анда оештырылган төрле чаралар, кичәләр, кызыклы конкурслар яктыртылды.

Китапханәдә «Сугыш турында китап укы» дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды. Барлык теләүчеләр китап күргәзмәсе белән таныша алдылар, анда китапханә фондыннан разведчиклар һәм партизаннар турында китаплар тәкъдим ителде. 

31 нче гыйнвар көнне Айдар авыл китапханәсендә яшүсмерләр өчен  «Терроризм – явызлык, терроризм – безнең уртак бәла» дигән темага презентация күрсәтелде.  
       Әлеге презентациянең максаты: терроризмның асылын, аның төрләрен һәм максатларын аңлату; балаларның терроризм, террорчылык актлары турында белемнәрен камилләштерү. 

Айдар авылы китапханәсе Волгоград муниципаль мәдәният учреждениесенең үзәк китапханәсе оештырган "Китапларга Яңа ел" дип исемләнгән китапханә акциясендә катнашып сертификатка ия булды.

Очрашуга әлеге темага битараф булмаган укучылар килде.   Балалар Җиңүнең нинди бәя белән яулавын, фашистларны тар-мар итүдә партизаннар хәрәкәтенең роле, партизан отрядлары, легендар разведчиклар: Николай Кузнецов, Рихард Зорге турында белделәр. «Вечная слава, Вечная память!» исемле күргәзмәгә күзәтү ясалып, «Они помогли победить» исемле  презентация күрсәтелде. Валентин Катаевның  «Сын полка» исемле повестеннән өзек укылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International