ЯҢАЛЫКЛАР


18
сентябрь, 2019 ел
чәршәмбе

16 нчы сентябрь көнне Теләче балалар иҗат үзәгендә Татарстан Варислары берлегенә багышланган слет узды.

17 һәм 18 сентябрьдә  Татарстанның  Тукай  районында Авыл  хуҗалыгы   кооперациясен үстерү  буенча  компетенцияләр  үзәге  белгечләре   районның   шәхси  ярдәмче хуҗалык алып  баручы кешеләре, фермерлар һәм авыл эшкуарлары  белән  очрашулар  уздыра.  

16 сентябрь көнне Балалар иҗат үзәгендә Татарстан варислары берлегенә багышланган слет узды. Әлеге чарада һәр мәктәптән килгән лидерлар катнашты.

Балаларны кече яшьтән спорт белән шөгыльлләнеп сәламәт яшәү рәвеше алып барырга күнектерү, үстерү, чыныктыру максатыннан бу атнада Теләченең беренче номерлы бакчасында «Көзге кросс” үткәрелде.

Безнең татар халкы борын-борыннан, чишмә-күлләрне, урман-болыннарны күз карасы кебек саклаган. Чишмәләрне табигатебезнең күзе дип атап йөрткәннәр. 


17
сентябрь, 2019 ел
сишәмбе

Теләче муниципаль районы территориясендә  бик күп чишмәләр бар. Шуларның берсе Комаровка авылында урнашкан. Бу чишмә бик күп еллар инде Комаровка авылы халкы өчен генә түгел Теләче авылы халкы өчен дә саф , салкын су чыгынагы булып тора.

Мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен иң яхшысы – мәктәп буенча чын экскурсия,  парта артында утыру, тактада акбур белән нидер ясау мөмкинлеге. …

Китап – кешенең хәтере, юлдашы, киңәшчесе, ярдәмчесе, укытучысы. Китапсыз халык - тарихсыз халыкка әйләнгән, ә тарихын оныткан халыкның киләчәге өзелгән.

Казаклар авылы китапханәсендә балаларны китапханәгә тарту китап, газет – җурналлар уку теләген арттыру максатыннан күргәзмәләр даими оештырылып тора.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International