ЯҢАЛЫКЛАР


26
август, 2019 ел
дүшәмбе

Жәлилчеләрне искә алу көне унаеннан патриотик сәгать узды.

Татарстан  Республикасында  урып-җыю башланганнан  бирле   2,25 млн. тонна  ашлык  җыелды.  Бер атна  эчендә  генә  дә     1,0 млн. тонна ашлык  җыеп алынды.  Бу  хакта  шимбә  көннне  уздырылган  Хөкүмәт киңәшмәсендә  Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  Марат  Әхмәтов  әйтте.    

22 август - Россия флагы көне буларак билгеләп үтелә. Бу көнне Алан авылы китапханәсендә “Дәүләт символлары“ дигән информацион сәгать үтте һәм тематик китап күргәзмәсе буенча блиц-сораштыру  оештырылды.

Югары Кибәхуҗа авыл китапханәчесе Махмутова Г. В.  "Күңелле балачак" клуб берләшмәсенә йөрүче балалар белән экологик дәрес үткәрде.

24 август көнне Теләче жирлекара китапханә хезмәткәрләре Теләче ял паркында Республика көненә багышланган чарага үз өлешләрен керттеләр. «Татарстан – уртак йортыбыз», «Кеше хезмәте белән матур”, “Тамырлары шунда бәрәкәтле туфракта”, “Книги наши добрые друзья, дип исемләнгән күргәзмәләр оештырдылар.


23
август, 2019 ел
җомга

Әлеге дата уңаеннан Урта Мишә авыл китапханәсендә “Главный символ России – глазами детей” исеме астында рәсем конкурсы үткәрелде.

Бүген  Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  Марат  Әхмәтов  Казанга  эш  сәфәре  белән  килгән   Казахстан  Республикасы  авыл  хуҗалыгы  министры  Сапархан  Омаров   белән  очрашты.

Балалар терроризмның нәрсә икәнен, кискен хәлләрдә үзеңне ничек дөрес тотарга, нинди кагыйдәләрне белергә кирәклеген белделәр.

Россия яшьләре нинди булачак. Барлык өлкәннәргә аларның балалары һәм оныклары сәламәт булсын, яңа буын тагын да ныграк һәм сәламәтрәк булсын иде дип телиләр.

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы, авыл  тематикасы  буенча  Россия Федерациясе  Авыл  хуҗалыгы  министрлыгы  тарафыннан  ел  саен  оештырыла  торган  “Минем җирем  -  Россия” VI Бөтенроссия мәгълүмати-агарту  проектлары  конкурсында  катнашуга  заявкалар  кабул итү тәмамлануга ике  атнадан да  азрак калды,  дип  искәртә.    Ике  ай  эчендә  конкурска илебезнең  71  төбәгеннән     500дән артык  проект  алынган,  шул  исәптән  Татарстаннан  -  20.    


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International