ЯҢАЛЫКЛАР


28
август, 2019 ел
чәршәмбе

2019 елның 25 август көнендә Әбде авылында яшәүче тыл ветераны Осина Елена Ильиничнага 90 яшь тулды.

Республика халкыннан  сатып  алына  торган  сөткә бәяләр  мониторингы  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы    контролендә  тора.    

Август ае    рейтингы  йомгаклары  буенча  иң  яхшы  күрсәткечләр  Татарстанның Чистай    (20,71 сум), Буа  (20,38 сум), Алексеевск (20,30 сум) һәм Балтач  (20,29 сум) районнарында. Аларда  халыктан  сатып  алына  торган  сөткә  бәяләр  республика  буенча    уртача бәягә   (18,06 сум) караганда югарырак.  

25 август көнне Иске Карабаян авылы китапханәсендә яңа кайткан китаплардан торган ,"Яңа китап яңа дус" дигән китаплар күргәзмәсе төзелде.

25 август көнне Шәтке авылы китапханәчесе мәдәният йорты белән берлектә "Ак калфак" берләшмәсенә йөрүчеләр белән "Челтер-челтер чишмәбез" дип исемләнгән кичә үткәрделәр.

22 август - Россия Дәүләт флагы көне дип билгеләп үтелә. Әлеге көн бер яктан истәлекле булса, икенче яктан ватандашларыбыз алдында горурлык хисләре уята.

Каһарманлык, туган иленә, ватанына, милләтенә бирелгәнлек татар халкында буыннан - буынга, гасырдан гасырга күчеп, сакланып килә.

Ямбулат авылы китапханәсендә Россиянең дәүләт флагы көненә багышланган "Батырлык һәм халык горурлыгы символы" дип исемләнгән аң - белем сәгате үткәрелде.

 Узган атнада Теләче 2нче балалар бакчасының  2 нче нәниләр төркемендә  беренче ата- аналар җыелышы булып үтте. Беренче көн тәртибе буенча тәрбияче Закирова А.Х. , ата-аналарны бер-берсе белән якыннан танышу максатыннан, “Серле йомгак” уенын уздырды.


26
август, 2019 ел
дүшәмбе

23 август көнне Теләче балалар китапханәсе ТАССР ның 100 еллыгына багышланган «Край родной - навек любимый» дип исемләнгән китап һәм журналлар күргәзмәсе оештырды.

Анда балалар китапханәсе хезмәткәрләре, китап укучылар арасында, «Край родной – навек любимый» исемле рәсем бәйгесе оештырды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International