Күргәзмәдә балалар һәм өлкәннәр өчен китаплар урын алды.
Безнең китапханә җәмгыять куйган таләпләрдән читтә калмаска һәм заман белән бергә атларга омтыла. Моның өчен эшнең, рекламаның заманча яңа формаларын кулланырга кирәк. Китапханә хезмәткәрләре узып баручыларга: - «Ә сез балалар китапханәсенең кайда урнашканын беләсезме?» дигән сорау биреп ЛИБМОБ дигән акция оештырдылар. Китапханәне белүчеләр – смайлик, белмәүчеләр - элемтә өчен мәгълүмат һәм адрес язылган памятка алды. Күңелле акция-уен, һичшиксез, китапханә имиджын күтәрер дип өметләнәбез.
Аларны китапханәче вакытлы мәтбугат, яңа әдәби китаплар белән таныштырды.
Балаларны китапханәгә яңа кайткан балалар өчен булган китаплар белән таныштырылды.”Тәмле сүз”, “Хәрефләр дөньясына сәяхәт”, “Шүрәле әлифбасы” китапларына күзәтү үткәрелде. Аларны буярга дигән китапларны ничек буярга икәнлеге өйрәтелде. Тәрбияче апалары да, балалар да алар яннарына килүгә шат булдылар.
2019 елнын 5 апрелендә “Батыр” спорткомплексында Теләче балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе балалар сәламәтләндерү үзәге белән берлектә 2005-2007 нче елларда туган егетләр-кызлар арасында Хәдиуллин Хәким Каниф улы призына кул көрәше буенча ачык район беренчелеген үткәрде.
Ярышта барлыгы 8 мәктәптән 101 укучы катнашты.
2019 елның 5 апрель көнендә Баландыш авылында яшәүче тыл ветераны Гөбәйдуллина Бибисара Гөбәйдулла кызына 95 яшь тулды. Шул уңайдан Бибисара апага Россия Президенты Владимир Путинның, Теләче муниципаль район башлыгының тәбрикләмәсе тапшырылды, шулай ук Баландыш авыл җирлеге башлыгы исеменнән дә котлау сүзләре җиткерелде.
Алдагы тормышында да без аңа саулык hәм аяз, тыныч күк йозе теләп калабыз.
Кинофильмны карарга Баландыш төп гомумбелем бирү мәктәбенең барлык укучылары һәм укытучылар килде. Бөек Ватан сугышына багышланган бу фильм укучыларда зур тәэсирләр калдырды.
1906 нчы елдан башлап дөнья күләмендә Халыкара кошлар көне үткәрелә. 1906 нчы елның 1 нче апрелендә кошларны саклау буенча Халыкара конвенциягә кул куела, ә Россия моңа 1927нче елда кушыла. Шулай итеп, безнең илдә 1927нче елның 1 нче апреленнән башлап кошлар көнен үткәрү традициягә кергән. Шул унайдан, Баландыш төп мәктәбендә “Кошлар безнең канатлы дусларыбыз”дип исемләнгән чара утте (оештыручы- Мөбәрәкшина Ф. Г.) . Әлеге чарада укучылар актив катнаштылар, викторина сорауларына җавап таптылар ,ә соңыннан кош оялары конкурсы булды.Әйдәгез, кошларны саклыйк, ояларны һәм җимлекләрне элик!
2 апрель- Халыкара балалар китабы көне уңаеннан Баландыш төп гомумбелем бирү мәктәбе китапханәсендә, 1-3 класс укучылыры белән әңгәмә уткәрелде. Китапханәче Мөбәрәкшина Ф.Г. укучылар белән язучылар, аларның әсәрләре, гомумән китап турында сөйләштеләр: “Тормышыбызга тирән үтеп кергән “китап” дигән могҗизага без шул кадәр күнеккәнбез, аңа сулый торган һава, эчә торган су кебек гадәти нәрсә дип кенә карыйбыз. Бу бөек могҗизаны уйлап табу өчен кешелек дөньясына дистәләрчә мең еллар кирәк булган. Без ияләшкән китапка хәтле нинди генә китаплар булмаган: таш китап, агач китап, сөяк китап, тукыма китап. Мондый китапларны язу өчен күп вакыт, зур көч соралган, аларны куллану да җиңел булмаган”... һәм тагын бик куп мәгълумат туплады укучылырыбыз әңгәмә барышында.