ЯҢАЛЫКЛАР


5
апрель, 2019 ел
җомга

2 нче апрель көнне  мәктәбебезнен 6 сыйныф укучысы Галләмов  Морат “Без бергә” республика балалар иҗаты фестиваленең зона этабында катнашып  матур чыгыш ясады.  Ана уңышлар телибез!

4 нче апрель көнне Теләче урта мәктәбе укучылары хезмәт һәм мәшгүльлек бюросы хезмәткәрләре белән очрашты. Укучылар торле профессия үзенчәлекләре белән таныштылар. Очрашу укучыларга алга таба профессия сайлауда бик нык ярдәм итәр.  

1-5 нче  апрель көннәрендә  Олы Мишә урта мәктәбенең 8 нче сыйныф укучылары  “Мин татарча сөйләшәм” акциясе  үткәрде. Алар авыл китапханәсе,  балалар бакчасы, кибет, почта оешмаларына кереп, халык белән аралаштылар. Сөйләмдә татар теленең  дөреслеге, камиллеге турында әңгәмәләр кордылар. Республикабызда үткәрелүче акциянең дәрәҗәсен күтәрү өстендә эзлекле эшләр алып бару һәм киләчәк буыннар өчен татар теленә мәхәббәт хисләре уяту- укучыларыбызның төп максаты.

Шул уңайдан, Казаклар авылы китапханәсендә төрле чаралар планлаштырыла. 4 апреля көнне “Әкиятләр илендә”  дип исемләнгән чара үткәрелде. Чарабыз "Театр һәм китап»  дип исемләнгән күргәзмәгә күзәтү белән башланып китте. “Хыялый балачак” берләшмәсенә йөрүче балалар чарада катнашучылар өчен “Өч кыз” әкиятен сәхнәләштерделәр.

Кичә, 4нче апрель көнне, Теләче 2нче балалар бакчасында профсоюз оешмасының отчет сайлау җыелышы узды. Башлангыч профсоюз оешмасы рәисе Рафикова Л.А. профсоюз әгъзаларына 2017-2019 елларда башкарылган эшләр турында чыгыш ясады һәм күмәк килешүгә кертелгән өстәмәләр белән таныштырды. Җыелышның икенче өлешендә ачык тавыш бирү юлы белән яңа профсоюз оешмасы рәисе һәм контроль-ревизия комиссиясе әгъзалары сайланды.

Безнең очрашу вакытында китапханә кунаклары әдәбиятта төрле жанрлар турында белделәр. Аннан соң әдәби геройларны, балалар язучылары исемнәрен, китап турында җырлар һәм шигырьләр искә алырга тырыштылар.    

 

 Соңыннан без "китаплар ярдәм сорый» дигән акция үткәрдек.  Яшь китап укучылар вакыт узу белән китапханә китапларының яраксыз булуы, китап укучыларның картаюы, китап белән игътибарсыз мөгамәләләре аркасында килеп чыгуы турында белделәр. Барлыгы 15 китап ремонтланды. Акция барышында балалар үз эшенең әһәмиятен тойдылар һәм китапка сакчыл һәм кайгыртучан карарга кирәк, ә кирәк икән, «беренче ярдәм күрсәтергә» дигән фикергә килделәр.

Татар халык әкиятенә нигезләнеп язылган “Дүрт дус” исемле спектакльнең премьерасын  Республиканың традицион мәдәният ны үстерү үзәге белгечләре: композитор, М.Җәлил премиясе лауреаты Риф Гатауллин, үзәкнең хореография буенча баш белгече Лилия Япарова, үзешчән театрлар буенча белгеч, режиссер Рифат Миндубаевлар тамаша кылып , студия эшенә югары бәя бирделәр.

Шушы уңайдан безнең балалар бакчасы халкыбызның матур сәнгате- театр белән балаларны таныштыруны, шул матурлыкны тудырырга омтылыш уятуны бурыч итеп куйды.  Без боларны балалар белән режим вакытларында, белем бирү эшчәнлегендә кулланабыз. Театрда уйнаган бала үзен иркен тота башлый, аралашу күнекмәләрен, сөйләм телен үзләштерә, тел байлыгы, иҗади активлыгы, үз-үзенә ышанычы арта. Театрның төрле төрләре кулланыла: өстәл театры, курчак театры һ.б.Балалар төркемнәрдә генә түгел,  татар теле тәрбячесе Сабиҗанова Л.М. оештырган “ Әкият илендә“ түгәрәгендә дә ел әйләнәсе театрлар  өйрәнәләр һәм иптәшләренә, әти –әниләргә күрсәтәләр. Театрны оештыруга,аның өчен кирәкле җиһаз , костюмнарны әзерләүгә әти-әниләр дә зур өлеш кертә. Әти-әниләр үз чиратында баласының оста чыгыш ясавын күрә, сабыйлары өчен куана.  

Бу конкурста безнең Шәдке балалар бакчасына йөрүче балалар да бик теләп катнаштылар.Конкурсның нәтиҗәләре буенча Валимухаметова Самира 2  нче урын, ә Галиев Ранил 3 нче урынны яуладылар. Без аларны чын күңелдән котлыйбыз һәм алда иҗади уңышлар телибез.

16 апреля 2019 года состоится совместный тематический прием граждан Уполномоченным по правам человека в Республике Татарстан Сарией Сабурской и руководителем Государственной инспекции труда в Республике Татарстан Рустемом Галявовым по вопросам соблюдения трудовых прав граждан. Прием будет проводиться в Аппарате Уполномоченного по правам человека в Республике Татарстан (г. Казань, ул. К. Маркса, д. 61, центральный подъезд, 3 этаж, конференц-зал).


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International