Исполнительный комитет Тюлячинского муниципального района напоминает о недопущении какой-либо дискриминации со стороны работодателей в отношении работников предпенсионного возраста. В случае выявления факта незаконного отказа работодателем в приёме на работу человека или в увольнении по причине достижения предпенсионного возраста, просим сообщить в отдел территориального развития Исполнительного комитета по номеру 21-0-56 или по адресу: с. Тюлячи, ул. Ленина, д.46 (2 этаж).
Аның нәкъ 21 март – көн һәм төн озынлыгы тигезләшкән чорда уздырылуы очраклы түгел. Бу көн табигать һәм кеше рухының үзгәрү көне буларак та билгеле. Әлеге көн уңаеннан, Иске Җөри авылы китапханәсендә “Шигърият дөньясына сәяхәт” дип исемләнгән китап күргәзмәсе куелды һәм танылган шагыйрьләрнең шигырьләре укылды.
Теләче районы данын тренер-укытучылар Шәяхмәтов Ш.А., Бәдриев З.Р. җитәкчелегендә Шәтке, Үзәк, Олы Мәтәскә урта мәктәбе егетләреннән торган команда яклады. Әлеге беренчелектә барлыгы 21 команда катнашты.
Шулай ук китапханәчеләр башлангыч Орымширмә мәктәбе укучыларын яңа китаплар белән таныштырдылар. Китапханәсез авылларны китап белән тәэмин итүнең мондый юлы - укучыларны рухи азык белән бәйләп торуга тиң. Чыннанда, авыл халкы китапханәчеләрне түземсезлек белән көтеп тора. Китап укучыларга яңа кайткан китаплар, җурналлар тәкъдим ителде. Алар үзләренә ошаган китапларны, җурналларны өйләренә укырга алдылар.
2019 елның 21 март көнне районның социаль яклау идарәсе җитәкчесе Ф.М.Галимова һәм халыкка социаль хезмәт күрсәтү буенча комплекслы үзәге җитәкчесе Н.А.Муртазин социаль хезмәткәрләр белән җыелыш оештырдылар.
Әлеге җыелыш барышында 2019 елның февраль аена нәтиҗә ясалды һәм социаль хезмәт күрсәтү өлкәсендәге үзгәрешләр белән таныштырылды. Шулай ук җыелышта Рәсәй эчке эшләр бүлегенең Теләче муниципаль районындагы бүлекчәсенең хезмәткәре И.Н.Зиннатуллин һәм районның янгын күзәтчелек эшчәнлеге бүлекчәсенең җитәкчесе урынбасары Л. М. Хакимуллин катнаштылар. Алар терроризм, янгын куркынычсызлыгы һәм мошенниклар буенча аңлату эшләре алып бардылар.
Чараның максаты - балаларның кошларга карашын киңәйтү, кошларның тәбигатьтәге, кешеләр тормышындагы роле һәм табигатькә сакчыл карау. Китап укучы балалар бик теләп конкурста катнаштылар, безнең якка кайтучы кошлар турында бер-берсе белән фикер алыштылар.
Бу чарада төрле сыйныф укучылары катнаштылар. Кичә барышында китапханәче укучыларга бу көннең ничек барлыкка килү тарихын сөйләде. Соңыннан укучылар авылдашларыбызның М. Хуҗиәхмәтованың һәм Р. Фәйзуллинаның шигырьләрен укыдылар.
Әдәбиятка, шигърияткә мәхәббәт тәрбияләү максатыннан, 21 март көнне Урта Мишә авыл китапханәсендә “Шигырь – күңелнең көзгесе” исемле поэзия сәгате уздырылды. "Шигырьләр түшәлгән сукмакта" исемле китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды. Катнашучылар яраткан авторларының шигырьләрен кычкырып укыдылар, яшь шагыйрьләрнең иҗаты белән таныштылар, хәзерге заман шигърияте турында фикерләштеләр.
Бүген Шәдке балалар бакчасында, зурлар төркемендә тәрбияче тарафыннан "Язгы ташу вакытында сак булыйк ! "- дигән тема буенча презентация күрсәтелде. Балалар зур игътибар белән тыңладылар һәм күзәттеләр. Шул уңайдан хөрмәтле әти-әниләрне дә, язгы ташу вакытларында, балаларга аеруча игътибарлы булырга чакырабыз.