ЯҢАЛЫКЛАР


13
март, 2019 ел
чәршәмбе

Китапханәче укучыларныязучыныңтормыш юлы, иҗатыбеләнтаныштырдыһәмязучыгабагышланган презентация күрсәтте.“Әмирхан Еникинең тууына 110 ел” дип исемләнгән күргәзмәгә күзәтү ясады. Укучылар Ә. Еникинең әсәрләрен кычкырып укыдылар һәм үзара фикер алыштылар.

Бәйрәм концертын карарга әниләр, апалар, әбиләр килгән иде. Балалар әниләренә үзләренең куллары белән ясаган бүләкләрне тапшырдылар. Килгән кунакларга концерт бик ошады.Хөрмәтле хатын-кызлар шушы бәйрәм көне, елмаеп баткан кояш матурлыгын,табигатьнең самимилеген өстәп, күңелегезгә шатлык, тәнегезгә сихәтлек, өегезгә иминлек алып килсен, эшләрегездә тынычлык, уңышлар сезгә!

Әти-әниләр каршында укучылар фортепианода, баянда уйнау күнекмәләрен күрсәттеләр,  ойрәнгән җырларын һәм шигырьләрентәкъдим иттеләр. Рәсем сәнгате бүлегенә йорүче укучылар, концерт залын үзләренең иҗади эшләре белән бизәде. Бәйрәм концерты әниләр һәм әбиләр өчен яхшы бүләк булып яңгырады.

Балалар әниләренә,әбиләренә,апаларына һәм әтиләренә матур җырлар, шигырьләр, биюләр котлаулар бүләк иттеләр. Алар үз куллары белән  ясаган бүләкләрен биреп шатландырдылар.  Бәйрәм  балаларга да, әти-әниләргә дә бик ошады. Әтиләр һәм әниләр катнашындагы конкурслар, балалары белән башкарылган күмәк биюләр бәйрәм иртәләренә тагын да ямь өстәде.  Шушы гаҗәеп гүзәл бәйрәм көнендә елмаеп баккан кояштай һәрвакыт балкып яшәгез. Күңелегездән шатлык, тәнегездән саулык-сәламәтлек, йортыгыздан иминлек-бәракәт китмәсен!

БучарадаТеләче районы Баландышавылыкитапханәчесе Назипова Миләүшәдәкатнаштыһәм диплом беләнбүләкләнде.Әлегепроектныңмаксаты – киңкатламукучыда татар әдәбиятынакызыксынууяту, татар әдәбимирасынпопулярлаштыру, үзеңдәкитапукукебекфайдалыгадәттәрбияләү. 

Әлеге акция кысаларындаТеләчеҗирлекаракитапханәсендәберничә чара үткәрелде. «Рухиматурлыкҗырчысы» диписемләнгәнкитапкүргәзмәсеэшләде, кычкырыпукуүткәрелде. Акциядә актив катнашканөченкитапханә Диплом беләнбүләкләнде.

Шул уңайдан, 6 март көнне Баландыш мәдәният йортында, “Кояшкай” балалар бакчасына йөрүче нәниләр катнашында,  “Әнием - кадерлем” дип исемләнгән концерт оештырылды. Балалар җырга, биюгә, нәфис сузгә осталыкларын күрсәттеләр. Аларның матур чыгышларын тамашачы кайнар алкышларга күмде. Ә без исә, талантлы яшьләребез үсүенә куанып аларның әти-әниләренә, тәрбияче апаларына рәхмәтләребезне җиткердек.

2 март көнне Әбде авыл җирлегендә, Әбде мәктәбе базасында, клуб, китапханә һәм мәктәп белән берлектә, гражданлык-патриотик тәрбия айлыгы кысаларынд,  «Аҗаган»хәрби-спорт уены үткәрелде. Уенның төп өлеше урамда уза, ягъни билгеләнгән кояшлы һәм яңгырсыз язгы һава торышы уенда катнашучыларның кәефенә бик яхшы йогынты ясый, ә ныклы кар осте яз картинасын тулыландыра һәм узып баручы кышның кар көртләреннән чыгарга чакыра. Традиция буенча, уен ачу буенча, чара мәгълүматлар белән пакетлар эзеннән башланды, анда катнашучылардан компас кулланып, җирлеккә ориентлашу таләп ителә иде. Ярышларның күп төрләреннән торган комплекслы уен: байракны эзләү, гранат ату, сандагы эстафета, мин эзләү, волейбол, саф әзерлек, җыр конкурсы һ.б. уеннар хәрби листокларны чыгару һәм нәтиҗәләр ясау белән тәмамланды. 

6нчы март көнне  безнең Теләченең 2нче  балалар бакчасында 8нче мартка багышланган бәйрәм иртәләре дәвам итте. Зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркеме тәрбиячеләре музыка җитәкчесе белән берлектә бәйрәм иртәләре өчен кызыклы һәм эчтәлекле сценарийлар әзерләгәннәр иде.Малайлар һәм кызлар үзләренең әниләрен, әбиләрен матур җырлары, шигырьләре һәм күңелле биюләре аша бәйрәм белән тәбрик иттеләр, аларга үз куллары белән ясалган бүләкләрен тапшырдылар.

Әниләр катнашындагы конкурслар, балалары белән башкарылган күмәк биюләр бәйрәм иртәләренә тагын да ямь өстәде. Бу бәйрәм әниләребез күңелләрендә матур бер хатирә булып истә калсын иде.

2019 елның 6 мартында “Теләче муниципаль районындагы “Родник” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге” социаль хезмәт күрсәтү дәүләт автоном учреждениясендә гадәттән тыш хәлләр килеп чыккан очракта хезмәткәрләрнең гамәлләре, шулай ук «Родник «халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге бинасыннан хезмәткәрләрне террористик акт янаганда эвакуацияләү» темасына планлы күнекмә үткәрелде. Өйрәнүләр башланганчы Гражданнар оборонасы, гадәттән тыш хәлләр һәм янгын куркынычсызлыгы буенча вәкаләтле вәкил хезмәткәрләр белән теоретик дәрес, инструктаж үткәрде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International