ЯҢАЛЫКЛАР


13
март, 2019 ел
чәршәмбе

Кичәдәкерәшениҗтимагыйоешмасыҗитәкчесе Чернов П. А., "Кызыл Йолдыз урман хуҗалыгы" җитәкчесе Закиров А. Н., юбилярның элеккегехезмәттәшләре, туганнары, авылхалкы, «Нардуган»керәшен фольклор ансамбле катнаштылар. Кичәҗылыһәмдустанәшартлардаүтте.

Әлеге очрашугауллары бүгенге көндә  хәрби хезмәттә булган Теләче районында яшәүче барлык солдат әниләре,Теләче муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсәләләр буенча урынбасары Нурмухаметов Азат Әнәс улы,  ТР Саба-Теләче хәрби комиссариаты бүлеге җитәкчесе Закиров Фәнис Фәрит улы, укытучылар чакырулы иде. Солдат әниләре белән очрашу кичәсен уздыру китапханәдә матур традициягә әйләнде. Кичәне Теләче җирлекара китапханәләр директоры Дәүлиева Ризидә Миннехан кызы ачып җибәрде. Бу көнне солдат әниләренә багышлап җырлар җырланды, шигырьләр сөйләнде,якынлашып килүче 8 март бәйрәме уңаеннан котлаулар яңгырады. Соңыннан бәйрәм чәй табыны артында җылы әңгәмә белән дәвам итте. Кичәгә багышлап презентация, күргәзмә эшләнде.

“Әке-бәке, кыек сәке...” дип атадык без бу очрашуны. Укучы балалар бу очрашудан бик матур тәэсирләр алып, кәнагәтъ калдылар.

Бәйрәм барышында балалар әти-әниләрен матур бию, яна җырлар, шигырьләр аша бәйрәм белән котладылар. Бәйрәм бик күңелле  узды. Бәйрәмгә килгән кунаклар бик  теләп төрле уеннарда, көрәшләрдә катнашып, үзләренең кәчләрен сынадылар

Шул уңайдан, 4 март көнне Теләче җирлекара китапханә хезмәткәрләре #Еникины укыйбыз төбәкара акциясенәкушылдылар,югары сыйныф укучылары белән кычкырып уку оештырдылар. Катнашучылар игътибарына “Рухи матурлык җырчысы" күргәзмәсе тәкъдим ителде һәм язучының тормышы, иҗаты белән таныштырылды. Балалар аның “Кояш баер алдыннан”, “Биектән карап торасым килә...”, “Гөләндәм туташ хатирәсе” дигән китапларыннан өзекләр укыдылар.

5 нче март көнне Татарстан Республикасы монополиягә каршы эшчәнлек буенча Федераль идарә җитәкчесе урынбасары  С.В. Павлов  Теләче урта мәктәбе 10 нчы сыйныф укучылары белән очрашты.С.В. Павлов укучылар  белән “ Монополия һәм Россия Федерациясендә монополиягә  каршы политика” дигән темага ачык дәрес үткәрде. Дәрес укучылар өчен бик кирәкле булды, алар үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар.

1 март Югары Кибәхуҗа авыл китапханәсендә мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә “Күңелле балачак“клуб берләшмәсенә йөрүче балалар белән “Без наркотикларга каршы” дигән түгәрәк өстәл үткәрелде. Китап укучы балаларга  кеше организмы өчен наркотикларның зарарлылыгы турында сүз алып барылды.

Шулай ук аның китапларыннан торган китап күргәзмә дә төзелде. Укучылар белән  язучының күп кенә әсәрләре укылды.

5нче  март  көнне Теләче урта мәктәбендә “Пожар булган очракта һәм гадәттән тыш хәлләр вакытында мәктәп коллективын эвакуацияләүне оештыру” дигән темага  өйрәнү эвакуациясе  үткәрелде.Укучылар һәм укытучылар алдында,  пожар вакытында үз – үзеңне тоту, дөрес эвакуация ясауны аңлатып,  Теләче муниципаль районында гражданнар оборонасы буенча әйдәп баручы консультант О.Б. Хомченко чыгыш ясады. Мәктәп директоры Р.Р. Назипов балаларны гадәттән тыш хәлләр вакытында , пожар булган очракта  эвакуация ясарга  өйрәтүне системалы рәвештә дәвам итәргә кирәклеген искәртте.

Безнең Теләченең беренче номерлы балалар бакчасында ел да  уздырылучы «Май чабу» бәйрәме матур традициягә әверелде. «Май чабу” бәйрәме-иң күңелле, шау-шу куптарган, яраткан халык бәйрәм.

Балалар атна буе  бу вакыйгага әзерләнделәр һәм аны түземсезлек белән көттеләр. Шөгыльләрдәбу гореф-гадәтнең кайдан башлануын, элек бу бәйрәмне ничек бәйрәм итүләрен белделәр.

Балалар бакчасында “Май чабу” бәйрәмен үткәрү-балалар белән вакытны күңелле итеп уздыру һәм рус халкының мәдәнияте һәм гореф-гадәтләре турында сөйләү, үз тарихына мәхәббәт һәм хөрмәт тәрбияләү өчен менә дигән ысул. Бәйрәм әйлән –бәйлән уеннар белән, күңелле җырлар белән үрелеп барды.

Балаларның яраткан персонажлары кызыклы уеннар оештырдылар. Алар кыюлыкта һәм тапкырлыкта, җитезлектә көч сынаштылар.

Ә тәмле коймаксыз “Май чабу” бәйрәмен күз алдына да китереп булмый. Бәйрәм, гадәттәгечә, пешекчеләребезнең яратып әзерләгән тәмле һәм хуш исле коймакларны ашау белән тәмамланды. Бәхеткә чикләр булмады!


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International