ЯҢАЛЫКЛАР


6
март, 2019 ел
чәршәмбе

2019 елның 2 мартында Әбде мәдәният йортында фестиваль смотр –конкурс концерты узды. Концертны Нияз Рәхмәтуллин һәм Ләйлә Камалетдинова алып барды. Яшьләр матур һәм эчтәлекле концерт программасын күрсәттеләр. Дмитрий Семенов (җыр, гитара), Нияз Рәхмәтуллин (җыр), Лилия Солтанова ( җыр), Илфира Бикмиев (җыр, баян), Илгизәр Вәлиева (җыр), Гүзәл Шәрәфиева (җыр), Николай Басков (нәфис сүз, Николай "зур шәһәр утлары" монологы, Элиза Семенова (җыр), "Движение" бию коллективы да тамашачылар күңелендә озак сакланыр әле.

Әлеге мәсьәлә буенча зур күләмдә мәгълүмат туплаган китапханәләр сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау өлкәсендә мөһим роль уйный.
 1 март – Бөтендөнья наркобизнес һәм наркоманиягә каршы көрәш көненә карата, Айдар авыл китапханәсендә “Тормыш-наркотикларсыз яктырак” дигән күргәзмә эшләнде. Күргәзмәдә наркоманияне кисәтүгә караган, сәламәт яшәү рәвеше тәрбияләү буенча киңәшләр туплаган китаплар, буклетлар,  әфьюнчыларның аяныч язмышын яктырткан –М.Маликованың “Кызыл гөл”, Р.Сәгъдинең “Канга буялган алтыннар”, А.Фәләхнең “Таш бәгырь», З.Мәхмүдинең “Әче балан” кебек матур әдәбият әсәрләре дә урын алды.


4
март, 2019 ел
дүшәмбе

2019 елның 5 мартында 11.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр район хакимияте бинасында (Теләче авылы, Ленин урамы, 46, 2 кат, башкарма комитетның кабул итү бүлмәсе) муниципаль район җитәкчелеге, район прокуратурасы, суд приставлары хезмәте, социаль яклау бүлеге, халыкны эш белән тәэмин итү үзәге, КСЦОН  «Родник» хезмәткәрләре белэн бердәм кабул итү көне үткәреләчәк. Кабул иту, балигъ булмаган балалары булган  гаиләләргә, ата-аналары алимент түләүдән баш тарту темасына булачак.

                                      Белешмәләр өчен телефон 21-3-41, 21-2-84   

Театр елы-илнең мәдәни тормышы, иҗтимагый аң формалаштыру өчен бик мөһим вакыйга. Театр елын уздыруның төп бурычларыннан берсе-театрны һәрберебез тормышының бер өлеше итү мөмкинлеге.
Айдар мәдәният йортында " 2019 ел-Театр елы»исеме астында яңа папкалар һәм альбомнар эшләнелде. Әлеге тема белән кызыксынган һәр кеше биредә кызыклы мәгълүмат таба ала: театрның нәрсә икәнен, нинди театрлар булуын белә, Театр һөнәрләре белән таныша ала. Ел дәвамында бу альбомнар тамашачыларны театр эпизодларының яңа фотокарточкалары белән сөендерәчәк.

Тренер-укытучы  Сафин А.З., Гиниятуллин И.С. җитәкчелегендә “Теләче” балалар спорт мәктәбе командасы әлеге ярышларда катнашып, гомумкоманда урыннары буенча 2 урынны яулап кайтты.

   65 кг. кадәр үлчәү авырлыгында Шәтке урта мәктәбе укучысы Мәүлин Эмиль (тренерлары: Гыйниятуллин Ф.С, Шамсетдинов Р.М.) 1 урынга, 90 кг. кадәр үлчәү авырлыгында Телэче урта мәктәбе укучысы Зарипов Багир (тренеры: Гыйниятуллин Ф.С.) 2 урынга лаек булды.

   Егетләрне бу олы җиңүләре белән котлыйбыз! Алдагы ярышларда да уңышлар теләп калабыз!

Телэче хэм Питрэч командалары коч сынашты. 6:3  исэбе белэн Телэче командасы жинде.

Министерство сельского хозяйства и продовольствия Республики Татарстан ведет оперативный мониторинг в сфере кредитования агропромышленного комплекса страны в период весенне – полевых работ.

Безнең районның җыелма командасы составына Баландыш төп мәктәбеннән Җаббаров Алмаз Фоат улы укучылары керде. Ярышларда 16 команда катнашты. Барлыгы 90 катнашучы.  Безнең команда 3 нче урынны алды.

 

Барлыгы уеннарда 6 команда,  65 уенчы  катнашты. Иске Жори, Тилэже, Югары Кибэхужа, Мэтэскэ, Шэдке хоккей командалары коч сынашты. Уеннарнын нэтижэлэре: Тилэже -  Югары Кибэхужа, счет 3:1, Иске Жори - Алан, счет 5:0, техник жинелу, Мэтэскэ - Шэдке, счет 2:11. Баш судья - Мобэрэкшин Ф.М., баш секретарь - Нурсаетов Ф.Ф.

2 март көнне Иске Карабаян авылы китапханәсендә татар язучысы,  журналист, тәрҗемәче Әмирхан Еникинең тууына 110 ел тулу уңаеннан,  "Гөләндәм туташ хатирәсе" дигән китаплар күргәзмәсе төзелде. Әмирхан Еники күп гасырлык бай тарихы булган татар әдәбиятының үз туфрагында җитешкән, үз традицияләрендә  үскән талант иясе.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International