Акциянең төп бурычы-укучыларны татар язучысы Әмирхан Еникиның әдәби мирасына җәлеп итү. Китапханәче чарада катнашучыларны күренекле татар язучысының тормышы һәм иҗаты белән таныштырды. “Галиҗәнап сүз остасы” исемле китап күргәзмәсе куелды. Әсәрләреннән өзекләр укылды: “Кем җырлады”, “Мәк чәчәге”, “Әйтелмәгән васыять”, “Матурлык”. “Әмирхан Еники – әдипләр остазы” исемле темага презентация күрсәтелде.
Китапханәдә “Рухи матурлык җырчысы” дип исемләнгән китап күргәзмәсе куелды. Китапханәче китап укучыларны китап күргәзмәсе һәм Әмирхан Еникинең биографиясе белән таныштырды. "Кем җырлады", "Туган Туфан", "Матурлык" әсәрләреннән өзекләр укылды.
Министерство сельского хозяйства и продовольствия РТ представляет субсидии гражданам, ведущим личное подсобное хозяйство и субсидии на содержание дойных коров, козоматок и коз старше одного года и субсидии на ветеринарное обслуживание дойных коров. В 2019 году это единая субсидия.
Сезне язның иң матур, соклангыч бәйрәме – 8 Март – Халыкара хатын-кызлар көне белән котлыйм. Бу барыбыз өчен дә аеруча якын, аерым көн. Җирдә табигатьнең уяну мәле, кояш та яктырак, җылырак карый кәефләрдә күтәренке, кешеләрнең йөзендә елмаю балкый. Хатын-кызларыбыз да үзләренең матурлыклары, мөлаемлыклары, киң күңеллелекләре белән язны хәтерләтә. Димәк, яз һәм гүзәл затларыбыз бәйрәме юкка гына бергә туры килмәгән.
Акция кысаларында башлангыч сыйныф укучылары белән «Әмирхан Еники – проза остасы» әдәби сәгате үткәрелде. Чарада катнашучылар күренекле татар язучысы, публицист, Татарстан Респуб-ликасының халык язучысы тормышы һәм иҗаты белән таныштылар. Әмирхан Еникиның «Мәк чәчәге»,"Матурлык", «Кем җырлады?» әсәрләреннән өзекләр укыдылар. Балалар игътиба-рына «Мин халкымның рухи хәзинәсен, илем, сиңа биреп калдырам"» дигән китап күргәзмәсе тәкъдим ителде. Күргәзмәдә язучының тормыш юлы һәм иҗаты турында сөйләүче китаплар урын алды.
Ярышлар әйләнеш системасы буенча үткәрелде, кызлар һәм егетләр аерым уйнадылар. Киеренке көрәштән соң җиңүчеләр булдылар: егетләр арасында 1 нче урынны, барлык көндәшләрен җиңеп, Никитин Роман яулады,
2 урын – Домолазов Алексей
3 урын – Баев Александр.
Кызлар арасында 1 урын - Камалетдинова Сирена,
2 урын – Никитина Юлия,
3 урын – Домолазова Ирина.
Җиңүчеләр дипломнар һәм татлы призлар белән бүләкләнде.
Көннең яктылыгы – кояшта, күкнең матурлыгы – йолдызларда, җир йөзенең гүзәллеге – хатын-кызларда. Табигатьнең язгы үзгәреш кичергән бер мәлендә без гүзәл затларыбызның иң күркәм бәйрәмен - 8 Март Халыкара хатын-кызлар көнен билгеләп үтәбез. Язгы кояш нурына күмелгән әлеге бәйрәмдә мәхәббәт, матурлык, ана назы, ягымлылык, мәрхәмәтлелек, шәфкатьлелек, сабырлык, хатын-кызга ихтирам кебек мәңгелек кыйммәтләр чагылыш таба.
4 нче март көнне Теләче урта мәктәбендә линейка үткәрелде. Мәктәп линейкасында конкурс һәм ярыш нәтиҗәләренә йомгак ясалды. Укучылар арасында үткәрелә торган Идел буе федераль округының “ЧТО? ,ГДЕ? КОГДА? ” Интеллектуаль олимпиадасы региональ этабында катнашкан мәктәп командасы призер булды. Интеллектуаль олимпиаданың региональ этабында Теләче урта мәктәбенең җыелма командасында Гәлиуллина Иркә, Алексеева Регина, Сәмигуллина Миләүшә, Котдусов Булат и Яруллин Рәсул көч сынаштылар һәм җиңүчеләр булдылар. Теләче урта мәктәбе командасы Мәгариф һәм фән министрлыгы дипломы белән бүләкләнде. Котлыйбыз!