Туган тел! Һәркем өчен дә газиз сүз бу. Безнең телебез – матур, бөек тел. Аның ничәмә-ничә гасырлык тарихы бар. Ә матурлыгы аның халык җырларында, әдипләребез иҗатларында да чагыла. “Туган телнең асыл байлыклары” – исемле китап күргәзмәсе куелды. “Ак калфак” берләшмәсенә йөрүчеләр белән “Үз ана телем - минем өчен матур, иң матур тел”- дигән исем астында әдәби сәгать үткәрелде. Безнең бурыч - халкыбызда милли аң, милли горурлык уяту, телебезне саклап калу. Тел өчен көрәш - милләт өчен көрәш ул.
21нче февраль көнне Иске Җөри мәдәният йортында Коррупциягә каршы көрәш республика күләм рәсем, инша конкурсының муниципаль этабы җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы булып узды.
Җитәкчесе Урта Мишә авыл китапханәчесе Мухаметшина Гөлфия.
Тел - аралашу чарасы гына түгел, бу мәдәни кыйммәтләрне тапшыру чарасы да. Тел - безнең матди һәм рухи мирасны саклау һәм үстерү өчен иң көчле корал. Барлык телләрне тану һәм хөрмәт итү - тынычлыкны саклау ачкычы. Бу көнне китапханәгә килгән укучылар туган телебезгә багышланган күргәзмә белән таныштылар. Күргәзмәдә телләр турындагы, сөйләм мәдәнияте турындагы китаплар, матур әдәбият әсәрләре, төрле әкиятләр, мәкальләр, шигырьләр китаплары урын алды.
Әлеге презентация - викторина ярдәмендә балаларга кешеләрнең дөньяда кылган барлык гамәлләре тел ярдәмендә башкарылуы турында аңлатылды. Телдән башка берни эшләп булмый, бигрәк тә фән, техника, һөнәр сайлау, сәнгать өлкәсендә, гомумән тормышның алга китүен телдән башка күз алдына китерү мөмкин түгел.
21нче февраль көнне Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының 7.09.2018 ел, № под-1316/18 боерыгы нигезендә, укучыларның коррупциягә каршы дөньяви карашын формалаштыру максатыннан, " Гадел яшәргә кирәк!"конкурсына йомгак ясалды . Бүләкләнүчеләр арасында Баландыш төп мәктәбе укучылары да бар. Шулай итеп, 5-9 сыйныф укучылары арасында «Плакат» номинациясендә 3 урынны Гарипова Әдилә, 1-4 сыйныф укучылары арасында «Аппликация» номинациясендә 1 урынны - Заббарова Фәридә, 2 сыйныф укучысы, " Нәрсә ул риясызлык?” сочинение конкурсында 2 урын - Гыйләҗева Танчулпан, 6 сыйныф укучысы, актив гражданлык позициясе өчен " номинациясендә 2 урын –Заһидуллина Азалия, 8 сыйныф укучысы . Котлыйбыз!
21 февраль көнне Иске Җөри мәктәбе базасында “Татар Егете” конкурсы уздырылды. Конкурста барлыгы 11 егет катнашты. Егетләр җанатарлары белән бергә үзләренең талантларын күрсәттеләр һәм чын татар егете исеменә лаек икәнлеген исбатладылар. Баландыш төп мәктәбең 9нчы сыйныф укучысы Фәрит Мөхәммәтшин тәкъдим итте. Ул “Иң зирәк” номинациясендә җиңү яулады. Котлыйбыз аны.
Киңәшмәдә безнең районнан Шугаепова Галия Мөхәммәтгали кызы катнашты.
19-22 февраль көннәрендә Югары Кибәхуҗа урта мәктәбенең 8 сыйныф укучысы Галимов Илназ (укытучысы Ибраева Ризәлә Закирҗан кызы) ХХV А.М.Терентьев исемендәге Идел буе фәнни-гамәли экологик конференцияда чыгыш ясады.
21 февраль көнне Иске Җөри авылы мәдәният йортында милли мәдәният, матурлыкны пропагандалау, шәхес үсешен камилләштерү, укучыларда милли үзаң формалаштыру максатыннан Иске Җөри урта гомуми белем бирү мәктәбе “Татар егете - 2019 “ район бәйгесен үткәрде.
Әлеге бәйгенең район турына үз мәктәпләрендә җиңү яулаган 11 укучы көч сынашты. “Татар егете - 2019” бәйгесендә 1 урынны Иске Җөри урта мәктәбенең 8 сыйныф укучысы Вахитов Ислам алды. Калган 10 укучы төрле номинацияләрдә җиңү яуладылар.
Җиңүчеләргә бүләкләрне тәрбия эшләре буенча мәгариф бүлеге җитәкчесе урынбасары Шакирова Гөлнара Ринат кызы һәм социаль мәсьәләләр буенча районның Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары
Нурмөхәммәтов Азат Әнәс улы тапшырды.