ЯҢАЛЫКЛАР


25
февраль, 2019 ел
дүшәмбе

Кичәдә күп кенә язучыларыбызның туган телебезгә багышлап язылган шигырьләре укылды, җырлар башкарылды. Туган тел темасына багышланган презентация күрсәтелде. Китапханәдә “И туган тел, и матур тел” темасына китап күргәзмәсе куелды.

Бу акциянең максаты -  үсеп килүче буын арасында  милли фольклорны киң пропагандалау. Бу көнне китапханәдә “Үз ана телем - минем өчен матур, иң матур тел” дип исемләнгән шигырь укучылар конкурсы үткәрелде. Балалар татар халык әкиятләрен кычкырып укыдылар. "Табышмакны әйтеп бетер" дигән викторина шулай ук бик кызыклы узды. Ахырдан чарага катнашучыларга «Борынгы йолаларның яшьлеге» дип исемләнгән буклетлар өләшенде.

Укучыларда туган телгә карата ихтирам, мәхәббәт, горурлану хисе уяту йөзеннән үткәрелде. Шулай ук зирәк, тапкыр укучыларыбыз билгеләнелде.Туган телгә багышлап татар халык макәльләре әйтелде.

Китапханәче  "Нурлар" клубына йөрүче  балаларга бәйрәм тарихы турында сөйләде, балалар фольклоры әсәрләренең дәрәҗәсен күтәрү максатыннан "Камыр-батыр", "Ак Елан", "Һөнәр алтыннан кыйммәтрәк" һ.б. әкиятләренә кычкырып уку үткәрде.  Балалар бик теләп   “Иң матур сүз”, “Тәмле сүз” китаплары буенча табышмакларга җавап бирделәр, мәкальләрне  дәвам иттеләр, тизәйткечләр укыдылар.  Әлеге чара "Без туган телебезне киләчәк буынга җиткерергә бурычлыбыз" девизы белән тәмамланды.

Бүгенге көндә Россия армиясе рәтләре сафларында безнең авылдан 3 егетебез: Хөсәинов Илназ, Гарифуллин Зөлфәт һәм Мәрданов Нияз илебез алдында бурычларын үти. Чәй өстәле артында солдат әниләре үзләренең уй - кичерешләре, присяга кабул итү тантанасына барулары турында бәйнә-бәйнә сөйләделәр.

Чарага 5-7 сыйныф укучылары чакырылган иде. Балалар китапханәченең телнең безнең көндәлек тормышыбыз, тарихыбыз, мәдәниятебез турында сөйләвен зур кызыксыну белән тыңладылар. Туган тел яшәргә, үзеңне һәм башкаларны белергә ярдәм итә. Телсез халык булмаячак. Шуңа күрә туган телне сакларга, өйрәнергә, үстерергә, баетырга кирәк . Укучыларга үз белемнәрен тикшерергә тәкъдим ителде. Алар уеннарда бик теләп катнаштылар, туган тел турында мәкальләр һәм әйтемнәр искә төшерделәр, табышмаклар чиштеләр, викторина сорауларына җавап бирделәр. Китапханәдә укучылар  өчен "Тел-күңел көзгесе" дип исемләнгән китап күргәзмәсе куелды.

Бу көн 2000 нче елдан башлап билгеләп үтелә башлады. Татар теле  – бөтендөнья халыкара аралашу теле дип саналган 14 телнең берсе. Шул унайдан, 21 февраль көнне Субаш авыл китапханәсендә Туган тел көне уңаеннан, китап күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмәгә төрле телләр турында китаплар куелды: язучыларның тел турында  язган цитаталары, мәкәльләр һәм кече яшьтәге балалар китаплары куелды. Бу күргәзмә барлык төр китап укучылар өчен эшләнде.

21 нче февраль көнне Иске Җөри урта мәктәбе базасында “ ТАТАР ЕГЕТЕ - 2019”  район конкурсы үтте. “ ТАТАР ЕГЕТЕ - 2019”  район конкурсында Теләче урта мәктәбе укучысы Шакиров Кәрим катнашты. Шакиров Кәрим конкурсның барлык биремнәрендә  уңышлы  чыгыш ясады  һәм “ Иң тапкыр татар егете” номинациясендә җиңү яулады.  Кәримне “ ТАТАР ЕГЕТЕ-2019”  район конкурсына татар теле һәм әдәбияте укытучысы Г.М. Ибрагимова әзерләде. Котлыйбыз!

Туган тел! Хәркем өчен дә газиз сүз бу. Китап укучы балалар белән туган телдә куп кенә китаплар укылды, шигырьләр сөйләнде. Татар теленең гимны булган "И туган тел" җыры да җырланды.

Чарабызның максаты- балаларда туган илгә һәм Россия Армиясенә хөрмәт, горурлык хисе тәрбияләү. Балалар бик шатланып әтиләренә һәм бабайларына өйрәнгән җырларын,биюләрен бүләк иттеләр, төрле спорт уеннарында көчләрен сынаштылар. Әтиләр һәм бабайлар да уеннарда бик теләп катнаштылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International