Күргәзмәдә тәкъдим ителгән китаплар Муса Җәлилнең иҗатын һәм аның батырлыгын тирәнрәк аңларга ярдәм итте. Әдәби укулар барышында "Тылсымлы сүзләр" берләшмәсе әгъзалары М. Җәлилнең шигырьләрен укыдылар.
Китапханәче Газизова Р.Ш. презентация ярдәмендә иҗатына күзәтү үткәрде.
Муса Җәлил, зур рәссам буларак, үзенең эчке дөньясындагы аерым бер күренешнең рәсемен куе буяуларда сурәтләп кенә калмый, ул хис һәм фикерләрен Ватан азатлыгы өчен барган көрәшнең бөек идеясе белән сугара, Ватанга, совет халкына, партиягә, сугышчан антка турылыклы булуның югары үрнәге итеп гәүдәләндерә. Нинди авырлыклар һәм газапланулар кичерсә дә, һаман совет халкының җиңүенә, хаклык һәм гаделлекнең тантанасына якты ышанычы үскәннән-үсә бара.
Балаларга язучының тормыш юлы һәм иҗаты турында сөйләнде.
Китапханәче авылдашларын М.Җәлилнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды. Ул шагыйрьнең иҗатын яңача яктыртып, сирәк яңгырый торган шаян шигырьләрен укыды. Баш өстендә палач балтасы торган хәлдә, шаян шигырьләр иҗат итә алуы М.Җәлилнең искиткеч рухи ныклыгын, зур батырлыгын күрсәтә.
Бу көннәрдә афган сугышчыларына, һәм башка сугыш ветераннарына хөрмәт күрсәтелә. Без дә, 22 февраль көнне авылда зурлап афган солдатларын чакырып кичә үткәрергә җыенабыз. 14 февральдән Шәтке авылы китапханәсендә «Афганстан – безнен йөрәкләрдә» дип исемләнгән күргәзмә эшли башлады. Аның бер бүлеге «Безнең авылдашларыбыз – афган солдатлары» дип аталды. Калган бүлекләргә Афган сугышы турындагы китаплар куелды.
15 февраль көнне Максабаш авылы китапханәсендә “Халык җәүхәрләре” исемле берләшмәгә йөрүче укучылар белән Татар халкының бөек улы, герой шагыйрь Муса Җәлилнең туган көне уңаеннан патриотик сәгать уздырылды, китап күргәзмәсе төзелде. Укучылар күргәзмәгә урнаштырылган материаллар нигезендә аның тормыш юлы, китаплары белән якыннанырак таныштылар.
Шул унайдан, Максабаш авылы китапханәсендә сәхнә әсәрләрен яктырткан китаплардан китап күргәзмәсе куелды. Китапханәгә килгән һәр китап укучы шушы китап күргәзмәсе белән уку залында таныша ала.
Максабаш авылы китапханәсе дә бу конкурска кушылды. 6 сыйныф укучысы Мингазов Альмир белән берлектә инша язылды һәм районга җибәрелде.
Шул максат белән, батырлык айлыгы кысаларында,15 нче февраль көнне Баландыш авылы китапханәсендә балалар бакчасы балалары өчен «герой шагыйрь Муса Җәлил» дип исемләнгән әдәби әңгәмә үткәрелде. Балалар шагыйрьнең биографиясе белән таныштылар, «Карак песи», «Куян»," Җырларым" "Кызыл ромашка" шигырьләрен укыдылар. Балалар зур кызыксыну белән шигырьләр тыңладылар һәм сорауларга җавап бирделәр. Чара ахырында балалар белән хәрәкәтле уеннар үткәрелде.
"Валентинка ясыйбыз"- рәсем конкурсы үткәрелде. Яшьләр ватманның зур битендә бәйрәм символларын сурәтләделәр, «Изге вәли көне белән» уен программасы узды.