Тирән эчтәлекле, тәрбияви, уйланырга мәҗбүр иткән бу чарага җитди әзерлек булды, һәрбер сүз күңелгә уйланырлык тәэсир калдырды.
Шул уңайдан Урта Мишә авыл китапханәсендә , клуб белән берлектә,“Үткән еллар хәтере” дип исемләнгән хәтер дәресе узды, “Хәтер һәм батырлыкка 30 ел” исемле күргәзмә куелды.Әфган сугышы – барлык милләт кешеләре өчен дә уртак. Һәр шәһәр, район, авылга кагылган аның рәхимсез җиле. Күп йортларга кергән аның кайгысы, бу афәт күпме яшь гомерләрне өзде, әти –әниләренә гомерлек кайгы китерде.
Алып баручылар үз Ватаннарына интернациональ бурычларын үтәргә туры килгән совет егетләренең батырлыгы турында сөйләделәр. Урта сыйныф укучылары башкаруында шигырьләр, гитара астында җырлар яңгырады, ә Әбде авылы китапханәчесе " Без һәм дөнья»дип исемләнгән китап күргәзмәсенә күзәтү үткәрде. Балалар Әфган сугышы турында документаль фильмнарның клипларын һәм фрагментларын карадылар. Барлык катнашучылар да һәлак булган сугышчы-интернационалистларны бер минут тынлык белән искә алдылар. Чара ахырында егет-кызларга сугышчы-интернационалистларның батырлыгы, аларның яшьтәшләре диярлек батырлыгы, аларны битараф калдырмады һәм аларның йөрәкләрендә җавап тапты.
Чара барышында катнашучылар Әбде мәктәбе каршында эшләүче музейда булдылар, анда авыл тарихы, хезмәтләре белән туган җирен таныткан якташлары белән таныштылар. "Тарих эзләре буйлап» күргәзмәсе оештырылды, анда авылның бөтен тарихы, альбомнар, авылдашларының фоторәсемнәре һәм язмалары тәкъдим ителде. Шулай ук якташыбыз - Советлар Союзы Герое Ксенофонтов А. К. презентацияләнде.
Китапханәче авылдашларын М.Җәлилнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды. Ул шагыйрьнең иҗатын яңача яктыртып, сирәк яңгырый торган шаян шигырьләрен укыды. Баш өстендә палач балтасы торган хәлдә, шаян шигырьләр иҗат итә алуы М.Җәлилнең искиткеч рухи ныклыгын, зур батырлыгын күрсәтә.
Барлык халыкларның сөекле улы Муса Җәлилнең исеме тарих битләренә алтын хәрефләр белән язылган. Шагыйрь Муса Җәлил үзенең бөтен гомерен туган иленә, туган халкына багышлады. Аның бөтен тормышы — героик тормыш ул. Муса Җәлил шигырьләрендә туган халкының азатлыгы өчен көрәштә үзен корбан итәргә әзер торган көрәшче образы тудыра, үзе дә халык эше өчен соңгы сулышына кадәр аяусыз көрәшә.
Ул халык эше өчен көрәшергә биргән антын тиңдәшсез батырлык, искиткеч ныклык белән үти, үз халкының азатлыгы өчен соңгы тамчы канынача сугыша. Гүзәл тормышын ул туган иле өчен корбан иткәнлегенә нык ышанган хәлдә төгәлли. Әлеге уңайдан Айдар авыл мәдәният йортында китапханә белән берлектә "Шигырьләрең безнең йөрәкләрдә"- дип исемләнгән бартырлык дәресләре үткәрелде.
15 февраль көнне Теләченең беренче номерлы балалар бакчасында, татар теле тәрбиячесе Сабирзянова Л.М. герой – шагыйрь Муса Җәлилнең иҗатына багышланган “Муса Җәлил – бөек шагыйребез” дигән темага әдәби кичә үткәрде. Әлеге чара барышында балалар шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗатына багышланган презентация карадылар. Балаларга шагыйрь турында кызыклы мәгъүматлар бирелде: аның балачакта зирәк, акыллы, кызыксынучан булуы, мәдрәсәгә йөргән вакытта ук инде иптәшләренә яттан Г.Тукай шигырьләрен сөйләве, оста итеп рәсем ясарга яратуы турында балалар кызыксынып тыңладылар. Муса Җәлилнең үзе теләп туган илне сакларга сугышка китүе, фронтта күрсәткән батырлыклары турында да сөйләнелде. Балалар яттан Муса Җәлилнең шигырьләрен укыдылар һәм аның шигырьләренә язылган “Әтәч”, “Чишмә” җырларын җырладылар. Ә “Өч ул” шигырен балалар бик теләп сәхнәләштерделәр.
1989 елның 15 февралендә Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгару төгәлләнде. Әфган вакыйгалары бүген дә онытылмый. Бүген, ягъни 16 февраль конне, Югары Кибәхуҗа урта мәктәбендә Әфганстаннан гаскәрләр чыгаруга 30 ел булуга багышланган интернационалист-сугышчылар белән очрашу кичәсе булды. Укучылар белән очрашуга Әфган сугышында катнашкан якташларыбыз Шайдуллин Илһам, Рамазанов Рифат абыйлары килде. Очрашу бик җанлы һәм кызыклы үтте. Укучылар Әфганстан сугышы турында бик күп мәгълүмат алдылар. Кунаклар укучыларга үзләренең хезмәт иткән вакытлары турында сөйләделәр, истәлекләр белән уртаклаштылар, укучыларның сорауларына җавап бирделәр. Укучылар үзләренең концерт номерларын күрсәттеләр. Кичә чәй өстәле артында дәвам итте.
15нче февраль көнне герой-шагыйрь Муса Җәлилнең туган көне. Шул уңайдан Баландыш төп мәктәбе китапханәсендә китап күргәзмәсе оештырылды. Әлеге күргәзмәгә шагыйрьнең тормыш юлы,иҗаты,фаҗигале үлемен яктырткан китаплар куелды Китапханәче Мөбәрәкшина Ф.Г.укучыларны күргәзмәгә куелган китаплар белән таныштырды һәм әңгәмә үткәрде.
15 нче февраль көнне Теләче урта мәктәбе укучылары һәм укытучылары Теләче район мәдәният йортында, Интернационалист сугышчы көнен , Афганистан җиреннән совет солдатлары чыгуга 30 ел тулуны искә алу чарасында катнаштылар. Хәлиткеч сугышларда һәлак булган, катнашып исән – сау туган илебезгә кайткан афган солдатларының батырлыгы мәңге сакланыр, без һәрвакыт истә тотарга тиешбез. Туган илебездә һәрвакыт аяз күкләр булсын, канлы сугыш вакыйгалары кабатланмасын иде.