14 нче февраль көнне Әбде авыл китапханәсендә, мәдәният йорты директоры Рахматуллин Н. белән берлектә, "Задоринка» ансамблендә катнашучылар өчен бәйрәм чарасы чәй өстәле артында узды, анда яраткан җырлар җырладылар, интеллектуаль викторина сорауларына җавап бирделәр.
Шул уңайдан, Теләче җирлекара китапханәсенең уку залында “Әфганстан! Йөрәкләрдә тирән яра..." дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмәдә хәрби конфликт чорында язылган сәнгать әсәрләре, китаплар һәм Әфган сугышы вакыйгаларын яктыртучы заманча басмалар тәкъдим ителде.
Әлеге әдәби кичәдә район балалар китапханәсенең мөдире Закирова Л.М. һәм Фатихова Л.Г. катнаштылар. Әдәби кичәне Теләче 3нче номерлы балалар бакчасы тәрбиячесе Биккинина Р.Р. алып барды. Әдәби чара уеннар белән бергә бәйләнеп күңелле узды. Балалар М.Җәлилнең шигырьләрен укыдылар, җырларын тыңладылар, язучының тормыш иҗаты, китаплары белән таныштылар, балалар кичәдән канәгать калдылар.
Табышмаклар көне бик кызыклы үтте. Балалар төрле төрдәге табышмаклар белән таныштылар. Ихтибарлы булырга өйрәнделәр, һәм үзләренең кызыксынучанлыкларына үзләре үк сөенделәр. Ахырдан җиңүчеләргә кечкенә китапчыклар тапшырылды.
14 февраль көнне барыбыз өчен дә бәхетле һәм җавапсыз гашыйклар үзенчәлекле көн: беренчесе-бу көнне Мәхәббәт танылу алу яки яшәү предметына үз хисләрен белдерү өчен артык сәбәп барлыкка килә, ә икенчедән – үз җенесеңне табарга һәм үз сүзләрен ишетергә өмет туа. Бу бәйрәм Гашыйклар Көне яки Изге вәли көне дип юкка гына аталмагандыр. Бу көнне Әбде мәктәбендә мәдәният йорты белән берлектә «Синең җенесең бар, аңа Валентинка бүләк ит»дигән уен программасы узды. Балалар бу чарада актив катнаштылар, соңыннан барлык кешене чәй белән сыйладылар.
Бер караганда, 30 ел аз вакыт түгел, бу арада йөрәк яралары да төзәлергә, шул еллар буена күңел түрендә сакланган югалту, әрнү хисләре дә тынычланырга тиеш иде сыман. Әфган вакыйгаларын кичкән сугышчы - интернационалист катнашында Баландыш мәдәният йортында үткән чара да хатирәләрнең мәңгелек икәнлеген раслады. 10 елга якын дәвам иткән әлеге сугышчан хәрәкәтләрдә Баландыш авылыннан барлыгы 8 ир-егет катнашкан. Бу көнне очрашуда исә шуларның берсе авылдашыбыз Шарипов Илнур абый катнашты. Бу очрашу укучы балаларга безнең арабызда чын мәгънәсендә ватанны саклаучылар барлыгын раслады.
Балачак – кеше гомеренең иң матур, иң күңелле чоры. Шушы күңелле чорны балалар бакчасы тагын да тулыландыра, балага киләчәк тормышында үз урынын табарга этәргеч бирә. Без Шәдке балалар бакчасының тәрбиячеләре, балалар белән рәсем ясауга зур игьтибар бирәбез. Рәсем аша бала үзенең әйләнә-тирәгә мөнәсәбәтен чагылдыра.
Буш вакытларында безнең бакча балалары рәсем ясарга яраталар. малайлар күбрәк трактор, машина, параход яки танк ясый. Ә кызлар үзләренең гаиләсен һәм чәчәкләр ясарга яраталар. Һәр рәсемдә балаларның хыялы ярылып ята. Рәсем ясау балаларның күзаллауларын, эстетик зәвыкларын үстерә.
Бүген Баландыш төм мәктәбендә Әфганстаннан совет гаскәрләре чыгарылуның 30 еллыгына багышланган кичә үткәрелде. Чара үз гомерләрен аямыйча, безнең киләчәгебез һәм азатлыгыбыз өчен көрәшкән егетләребезгә багышланган иде. Өч дистә елга якын вакыт үтсә дә, аларның йөрәкләрендәге авыр тойгыларны, алар күргән газапларны юып төшерү мөмкин түгел. Һичкайчан кулына мылтык та тотып карамаган яп-яшь егетләр яу кырына чыгып китә, сугыш мәһшәре эчендә кайный. Кичәгә коточкыч афәтне үз күзләре белән күргән авылдашларыбыз Насыйбуллин Рифнур,Нуриев Вазыйх,Мөхәммәтшин Әсхәт,Хаҗиев Рүзил,Шарипов Илнур,Гыйләҗиев Илдарны чакырдык. Очрашуда катнашучылар барысы да сүз алып, Әфганстанда булган вакыйгаларны яңартып, укучыларга җиткерделәр һәм укучыларны тырышып укырга, тәртипле, намуслы булырга, олыларга хөрмәт белән карарга , ватанны яратырга,илгә тугры булырга өндәделәр. 30 ел үтүгә карамастан, аларның күзләрендә моң-сагыш, шул елларның хәсрәте чагыла. Без, күкрәкләренә орден-медальләр таккан авылдаш егетләребез белән чын күңелдән горурланабыз.
15 февраля в рамках выставки агропромышленного комплекса и перерабатывающей промышленности на территории выставочного центра «Казань Экспо» при поддержке Министерства сельского хозяйства и продовольствия РТ и Казанского государственного аграрного университета состоится молодежный форум «Бизнес на селе – реальные возможности и перспективы развития».
12 февраль көнне Олы Нырсы авыл китапханәчесе белән берлектә, 2 сыйныф укучылары Шамсутдинова Сюмбель, Курочкина Алсу «Аленький цветочек» дип исемләнгән конкурста катнашу өчен заявка һәм әкияткә кыскача эчтәлек белән рәсемнәрне конкурска җибәрделәр.