Теләче 2нче балалар бакчасының өлкән төркемнәргә йөрүче балалар бик теләп рус телен өйрәнәләр. Балалар бакчасында шөгыльләрдә, режим моментларында рус телендә балаларның сөйләмен камилләштерү өчен барлык шартлар да тудырылган. Рус теле тәрбиячесе Ярмиева З.М. балалар белән уен формасында шөгыльләр уздыра һәм рус телендә шигырьләр, бармак уеннары, әкиятләр өйрәтә.
Бүген мәктәпкә әзерлек төркеменә йөрүче балалар рус теле шөгылендә дөньяның төрле почмакларында яшәүче кыргый хайваннар турында сөйләштеләр. Хәзер инде бу төркемдәге балалар безнең илдә генә түгел, ә Африкада һәм Антарктидада яшәүче хайваннарның да исемнәрен рус телендә атый алалар.
Чарага Татарстан Диния нәзарәтенең дәгъват бүлеге җитәкчесе, Апанай мәчете имамы Нияз хәзрәт Сабиров, Татарстан Диния нәзарәтенең Төньяк төбәге казые, Теләче районы имам – мөхтәсибе Исмәгыйль хәзрәт Фәләхиев, оештыру бүлеге җитәкчесе Рафаэль Накыйф улы Яруллин, китапханәчеләр, районыбызның тарих, татар теле һәм әдәбияты укытучылары чакырулы иде. Әдәби уку Ризаэддин Фәхреддининның тормыш юлы, видеоязма карау белән башланып китте. Алга таба Теләче гомуми белем бирү мәктәбенең 11 сыйныф укучысы Ситдикова Гөләндәм Ризаэддин Фахретдинга багышланган презентация белән таныштырып үтте. Нияз һәм Исмәгыйль хәзрәтләрнең чыгышлары чараны тагында ямьләндерде. Шулай ук китапханәдә “Кәгазь өстендә калган исем –бетмәс гомердер” исемле китап күргәзмәсе, буклет, чакырулар эшләнде. Әдәби уку фикер алышулар белән тәмамланды.
Җыелышта Теләче муниципаль район башлыгы Зарипов И.Ф., Теләче районы оешма җитәкчеләре һәм авыл җирлекләре башлыклары катнашты. Авылда 2018 елда мәдәният тормышы турында китапханәче Гильмутдинова Р.Ш. чыгыш ясады.
Урта Мишә авыл китапханәсендә театр тарихы, театр актерлары һәм драматурглар турындагы китаплардан күргәзмә ясалды. Күргәзмә 3 бүлектән тора: "Театр яктылыкка, нурга илтә...", “Театр - серле дөнья”, “Якташларыбыз зур сәхнәдә”. Татар кешесе элек-электән театрлар карарга, артистлар тормышы белән кызыксынырга яратучан халык. Барлык театр сәнгатен яратучы китап укучыларыбызны китапханәдә көтеп калабыз.
Теләче урта мәктәбендә ай саен рус һәм татар телләрендә мәктәп газетасы нәшер ителә. Иҗади яктан тупланган бер төркем укучылар материал туплау белән шөгыльләнә. Газетада мәктәп тормышындагы вакыйгалар, яңалыклар яктыртыла. Шулай ук каләм тирбәтүче укучыларның иҗади эшләре дә газета битләрендә урын ала.
Балаларның сәламәтлекләрен саклау һәм ныгыту безнең 3нче номерлы балалар бакчасында төп бурычларының берсе булып тора. Шуңа күрә һәр балага индивидуаль якын килергә, аның сәламәтлеге турында кайгыртырга тырышабыз. Безнең балалар бакчасында аякларга массаж ясый торган ковриклар бар. Шөгыльләрдә , йокыдан торгач безнең балалар аякларга массаж ясарга яраталар.Шулай итеп тә без сәламәтлек саклыйбыз.
Җыелышта Теләче муниципаль районы башлыгы Зарипов Ильдус Фатихович; Теләче районы оешма җитәкчеләре һәм авыл җирлекләре башлыклары катнашты. Җыелыш алдыннан Айдар мәдәният йорты үзешчәннәре авыл халкына һәм килгән кунакларга үз чыгышларын күрсәтте.
Әлеге дата уңаеннан Айдар авылы мәдәният йорты «Алтын куллы авыл кешеләре»дип исемләнгән декоратив-гамәли иҗат күргәзмәсе оештырды.Күргәзмәдә тәкъдим ителгән эшләр, җирлектәге осталарның куллары белән эшләнгән иде. Хәзерге вакытта күпчелек хатын-кызларның эшләре һәм өй эшләре күп вакыт һәм көч таләп итсә дә, аларның иң яраткан һәм кызыклы шөгыльләре өчен һәрвакыт урын бар. Ул күргәзмәгәдә кулдан эшләнгән эшләр ачык күренде.
Мәдәният хезмәткәрләре җирле осталар һәм гади һәвәскәрләр белән һәрвакыт хезмәттәшлек итәләр һәм бу хезмәттәшлек нәтиҗәсе буларак - искиткеч күргәзмәләр барлыкка килә. Мондый чаралар- авыл өчен чын бәйрәмгә әверелә.
Җыелышта Теләче муниципаль районы башлыгы Зарипов И.Ф., юл хуҗалыгы министры Сафин Л. Р.,район оешмалары һәм учреждениеләре җитәкчеләре катнашты.
Үзәк авыл җирлеге үзешчәннәре тарафыннан концерт программасы оештырылган иде.
Авыл җирлеге башлыгы Котников В. Н. 2018 елда җирлекнең социаль –икътисади үсеше нәтиҗәләре һәм 2019 елга бурычлар турындагы хисап белән чыгыш ясады.
18 гыйнвар көнне Балалар иҗат үзәгенең, өстәмә белем бирү педагогы Баева Зилә Рафаил кызы җитәкчелегендә эшләп килүче, “Сюрприз” бию коллективына, заман биюләре буенча эшләүче Денис Фейзов мастер-класс күрсәтте. Шулай ук яңа төр бию кую өстендә эш алып барылды.