19 январь көнне Югары Кибәхуҗа урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укучыларына “Сәламәтлек” темасына сыйныф сәгате үткәрелде. Алар дөрес туклану, ашамлыкларның составында нәрсәләр барлыгы, җиләк – җимеш, яшелчәләрне ничек куллану турында үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап эзләделәр. “Дөрес туклану “ темасына презентация карап, үз фикерләрен әйттеләр. Соңыннан сәламәтлек темасын чагылдарган сораулар буенча викторина үткәрелде.
Теләче урта мәктәбендә бөек җырчы, Россия Федерациясенең һәм Татарстан Республикасының Халык артисты Илхам Шакировның тормыш юлы һәм иҗатына багышланган дәресләр үтте.
Россия Федерациясенең һәм Татарстан Республикасының Халык артисты Илхам Шакиров арабыздан китте. Илхам Шакиров татар эстадасында зур эпоха алып торды. Бөек җырчы Илхам Шакиров халык алдында хезмәтләре өчен мактаулы исемнәргә лаек булды: Татарстан Республикасының Халык артисты (1969) , РСФСР-ның атказанган артисты (1973), Россия Федерациясенең Халык артисты Габдулла Тукай исемендәге Татарстан дәүләт премиясе лауреаты (1970), 1986 елда Халыклар дуслыгы ордены белән бүләкләнгән, П. И. Чайковский исемендәге фондның «Алтын Аполлон» бүләге иясе . Музыка укытучысы С.П.Хабирова үткәргән Илхам Шакиров турында дәресләр балаларга бик ошады.
Жуковскийның «Светлана», «Раз в крещенский вечерок девушки гадали» дигән әсәрләреннән өзекләр укылды.
2019 елның 18 гыйнвар көнендә Балыклы авылында яшәүче тыл ветераны Шәкуров Миннегаисә Шәкур улына 90 яшь тулды. Шул уңайдан Миннегаисә абыйга Теләче муниципаль район башлыгы Ильдус Зарипов, Россия Президенты Владимир Путинның тәбрикләмәсен тапшырды, шулай ук Алан авыл җирлеге башлыгы Әхмәт Хаҗиев исеменнән дә котлау сүзләре җиткерелде.
Алдагы тормышында да без аңа саулык hәм аяз, тыныч күк йозе теләп калабыз.
Оешма-предприятияләрдә эшләүчеләр ошаган китапларын укырга алдылар, яңа сатуга кайткан китапларны сатып алдылар.
18 нче гыйнвар көнне Теләче урта мәктәбендә “Тәҗрибә уртаклашу - укытучының белем бирү эшчәнлегенең сыйфатын күтәрүдә төп шарт” темасына район семинары булып үтте. Семинарда югары категорияле башлангыч сыйныф укытучысы Г.З. Фархуллина, “ Укытучы – остаз ” гранты иясе буларак, югары дәрәҗәдә ачык дәрес һәм мастер класс күрсәтте. Социал – педагог Ф.Х. Шамиева үткәргән мастер – класста катнашучылар балаларның уй - хисләрен, фикерләрен дорес ачырга өйрәнделәр. Түгәрәк өстәл янында сөйләшүдә мәгариф бүлегенең башлангыч сыйныфлар буенча методисты Закирова С.Г., Теләче урта мәктәбенең башлангыч сыйныфлар буенча директор урынбасары Мифтахова В.Г. һәм башлангыч сыйныф укытучылары, остаз укытучы Г.З. Фархуллинаның укыту - тәрбия эшчәнлеген өйрәнделәр, тәҗрибә уртаклаштылар.
Авыл җирлекләрендә хисап җыелышлары дәвам итә. Чираттагысы 17 январьдә Алан авылы җирлегендә уздырылды. Җыелышта узган елда эшләнгән эшләр буенча Алан авылы җирлеге Советы җитәкчесе Хазеев Ә.Г., җаваплылыгы чикләнгән “Алан” ширкәте җитәкчесе Фәсхетдинов Х.Н., Алан урта гомумбелем бирү мәктәбе директоры Гайбадуллин И.Б., Теләче муниципаль районы җитәкчесе Зарипов И.Ф. хисап тоттылар. Хезмәт алдынгыларына, узган елда лаеклы ялга чыккан кешеләргә истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Теләче урта мәктәбе укучылары матур кыш көннәрендә, физкультура дәресләрендә чаңгыда шуалар, ачык һавада уеннар уйныйлар. Чаңгыда шуу, ачык һавада уеннар балаларга сәламәтлекләрен ныгыту өчен бик файдалы.
Әлеге олимпиадада Теләче урта мәктәбенең 9 сыйныф укучысы Яхин Рәдиф катнаша (укытучысы Ибраһимов Марат Мөхәммәт улы). Олимпиада нәтиҗәләре 20 гыйнвар көнне билгеле булачак.
Теләче урта мәктәбенең 1 сыйныф укытучысы Фархуллина Гөлнара Җәлил кызы Әдәби уку (рус телендә) фәненнән « Ц ц хәрефе. [ц] авазы» темасына ачык дәрес, “Интерактив укыту методлары” темасына мастер - класс күрсәтте. Мәктәпнең социаль педагогы Шамиева Фируза Хабиджановна “Роза ветров” Эмоциональ яну” темасына тренинг үткәрде.
Фикер алышуларда башлангыч сыйныфлар буенча директор урынбасары Мифтахова Венера Габдулла кызы, район мәгариф бүлегенең башлангыч сыйныфлар буенча методисты Закирова Саҗидә Гайнулла кызы чыгыш ясап бугенге семинарга йомгак ясадылар һәм алга таба бурычлар билгеләделәр.