ЯҢАЛЫКЛАР


17
гыйнвар, 2019 ел
пәнҗешәмбе

17 нче гыйнварда  мәгърифәтче  галим, тарихчы, дин белгече һәм җәмәгать  эшлеклесе  Ризаэтдин   Фәхретдин тууына 160 ел  тулды. Теләче урта мәктәбендә бөек мәгърифәтче  галим, тарихчы, дин белгече һәм җәмәгать  эшлеклесе  Ризаэтдин   Фәхретдингә багышланган дәресләр үтте.  Укучылар   мәгърифәтче  галим, тарихчы, дин белгече һәм җәмәгать  эшлеклесе  Ризаэтдин   Фәхретдиннең  тормыш юлын һәм иҗатын өйрәнделәр.  Татар теле һәм әдәбияты укытучысы   Р.Г. Гарипова  дәресе  балаларга  бик ошады.

Күргәзмәнең максаты: урта һәм югары сыйныф укучыларының төрле һөнәрләр турында күзаллауларын арттыру, хезмәткә уңай караш формалаштыру, һөнәрләр турында мәгълүмат туплауга, аңлы рәвештә һөнәр сайлауга җәлеп итү.

Ямбулат авылы китапханәсендә татар әдәбиятының классик язучысы, шагыйрь, журналист, әдәбият тәнкыйтьчесе, җәмәгать эшлеклесе Галиәсгар Камалның тууына 140 ел тулу уңаеннан, “Татар театр сәнгатенә нигез салучы" дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды. 
  Китапханәче Шакурова Г.М язучының тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды, китап күргәзмәсенә күзәтү үткәрде.
  

Чөнки аларда әйтелгән фаразлаулар бик күп очракларда чынбарлыкка туры килә. Һәр елның дүрт фасылы бар, һәр фасылның үз төсе, үз яме, үз хезмәте һәм үз эше. 16 гыйнвар көнне Урта Мишә авыл китапханәсендә ,табигать күренешләре турында сынамышлар укыдык. Елның һәр фасылы да үзенчәлекле, матур. Табигатьнең матурлыгын күрә белергә, аны саклый белергә кирәк.

Биредә Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары Васыйл Шәйхразиев җитәкчелегендә әлеге документның эскизын әзерләгән эшче төркем әгъзалары,Татарстанның Балтач, Саба,Теләче, Яшел Үзән, Кукмара, Югары Ослан, Мамадыш, Балык Бистәсе, Питрәч районнарыннан вәкилләр катнашты. Стратегиянең асылын яктырту максаты белән Казан федераль университеты профессоры Искәндәр Гыйләҗев, тел белгечләре чыгыш ясап, әлеге документның татар халкы өчен мөһимлеген ассызыкладылар. Киләсе очрашу Норлат районында булыр дип көтелә.

«Игелек эшлә дә суга сал, халык белмәсә,балык белер”, диләр  безнең халыкта. Шуңа күрә Баландыш төп мәктәбе укучылары һәр көн игелек кылырга омтыла.Чираттагысында , мәктәбебезнең 8 нче сыйныф укучылары авылыбызның хәтер тактасы – обелискны кардан чистарттылар.Алар бу эшне бик теләп һәм намус белән башкардылар.Мәктәбебездә мондый  тимурчылык эшләре педагог- оештыручы Мубаракшина Фәнүсә Габделбәр кызы җитәкчелегендә даими алып барыла.

Биредә стратегик документның эскизын әзерләгән эшче төркем әгъзалары, Татарстанның Балтач, Саба, Кукмара, Әтнә, Биектау, Теләче, Яшел Үзән, Югары Ослан, Мамадыш, Балык Бистәсе, Питрәч районнарыннан һәм массакүләм мәгълүмат чараларыннан вәкилләр, ә Теләче районнан  Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары  Нурмөхәммәтов Азат  Әнәс улы  җитәкчелегендәге  делегация катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International