ЯҢАЛЫКЛАР


17
гыйнвар, 2019 ел
пәнҗешәмбе

2019 елның  17 январендә   Алан авылы мәдәният йортында Алан авыл җирлеге Советының 2018 елда эшләгән эшләре турында отчет  җыелышы булды. Җыелышта Теләче муниципаль районы башлыгы Зарипов Ильдус Фатихович, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы  депутаты Разия Габделахатовна  Садыкова,  Теләче районы  оешма  җитәкчеләре  катнашты.  Алан авыл җирлегенең 2018 елда эшләгән эшләре турында  авыл җирлеге башлыгы  Хаҗиев Ә.Г. чыгыш ясады һәм алда торган  бурычлар белән таныштырды. Шулай ук  авыл җирлеге территориясендә урнашкан оешма җитәкчеләренең чыгышлары тыңланды. Соңыннан Теләче районы башлыгы И.Ф.Зарипов чыгыш ясады, авыл җирлегендә башкарылган эшләргә уңай бәя бирде. 


16
гыйнвар, 2019 ел
чәршәмбе

Җыенда Теләче муниципаль районы башлыгы Зарипов И.Ф., район, оешма җитәкчеләре катнашты. Җыен Олы Мишә авыл җирлеге үзешчәннәре, мәктәп, садик балалары катнашында концерт белән башланды.Олы Мишә авыл җирлеге башлыгы, җитәкчеләр 2018 елга эшләгән эшләренә отчет ясадылар.  

2019 елның 16 гыйнвар  көнендә Максабаш авылында яшәүче тыл ветераны Салихова  Фатыма Габделгәзиз кызына 90 яшь тулды. Шул уңайдан Фатыма апага Россия  Президенты Владимир Путинның, Теләче муниципаль район башлыгының тәбрикләмәсе тапшырылды, шулай ук Югары Кибәхуҗа  авыл җирлеге башлыгы исеменнән дә котлау сүзләре җиткерелде.

Алдагы тормышында да без аңа саулык hәм аяз, тыныч күк йозе теләп калабыз.

16 гыйнвар көнне Шармаш авыл китапханәсендә "Почемучки» клубы балалары өчен " Под парусом книги к острову здоровья» дигән чара узды. Балалар, бу көнне «күп төрле әдәби - спорт ярышлары» презентациясен карап, спорт турында күңелле шигырьләр укыдылар, әдәби - спорт викториналарында катнаштылар һәм спорт табышмаклары сорауларына җавап бирделәр.  Әлеге чарага «спорт әдәбиятта» дигән күргәзмә – тәкъдим әзерләнде, күргәзмәдә тәкъдим ителгән китапларда нинди дә булса спорт яки спорт атрибутлары турында сөйләнде.

Курсы проводят преподаватели из Елабужского колледжа культуры и искусств.  В рамках курса обучение пройдут 9 библиотекарей, не имеющие специального образования. Через год все должны получить дипломы, о среднем специальном образовании.

14 – 16 нчы  гыйнвар көннәрендә  математика  фәне буенча  “ Олимпка юл” республика олимпиадасының йомгаклау  этабы булып  узды. Математика фәне олимпиадасында Теләче урта гоумбелем мәктәбе укучылары Дәминова Жасмин һәм Исхаков Данияр  катнаштылар. Йомгаклау  этабында Дәминова Жасмин призер булды, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының дипломы белән бүләкләнде. Жәсминне   олимпиадага математика укытучысы  Р.Р. Гөзәирова  әзерләде. Зур уңышларыгыз белән  котлыйбыз!

Бу  уңышка  шөгыльләргә   хәрәкәтле  уеннар,  уен-эстафеталар, спорт  күнегүләре, йөгерүнең  төрле  төрләрен,  төп  хәрәкәт  күнегүләрен  кертеп  ирешеп  була. Саф  һавада  физкультура  шөгыльләрен үткәргәндә  эшчәнлекнең  төрләре  еш чиратлашып  тора: әкрен  йөгерү  уен  белән  алышына,  уен – төп  хәрәкәт күнегүе  белән. Шуны исәптә тотып безнең Айдар балалар бакчасында  физик үсеш эшчәнлеге зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркемендә саф һавада уздырыла.

Теләче урта мәктәбендә  сугыш чорында күпләп һаләк ителгән Холокост корбаннарына багышланган дәресләр һәм чаралар үтә.  Балалар “Кешеләр уяу булыгыз, геноцид кабатланмасын,” -диләр. Җиребезне, илебезне сугыш афәтләреннән саклыйк!

15 январьдә Олы Нырсы  урта гомумбелем бирү мәктәбендә беренче яртыеллык йомгаклар буенча ата-аналар җыелышы уздырылды. Уку нәтиҗәләре буенча укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Биктагирова А.Г. чыгыш ясады.Гаилә һәм мәктәпнең бала тәрбияләүгә йогынтысы турында 8 сыйныф җитәкчесе чыгыш ясады. Туклану режимы буенча сүзне мәктәп директоры урынбасары  Хайрутдинова М.Х.

 алды. Юл кагыйдәләрен Гиниятова Р.М аңлатты.

Олы Мишә урта мәктәбе укучылары кышкы, матур көннәрнең кадерен белеп калырга тырышалар. Балаларның сәламәтлекләрен ныгыту максатыннан, физик тәрбия дәресләре саф һавада уза. Укучылар чаңгы шуалар, хәрәкәтле уеннар уйныйлар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International