Мәктәпкәчә әзерлек төркеме тәрбиячесе Хисамутдинова Ләйсән Наил кызы һәм Муталлаповлар гаиләсе "Гасырлар дәвамында яңгыра, Туган тел!" дип исемләнгән Бөтенроссия гаилә иҗаты конкурсында катнашып, җиңүчеләр исемлегенә керделәр.
24 октябрь көнне Сауш авыл китапханәсендә "Пушкин картасы" программасы кысаларында «Туган ягыңны бел һәм ярат» темасы белән туган якны өйрәнү сәгате үткәрелде. Катнашучылар видеоролик ярдәмендә Сауш авылы үсешендә эз калдырган күренекле якташларыбыз белән таныштылар.
Бу бәйрәм гаиләдәге иң өлкән кешеләргә багышланган һәм төрле буын кешеләрен, якыннарны берләштерергә ярдәм итә.
Әлеге ярышларда өстәмә белем бирү педагоглары Заббаров Алмаз Фоат улы җитәкчелегендә ДООЦның 13 тәрбияләнүчесе катнашты.
Баланы китап укырга, аны яратырга бары гаиләдә генә өйрәтеп була. Бу аның тормышын гаҗәеп маҗаралар, хыялыйлык, әкияти тылсымнар белән баету дигән сүз. Төрледән-төрле китапларны, әдәбиятны аңларга нәкъ менә китапханәче ярдәм итә ала да инде...
26 октябрь көнне Яр Чаллы шәһәрендә "Ватан уллары" төбәк үзәгенең кул сугышы буенча ачык шәхси беренчелегендә катнаштылар.
24-26 октябрь көннәрендә Ижевск шәһәрендә кул сугышы буенча "Оружейниклар кубогы" Бөтенроссия ярышлары узды. 14-15 яшьлекләр арасында «Балаларны сәламәтләндерү – белем бирү (профильле) үзәгендә » тәрбияләнүче Майсурадзе Ангелина катнашты һәм көмеш медаль яулады. Ангелинаны һәм аның тренерлары В. Е. Белоусованы һәм А. Р. Шәйхетдиновны котлыйбыз.
2024 елның 26 октябрендә Баландыш төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары Татарстан Республикасы шәхси кубогының 3 этабының зона турында уңышлы чыгыш ясадылар һәм түбәндәге урыннарны алдылар:
Туган як. Туган авыл. Бу җылы сүзләр өлкәннәр өчен генә түгел, һәр сабый бала өчен дә газиз һәм кадерле булырга тиеш. Һәр кеше үзенең кайда туганын, кайда яшәгәнен белергә хокуклы. Балаларда туган төбәгенә, аның хөрмәткә лаеклы шәхесләренә, табигатенә ихтирам тәрбияләү уңаеннан 27 октябрь көнне Урта Мишә авыл китапханәсендә “Минем яраткан туган ягым” дип исемләнгән туган якны өйрәнү сәгате үткәрелде. Туган авыл, район турындагы китап – альбомнардан күргәзмә куелды. Үткәнен белмәгән халыкның киләчәге юк диләр. Шуңа күрә, һәр бала үз кече ватанының тарихын белергә тиеш дип уйлыйм мин.
Балалар "Тизрәк. Югарырак. Көчлерәк» исеме астында төрле конкурсларда катнаштылар. Чара барышында балалар күңелле сәяхәткә чыктылар. "Әкият-табышмак" станциясендә алар көз турында табышмаклар чиштеләр. "Уен" станциясендә алар хәрәкәтчән уеннарда катнаштылар. Балалар конкурсларда бик теләп катнаштылар.