ЯҢАЛЫКЛАР


11
гыйнвар, 2019 ел
җомга

Һәр кеше Яңа елны  түземсезлек белән көтә, ниндидер могҗизага өметләнә. 29 декабрь көнне Иске Җөри  авылы китапханәсендә  Яңа ел кичәсе үткәрелде.  Бәйрәмнең төп кунаклары Кыш бабай белән убырлы укучылар белән бергә күңел ачтылар, чыршы  әйләнәсендә  җырлар җырладылар, төрле ярышларда катнашып бүләкләр алдылар. Лотерея уйнату, күңелле дискотека укучыларның күңеленә хуш килде, һәркем күтәренке рух белән өйләренә таралды.

Бәйрәмдә барлык балалар әти әниләре белән бергәләп бәйрәм кичәсендә күңел ачтылар. Чыршы әйләнәсендә җыр җырлап әйләнделәр, биеделәр, җырладылар, шигырьләрен сөйләделәр һәм уеннар уйнадылар. Кыш бабай белән Кар кызы барлык балаларга да бүләкләр өләште. Бәйрәмгә килгән кунакларны кайнар коймак һәм плов белән сыйладык.

Татар  әдәбияты классигы, атаклы драматург, публицист һәм күренекле җәмагать эшлеклесе Галиәсгар Камалның тууына 140 ел тулу уңаеннан, Иске Җөри авылы китапханәсендә “Татар театр сәнгатенә нигез салучы” дип исемләнгән китап күргәзмәсе куелды. Әлеге күргәзмәдә драматургның куп кенә китаплары урын алды. Китапханәгә  килгән укучылар белән  күргәзмәгә күзәтү ясалды.

Кышкы каникуллар артта калды. Теләче урта мәктәбе укучылары, сәламәтлекләрен ныгытып укырга килделәр. Каникулдан  соң укый башлауның  авырлыгын истә тотып, информатика укытучысы  Ф.Ф. Гаптрахманов  дәресләрне кызыклы  һәм эчтәлекле итеп  укытырга тырыша. Балаларның каникулдан соң укуга кереп китү үзенчәлекләрен  социаль – педагог  Ф.Х. Шамиева өйрәнә.

Бу чара барышында балалар белән кышкы матурлык турында әӊгәмә үткәрелде, кыш турында табышмаклар, мәкальләр искә төшерелде. Балалар үзләренеӊ рәсемнәрендә кышкы матурлыкны тасвирладылар. Конкурста катнашучылар призлар белән бүләкләнде.

Әлеге күргәзмәдә язучының куп кенә китаплары урын алды. Күргәзмәнең төп максаты язучы турында мөмкин кадәр күбрәк мәгълүмат бирү. Китапханәгә  килгән укучылар белән  күргәзмәгә күзәтү ясалды.

Бу ялларны кызыклы һәм мавыктыргыч итеп  үткәрү максатыннан  Иске Җөри авылы китапханәсе  балалар  өчен  кызыклы чаралар үткәрде. 6 гыйнвар көнне китапханәче  Гильмутдинова Р.  Гильмутдинова Мәликә гаиләсенә тәрбиягә алынган балаларны китапханәгә чакырды. Алар өчен  китапханәдә "Тылсымлы кышкы әкиятләр" исемле күргәзмә оештырып, күзәтү үткәрелде. "Без кайсы әкияттән?" дип исемләнгән әдәби викторинада катнашып, балалар төрле әкият геройларын таптылар.Ахырдан балаларга тәм томнар һәм бүләкләр бирелде.

Бәйрәм төрле күңелле уеннар, конкурслар, биюләр, җырлар, кызыклы тамашалар белән үрелеп барды. Конкурсларда катнашучылар истәлекле бүләкләр алдылар.

Әлеге күргәзмә китап яратучы балаларга  яңа ел кәефе булдырырга, ә китаплар уку кышкы каникулларны онытылмаслык итеп уздырырга  ярдәм итәчәк. Барыгыз да  тылсымлы уку дөньясына кушылыгыз, яңа елны китаплар белән башлагыз!

Айдар авыл китапханәсендә, терроризмга каршы эш алып бару буенча, яңа ел бәйрәмнәрен үткәрү чорында «Терроризмга каршы бергәләп» дип исемләнгән буклетлар таратылды. Буклетта теракт янаганда  ашыгыч рәвештә җавап бирү өчен телефон номерлары, шартлаткыч җайланмага тап булганда нәрсә эшләргә һәм бу ситуациядә үзеңне ничек тотарга кирәклеге турында мәгълүмат җиткерелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International