Алар арасында язучы Факил Сафин аеруча үзенчәлекле урын алып тора. Ул кеше язмышына аеруча тирән үтеп керә, вакыт сулышын тоя, татар халкы алдында торган проблемаларны күтәрә.
3 гыйнвар көнне, Айдар авылы китапханәсендә татар язучысы Факил Сафинның тууына 65 ел тулу уңаеннан, «Еллар сыйган мизгелләр» дип исемләнгән китап күргәзмәсе эшләде. Иҗатына күзәтү үткәрелде. Китапханәгә килүчеләр язучының китапларын өйгә яздырып алдылар.
“Сезнең өчен, балалар!” дип исемләнгән чарада балаларга яңа елга багышланган викторина тәкъдим ителде. Барлык әзерләнгән сорау һәм биремнәргә балалар җиңел һәм төгәл җавап бирделәр, әдәби һәм спорт уеннарында да бик теләп катнаштылар.
Ә китапханәдә яңа китаплар-ул һәрвакыт кечкенә бәйрәм! 4 январь көнне китапханәче яшь китап укучылар өчен «Яңа елга яңа китап белән " дигән библиофреш үткәрде һәм хәзерге заман авторларының төрле яңа китапларын укучыларыбызга тәкъдим итте.
Бу китапханә системасы эшчәнлегендә мөһим юнәлеш. Бу юнәлеш китапханәгә мәгълүмат алу мөмкинлеге булмаган гражданнарның социаль яктан якланмаган категорияләренә китапханә хезмәтләрен яшәү урынына якынайта һәм китапханә турында мәгълүмат җиткерә. 2019 елда Айдар авыл китапханәсендә, өйгә хезмәт күрсәтү буенча беренче китап укучылар - Закировлар гаиләсе булды.
Бәйрәмдә балаларны Кыш бабай белән Кар кызы, яраткан әкият геройлары тәбрикләде. Балалар театральләштерелгән бәйрәм тамашасына, төрле уен-конкурсларга, викториналарга бик теләп катнаштылар. Бәйрәм җыр-бию, шигырьләр белән үрелеп барды.
Күргәзмәдә Д. Гайнетдинованың китаплары һәм язучы иҗаты буенча альбом тәкъдим ителде.
Теләче районы данын Шәтке, Теләче урта мәктәбе кызларыннан торган ике команда яклады. Тренер-укытучылар: Габделхаев Р.Х., Зәкиев Ә.Х.
Барлыгы 14 команда катнашкан әлеге ярышларда Шәтке мәктәбе кызлары командасы 2 урынны яулады. 1 урында – Кукмара, 3 урында – Кенәр командалары.
Призлы урын яулаган командаларга медаль, дипломнар тапшырылды.
Теләче муниципаль районының 1 нче номерлы балалар бакчасында әнә шундый исем астында акция оештырылды. Чараның максаты - балаларда туган якта кышлаучы кошлар тормышы турында күзаллауны киңәйтү. Кышын кошларны нәрсә белән ашатырга була һәм кайсы төрләре тукландыруга аеруча мохтаҗ, аларның урнашу урыны һәм үз-үзеңне тоту үзенчәлекләре турында балалар шөгыльләр, әңгәмәләр кысаларында өйрәнделәр. Танып белү процессын үстерү һәм кышлаучы кошларны алга таба күзәтү максаты белән балалар бакчасында җимлекләр конкурсы игълан ителде. Мәктәпкәчә яшьтәге балалар ата-аналары белән бергә, пластик шешәләрне, катыргы тартмаларны һәм агач конструкцияләрне кулланып, җимлекләр ясадылар. Акциядә катнашучыларның иҗади якын килүен һәм талантын балалар бакчасы администрациясе югары билгеләп үтте . Бу чараларның барысы да бер зур максат белән эшләнә– табигатькә мәхәббәт тәрбияләү. Балалар кышын да кошларга ярдәм итәргә кирәклеген аңларга өйрәнә. Педагоглар белән бергә балалар җимлекләрне элделәр. Хәзер балалар үзләренең җимлекләрен көн дә тикшереп, чистартып, җимнәр өстәп тораячаклар.
2018-2019 нчы уку елының иң озын чиреге- III чирек башланды. Кече Кибәхуҗа төп мәктәбе укучылары озын кышкы канкуллардан соң бик теләп белем алуга керештеләр.Уку чиреге уңышлы үтсен!
Балалар иҗат үзәгендә “Сюрприз” бию коллективы балалары өчен төрле мавыктыргыч уеннар, лотерея уены һәм дискотека оештырылды. Барлык балалар бик теләп килделәр, уеннарда кумәк катнаштылар. Бик матур итеп биеделәр, күңел ачтылар. Балалар бик шат калдылар.