13 декабрь көнне Балалар иҗат үзәге директоры Махмутова Зөлфия Шамил кызына Республика күләм семинарда Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының Рәхмәт хаты тапшырылды.
13 декабрь көнне Балалар иҗат үзәгенең өстәмә белем бирү педагогы Баева Зилә Рафаил кызына Республика күләм семинарда Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамотасы тапшырылды.
Яңа елга кадәр нәкъ ике атна калды һәм безнең Теләче районы Югары Кибәхуҗа урта мәктәбендә бәйрәм итүгә әзерлек башланды инде. Балалар мәктәпне яңа ел атрибутлары белән бик теләп бизи. "Яңа ел кәефе "иҗади эшләр конкурсында актив катнаша. Мәктәп территориясендә әкият атмосферасы тудыралар, кардан фигуралар ясыйлар.
9 декабрьдә профилактика чаралары кысаларында, Теләче урта мәктәбенең ЮИД отряды җәяүлеләр арасында юл хәрәкәте куркынычсызлыгы акциясен уздырды. Әлеге акциянең максаты - тәүлекнең караңгы вакытында җәяүлеләр арасында яктылыкны кайтаручы элементлар куллануны популярлаштыру. Акция барышында оештыручылар җәяүлеләрне туктатып, алар белән киемдә яктылык кайтаручы элементлар куллануның мөһимлеге турында сөйләштеләр һәм катнашучыларның киемнәренә фликерлар беркеттеләр.
13 декабрь көнне Казан шәһәре Киров районының 182 нче политехник лицеенда чит телләр укытучыларының республика форумы үткәрелде. Оештыручылар - ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм Казан федераль университеты. Форумда «Чит тел» фәне өлкәсенә кураторлык итүче район методик берләшмәләре җитәкчеләре, инглиз, француз һәм немец телләре укытучылары катнашты. Форумда Баландыш төп мәктәбенең инглз теле укытучысы Заббарова Г.Н. да катнашты.
Педагогик киңәшмәнең максаты: федераль дәүләт белем бирү стандартлары кысаларында мәктәпкәчә яшьтәге балаларның сөйләмен үстерүдә театральләштерелгән эшчәнлекнең роле турында педагогларның теортик һәм гамәли белем дәрәҗәсен күтәрү.
Тиздән Яңа ел бәйрәмнәре җитә. Теләче урта мәктәбе укучылары бик теләп Яңа ел бәйрәмнәренә азерләнә. Укучылар мәктәп тирәсендә кардан искиткеч сыннар ясыйлар. Алар барлык балалар һәм өлкәннәр кунелендә бәйрәм алды шатлыгын тудыралар.
12 декабрь көнне Максабаш авылында яшәүче тыл ветераны Усманова Тәгъзимә Рамазан кызына 90 яшь тулды. Шул уңайдан Тәгъзимә апага Россия Президенты Владимир Путинның, Теләче муниципаль районы башлыгы Илдус Зариповның тәбрикләмәсе тапшырылды, шулай ук Югары Кибәхуҗа авыл җирлеге башлыгы исеменнән дә котлау сүзләре җиткерелде.
Алдагы тормышында да без аңа саулык hәм аяз, тыныч күк йозе теләп калабыз.
Геройларыбыз турындагы истәлекләр һәркемнең күңелендә калсын һәм балалар үзебездән чыккан геройларның исемнәрен онытмасыннар өчен, Россия бәйрәмнәре календаренда 9 декабрь көнне бик тә үзенчәлекле дата – Ватан геройлары көне булдырылды. Бу истәлекле дата Россиядә ел саен билгеләп үтелә. Үз чиратыбызда без китап укучыларны Теләче районы Герое - Гөлбикә Кәримова белән таныштырдык. Әлеге мәгълүмат сәгатен үткәрүнең төп бурычы - балалар арасында патриотик тәрбия системасын камилләштерү иде.
Гаилә - җәмгыятьнең аерылгысыз өлеше, ул гармонияле шәхес формалаштыруга ярдәм итә. Аннан башка кеше җәмгыятьтән аерылган ялгызга әверелә. Һәр кеше өйдә аны якыннары һәм яраткан кешеләр көтүен тели. Кеше бары тик якыннары һәм туганнары арасында гына үзен якланган итеп хис итә һәм бу аңа кыенлыкларны, уңышсызлыкларны җиңәргә ярдәм итә. Гаилә - ул бөтен эшнең башы, бу - элекке буыннар һәм хәзерге буыннар арасындагы элемтә. Никах, балалар булу, гомуми хуҗалык алып бару үзенчәлекле мәгънәгә ия. Гаиләдэ кеше, аның карашлары, рухи кыйммәтләре формалаша. Һәм безнең бурыч - аны саклау өчен барысын да эшләү.