11нче ноябрь көнне Теләче 2нче балалар бакчасы базасында “Педагогларның конкурс хәрәкәтен методик яктан тәэмин итү” темасына мәктәпкәчә белем бирү учрежденияләре мөдирләре өчен районкүләм семинар булып узды. Семинар барышында төп теманы яктырткан чыгышлар ясалды һәм мөдирләрне кызыксындырган сорауларга җавап бирелде. Шулай ук семинарда катнашучылар игътибарына Теләче 2нче балалар бакчасына йөрүче балалар, тәрбиячеләр тырышлыгы белән әзерләгән концерт номерлары һәм Г.Камалның “Беренче театр” әсәре тәкъдим ителде.
Киңәшмәдә сүз мәктәпкәчә белем бирүдә төрле бәйгеләрдә катнашу буенча эшчәнлекне тагын да яхшырту, яңа инновацион технологияләрне куллану, балаларда зирәклекне үстерү эшен дәвам итү турында сүз барды.
11нче декабрь көнне Теләче 2нче балалар бакчасы базасында “Педагогларның конкурс хәрәкәтен методик яктан тәэмин итү” темасына мәктәпкәчә белем бирү учрежденияләре мөдирләре өчен районкүләм семинар булып узды. Семинар барышында төп теманы яктырткан чыгышлар ясалды һәм мөдирләрне кызыксындырган сорауларга җавап бирелде. Шулай ук семинарда катнашучылар игътибарына Теләче 2нче балалар бакчасына йөрүче балалар, тәрбиячеләр тырышлыгы белән әзерләгән концерт номерлары һәм Г.Камалның “Беренче театр” әсәре тәкъдим ителде. Семинар эшлекле үтте.
Александр Солженицынны бүген бөтен дөньяда беләләр. Нобель премиясе лауреаты, «Архипелаг ГУЛАГ» китабы авторы, күренекле социаль фикер иясе – XX гасыр тарихында төп фигураларның берсе.
Бу көнгә китапханәдә «Художник, мыслитель, пророк " китап-иллюстрацияләнгән күргәзмә оештырылды. Күргәзмә янында әңгәмә-диспут узды, яшь китап укучылар язучының иҗаты турында үз фикерләрен белдерделәр. Күргәзмә-презентация Солженицынның тормышы һәм иҗаты турында сөйли. Күргәзмә викторина белән бергә алып барыла, анда теләге булган һәркем катнаша ала. Аларга җавап бирү өчен язучының биографиясе белән танышырга һәм үзе язган әсәрләр белән танышырга кирәк.
Соңыннан без китапханәдә булган әсәрләр белән таныштык: «Не стоит село без праведника» «Матрёнин двор», «Раковый корпус», «Один день Ивана Денисовича» һ. б.
Бу - Советлар Союзы Геройлары, Россия Федерациясе Геройлары, Дан һәм Изге Георгий орденнары кавалерларын хөрмәтләү, мәрхүмнәрне искә алу көне. Шул уңайдан, Алан авылы китапханәсендә “Чал тарихтан килгән батырлык”дип исемләнгән күргәзмә оештырылды һәм көн дәвамында китапханәгә килүчеләргә бәйрәмнең тарихы һәм Ватан геройлары турында буклетлар таратылды.
Рәсәйнең иң истәлекле көне. Әлеге дата уңаеннан, Шәтке авылы китапханәсендә «9 декабря –отмечается День Героев Отечества” дип исемләнгән альбом ясалды.
Әлеге дата 2004 елдан башлап, Берләшкән Милләтләр оешмасы башлангычы белән үткәрелә. Шушы дата уңаеннан районыбыз мәктәпләрендә тематик сыйныф сәгатьләре, түгәрәк өстәлләр, гомуммәктәп линейкалары үткәрелде. Район үзәк китапханәсендә коррупцияне кисәтү, аңа каршы көрәшне яктыркан күргәзмә оештырылды. Шэдке урта мәктәбендә узган сыйныф сәгате район прокуроры урынбасары Рамил Зиннатуллин, муниципаль район башлыгының коррупциягә каршы көрәш буенча ярдәмчесе Чулпан Мирайханова, Теләче районы имам мөхтәсибе Исмагил хазрәт Фәләхиев, районның “ФОРПОСТ” җитәкчесе Радик Сәйфетдиновлар катнашты һәм чыгыш ясады.
Шул вакыттан бирле иң әһәмиятле дәүләт бәйрәмнәренең берсе-Конституция көне. Конституция дәүләтнең төп законы – илнең барлык хокукый системасының нигезе булып тора, башка законнарның мәгънәсен һәм эчтәлеген билгели. Айдар авыл китапханәсендә, Конституция көне уңаеннан, укучылар өчен "12 декабрь - Россия Федерацисе конституциясе көне" дигән белешмәлек эшләнде.
Рәсәйнең иң истәлекле көне. Әлеге дата уңаеннан, Шәтке авылы китапханәсендә «9 декабря –День Героев Отечества» дип исемләнгән китап-күргәзмә эшли башлады. Һәр кеше дә герой булмый, ләкин геройларның тормыш юлы һәм эшләгән батырлыкларын күреп без сокланып яшибез. Күргәзмәгә куелган китаплар укучылар өчен Ватан тарихы турында сөйли, китап укучыларны үз ватаннарын сөяргә өнди. Геройларның курку белмәс батырылкларын ачып бирә.