ЯҢАЛЫКЛАР


12
декабрь, 2018 ел
чәршәмбе

Китапханәче укучыларга кыскача бу көн турында аңлатып үтте. Аннары алар Татарстан республикасының төрле төр геройлары белән таныштырылдылар.  Бу чара мәдәният йорты белән берлектә үткәрелде.

Бу - Советлар Союзы Геройларын, Россия Федерациясе Геройларын, Дан һәм Изге Георгий орденнары кавалерларын хөрмәтләү, мәрхүмнәрен искә алу көне. 11 декабрь көнне Урта Мишә авыл китапханәсендә “Каһарман пионерлар” исемле темага презентация күрсәтелде. Илебез өчен даһи эшләр башкарган герой-батырларын халкыбыз онытырга тиеш түгел! Алар батырлыгы мәңгелек!

Конституция көне Россиядәге иң мөһим бәйрәмнәрнең берсе булып санала һәм ел саен 12 декабрендә билгеләп үтелә. 1993 елның 12 декабрендә кабул ителгән Төп закон Кешене, аның гражданлык хокукларын һәм демократик ирекләрен иң зур хәзинә дип игълан итте. Конституция Россиянең, социаль дәүләт буларак, федератив корылышы нигезләрен законнар белән ныгытты, аның прогрессив үсешенең хокукый нигезен булдырды, җәмгыять үсешенең яңа сәхифәсен ачты, гражданнар арасында татулыкны һәм үзара аңлашуны саклап калу өчен ныклы терәк булды. Әлеге датага багышлап Урта Мишә авыл китапханәсендә “Конституция – илнең төп законы” исемле темага күргәзмә куелып, әңгәмә үткәрелде.

Әлеге чараны уздыруның максатлары булып Россия Федерациясе төбәкләрендә һәм чит илләрдә татар телен, мәдәниятен саклау һәм үстерү, М.Җәлилнең иҗади мирасын популярлаштыру, бөек шагыйрьнең иҗатына кызыксынуны арттыру, яшь буынны патриотик рухта тәрбияләү, яшь талантларны ачыклау, аларга сәләтләрен күрсәтү өчен мөмкинлекләр тудыру. Урта Мишә авыл китапханәсе “Муса Җәлил татар телендә" номинациясендә шигырь укучылар бәйгесе үткәрде. Урта Мишә авыл китапханәсе укучылары әлеге бәйгедә катнашып Сертификат белән бүләкләнделәр.

Бәйге нәфис сүз сәнгатенә кызыксыну уяту, шигъри сүзнең матурлыгын һәм сәнгатьлелеген тоя белү сәләтен үстерү максатыннан үткәрелде. «Татар телендә уку» номинациясенең  18 яшьтән 25 яшькә кадәр булган яшь төркемнәре арасында катнашып, Фирүзә Фаляхова 2 урынны яулады. Җитәкчесе- Айдар авылы китапханәчесе Алсу Фаляхова.

РФ Конституциясе көне уңаеннан Айдар авылы китапханәсендә китап укучылар игътибарына "Конституция-тормышның төп законы"дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмәдә РФ Конституциясе тексты, шулай ук Россиянең дәүләт символикасына һәм Конституцияне булдыру тарихына багышланган китаплар тәкъдим ителде. Китапханәгә килгәч, «Россия Федерацисе конституциясенә 25 ел» дигән презентация карарга һәм викторина сорауларына җавап бирергә була.

Бу истәлекле дата РФ Дәүләт Думасы тарафыннан 2007 елның 26 гыйнварында билгеләнгән иде. Әлеге истәлекле дата уңаеннан 9 декабрь көнне  Ачы мәдәният йортында балалар өчен «Данлы геройлар белән горурланабыз! " дип исемләнгән әдәби - уен программасы үткәрелгән.  

Нәкъ менә коррупция демократик институтларның җимерелүенә китерә, икътисадый үсешне тоткарлый, еш кына дәүләтнең нигезен какшата. Кече бизнес вәкилләре эшчәнлегендә еш очраучы "беренчел чыгымнар" киртәсе - коррупция нәтиҗәсе.
7 декабрь көнне, коррупция көне уңаеннан, Айдар авылы мәдәният йортында "Коррупциягә каршы бергәләп көрәшик" дигән мәгълүмати күргәзмә оештырылды. Күргәзмә үз эченә коррупциягә карата әдәби китаплар һәм «Коррупциягә юк!"дип аталган буклетлар эшләп куелды.

Айдар авылы җирлегенә караган Айдар авылы һәм Субаш керәшен авылы үзешчәннәренең чыгышын көчле алкышларга күмде Баландыш авылы халкы. Җырчыларга кушылып җырлап, күңелле ял иттеләр. Кабат әлегедәй җылы очрашулар кирәклеген теләп калдылар.

Моннан егерме биш ел элек 1993 елның декабрендә бөтенхалык тавышы белән кабул ителгән Төп Закон җәмгыятебезнең социаль-сәяси һәм икътисадый тормышының төп принципларына нигез салды.

Бүгенге Конституция - Россия дәүләтенең демократик үсешенең ныклы нигезе. Бу игелекле ниятләр декларациясе генә түгел, турыдан-туры гамәлдә булган реаль документ.

12 декабрь көнне, Теләче җирлекара китапханәсендә шушы көнгә багышланган «Конституция – илнең төп законы» исемле китап күргәзмәсе куелды. Күргәзмәдә Россиянең дәүләт символикасына һәм Конституцияне булдыру тарихына багышланган китаплар тәкъдим ителде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International