Россия Конституциясе - ул демократик дәүләт төзелешенең төп нигезе. Һәр гражданин үз иленең төп законнарын белергә тиеш. Законнарны белү һәм аларны тиешле урында куллана белү-аларның сыйфатын күтәрергә мөмкинчелек бирә. Шушы истәлекле дата уңаеннан, Алан авылы китапханәсендә “Сөйлә,Тарих!” дип исемләнгән күргәзмә оештырылды. Китап укучыларга Россия тарихы турында һәм Конституция турында материаллар тәкъдим ителде.
“Теләче” балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе командасы данын Шәтке урта мәктәбе (тренер-укытучы Габделхәев Р.Х.) кызлары яклады. Барлыгы 4 команда катнашты: Кукмарадан-2 команда,Теләче районныннан-1 команда, Удмуртиянен Алнаши районыннан 1 команда. Ярыш нәтиҗәләре буенча Теләче районы командасы 4 урында калды.
Әлеге турнирда катнашу мөмкинлеге тудырган өчен ООО “Агролак” ширкәте генераль директоры Гыйләҗетдинов Ф.Ф. олы рәхмәтебезне җиткерәбез.
Татарстан Республикасы җыелма командасы составында“Теләче” спорт мәктәбе тренеры Кыямов Айрат җитәкчелегендә «Теләче» спорт мәктәбе укучылары да чыгыш ясады.
Балалар үз эшләрендә илебезнең төп законына, аның аерым бүлекләренә мөнәсәбәтен күрсәтергә тырыштылар. Балалар үз эшләренең төп темасы итеп гаилә һәм гаилә бәхете темасын сайладылар. Әлеге юбилей күргәзмәсе аша балалар юридик юнәлештә белемнәрен арттырдылар, һәм бу чара шулай ук безнең мәктәпнең тәрбия эшендә билгеле бер адым булды.
Россия Конституциясенең 25 еллыгы уңаеннан, укучыларга патриотик тәрбия бирү, патриотик аң формалаштыру, Туган илгә тугрылык, ил алдында гражданлык һәм конституцион бурычларны үтәүчеләр әзерләү максатыннан, Кече Кибәхуҗа төп мәктәбендә тематик сыйныф сәгатьләре үтте.
Күргәзмә А. И. Солженицынның иҗаты, тормышының төп этаплары, аның әсәрләре белән таныштыра.
Бу көн җәмгыять өчен мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең проблемаларына игътибар итәр өчен дә кирәк. Шул уңайдан Ямбулат авылы китапханәсендә дә инвалидлар ункөнлеге кысаларында сәламәт яшәү рәвешенә багышланган китап күргәзмәсе оештырылды, "Авырлыкны җиңәр өчен көч кирәк, ә кешегә һәрчак җылы сүз кирәк!" дигән шәфкатьлелек рейды үткәрелде. Китапханәче инвалидларның өйләренә барып хәлләрен белеп кенә калмады, аларны яңа китаплар, газета - журналлар белән дә таныштырды.
Билгесез солдат көне - Россия тарихында истәлекле даталарның берсе, ул һәръелны 3 декабрь көнне билгеләп үтелә. Бу истәлекле көн - яу кырларында башларын салып, исемнәре ачыкланмый калган сугышчыларны - Ватаныбыз улларын искә алу, аларның батырлыгы алдында баш иеп, хәтерләрне яңарту ул. Шул уңайдан, Ямбулат авылы китапханәсендә "Синең исемең билгесез, батырлыгың тиңдәшсез" дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды. Китапханәче китап күргәзмәсенә күзәтү үткәрде.
Халык сагынган үз чорындагы җырларны, уеннарны. Дискотекага бик күп кеше җыелды. Алар рәхәтләнеп биеделәр, элеккеге уеннарны уйнадылар. Киләчәктәдә шушындый мәдәни чаралар булсын иде дигән теләк белән таралыштылар.
Бу көн Олы Мәтәскә авылында да билгеләнеп үтте. Мәдәният хезмәткәрләре бу темага яшьләр белән әңгәмә үткәрделәр. Илдә ришвәтчелек чәчәк ата. Моңа каршы көрәшү бик авыр. Аны тиз генә туктату мөмкин түгел. Шушылар турыда яшьләргә кыскача аңлату эше алып барылды.