ЯҢАЛЫКЛАР


14
декабрь, 2018 ел
җомга

Әлеге датага багышлап 12 декабрь көнне, Казаклар авылы китапханәсендә “Конституции Российской Федерации – 25 лет ” дип исемләнгән темага күргәзмә куелды һәм аңа күзәтү ясалды.

Александр Солженицынны бүген бөтен дөньяда беләләр. Нобель премиясе лауреаты, «Архипелаг ГУЛАГ» китабы авторы, күренекле социаль фикер иясе – XX гасыр тарихында төп фигураларның берсе. Солженицын иҗаты Ватанга чиксез мәхәббәт һәм шул ук вакытта аның өчен авырту һәм кызгану хисләре белән сугарылган. Әлеге дата уңаеннан, Урта Мишә авыл китапханәсендә язучының тормыш юлы һәм иҗатына багышланган "Бөек язучы – Александр Солженицын" дип исемләнгән  күргәзмә һәм буклет ясалды. 

 “Күренеп тор” акциясе кысаларында  Теләченең 3нче номерлы балалар бакчасында ЮХИДИ бүлекчәсенең әйдәп баручы белгече Ягафарова Г.Н.  катннашында танып-белү чарасы узды. Билгеле булганча, әгәр җәяүледә яктылык  кайтаргыч элементлары булса, машина йөртүчеләр аны якын фаралар белән 150 метр, ә ерак фаралар белән 400 метр ераклыктан күреп алачак.Әлеге чара тәүлекнең караңгы вакытында балалар катнашында юл хәрәкәте иминлеген пропагандалауга юнәлтелгән. “Күренеп тор” проекты балаларга  яктылык кайтаргыч элементлар ( каеш, сумкага тагыла торган әйберләр; киемгә ябыштырыла торган термоаппликацияләр) өләшергә тәкъдим итә. Чара ахырында балалар яктылык  кайтаргыч элементлары белән флэшмобта катнаштылар.

Әлеге дата белән без Дәүләт символлары илебез тарихының үзенчәлекле якларын, башка илләрдән аермасын чагылдыруын ачыклау, Дәүләт символларына карата гражданнарның ихтирамы - дәүләт сәясәтенә, үз халкына ихтирамының, Ватанына мәхәббәтнең һәм горурлыкның чагылышы икәнлеген анлыйбыз.

  12 декабрь көнне Айдар мәдәният йортында әлеге чарага багышлап конституциягә, дәүләт символикасына хөрмәт, патриотизм һәм үз илеңә, республикаңа һәм шәһәреңә мәхәббәт тәрбияләү йозеннэн тематик слайд күрсәтелде.

«Добра идет по земле» исемендәге акциягә кушылып, инвалидлар декадасы уңаеннан 7 декабрь көнне Югары Кибәхуҗа авыл мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре авылыбызның ин күп китап укучысы, иң актив мәдәният йорты тамашачысы булган Галлямовлар гаиләсендә булдылар.  Аларның хәлләрен белешеп, китапханәгә кайткан яңа китаплар белән таныштырып, әңгәмә корып кайттылар.

12 декабрьдә Россия Федерациясенең күпмилләтле халкы илебез тарихында иң мөһим дәүләт бәйрәмнәренең берсе – Конституция көнен билгеләп үтә.  Илебезнең әлеге Төп Законы Россияне демократик, хокукый федератив дәүләт дип игълан итте, гражданлык җәмгыятенең асыл кыйммәтләрен – шәхес хокукларын һәм ирекләрен хөрмәт итүне, халыкларның тигез хокуклылыгын раслады.    12  декабрь көнне Баландыш төп мәктәбендә   Россия Конституциясе көне уңаеннан   линейка үткәрелде.   Линейкада  укучылар бәйрәм тарихы,   бу көннең әһәмияте турында сөйләштеләр.   Очрашуда Җирле үзидарә депутаталары  Хузин Ю.Р һәм Заббарова Г.Н. катнашты . 


12
декабрь, 2018 ел
чәршәмбе

Конференция эшендә Теләче муниципаль районының база балалар бакчалары җитәкчеләре Хәсәншина Ф. Ф., Габделхакова Г. В., Салихова Р. Х. һәм мәктәпкәчә белем бирү буенча методисты Сәетова А. Н. катнаштылар.

Конференция мәктәпкәчә белем бирүне үстерүнең актуаль проблемалары чишелешләрен фәнни эзләү нәтиҗәләрен куәтләү һәм күрсәтү максатыннан оештырылган иде.

Бу чара барышында балалар белән кышкы матурлык турында әңгәмә үткәрелде, кыш турында табышмаклар, шигырьләр искә төшерелде. 
Балалар үзләренең рәсемнәрендә кышкы матурлыкны чагылдырдылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International