Бәйрәм чарасы түгәрәк өстәл артында үтте. Китап укучылар шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар, аралаштылар, районыбызда узган “Җәлил укулары” конкурсының “Җәлил татарча” номинациясендә махсус бүләккә ия булган Айрат Якупов һәм Рүзәл Гәрәевка дипломнар һәм бүләкләр тапшырылды.
“Бозда сак булам” республика балалар рәсеме һәм видеоролик конкурсының җиңүчеләре һәм “Янгын сүндерүче” статуэткасын һәм дипломнарын алучылар арасында безнең 3нче балалар бакчасына икенче кечкенәләр төркеменә йорүче Галиев А. да бар иде. Балалар бакчасы коллективы җиңүчеләрне котлый һәм әти-әнисенә зур рәхмәтен белдерә.
Менә безнең яраткан кыш айлары да килеп җитте. Кышын балаларга ачык һавада йөрү, күңел ачу өчен бик әйбәт вакыт кына түгел, ә сәламәтләндерүнең яхшы ысулы да булып тора. Урамда йөрү вакытында балалар кәеф күтәренкелеге алалар, шуның өстенә уртак эшчәнлек социаль күнекмәләрне үстерә һәм дуслык, җаваплылык хисе тәрбияли.
Балаларга саф һавада кызык.Үсеп килүче организмның физик үсешенә ярдәм итә торган спорт уеннарын һәм күнегүләрен балалар бик яраталар.Аларга табигать күренешләрне күзәтү, су һәм кар кулланып тәҗрибә ясау бик ошый. Без сабыйларда күзәтүчәнлек, фантазияларын үстерәбез. Участокта кошларны ашатып, без аларда игелеклелек, ярдәмчеллек тәрбиялибез.
Теләче № 2 балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр ел саен Яр Чаллы шәһәренең «1 нче номерлы балалар һәм яшьләр иҗат сарае» тарафыннан үткәрелә торган «Бәхет йолдызы» милли татар сәнгате Республикакүләм фестиваль-конкурсында катнаша. Быел да бубәйгегә музыка җитәкчесе Рафикова Л. А. җитәкчелегендә балалар вокаль чыгыш әзерләделәр. Узган атнада конкурсның нәтиҗәләре билгеле булды: безнең балалар Зиннәтуллин Р. Х. һәм Гыймадиева Д. Д. "Кәләпш-калфагым" җырын башкарган өчен "Вокал-ансамбль"номинациясендә I дәрәҗә Диплом белән бүләкләнде. Тәрбияләнүчеләребезне һәм педагогны чираттагы җиңү белән котлыйбыз һәм киләчәктә дә иҗади уңышлар телибез!
Күргәзмәгә куелган җыентыкларның авторлары тәмәке тарту һәм эчкечелек проблемаларына яңача карарга мәҗбүр итә. Хәзерге җәмгыятьтә эчкечелек һәм тәмәке тарту проблемасының актуальлеге сәламәт яшәү рәвеше өчен көрәшне көчәйтү таләп итә.
3 нче декабрь көнне илебездә Билгесез солдат көне билгеләп үтелә. Теләче урта мәктәбе укучылары Бөек Ватан сугышында һаләк булган геройлар һәйкәленә чәчәкләр куйдылар.
Матур һәм бай эчтэлекле концерт программасын Кибәхуҗа авылы тамашачысы бик җылы кабул итеп, көчле алкышларга күмде.
Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы тарафыннан оештырылган республика күләм наркотикларга каршы “Здоровое поколение – сильная страна”инновацион проектлар эшләү буенча йомгаклау этабы, 23 ноябрь көнне Казан шәһәрендә узды. Югары Кибәхуҗа авыл мәдәният йорты директоры Миннекаев Фәнил Минҗан улы бу конкурста “Балачак – тәрбия сагында” исемле проект белән катнашып лауреат исеменә лаек булды һәм ноутбук белән бүләкләнде.
Долгожданное событие состоялось для жителей Тюлячинского района: теперь им доступно 20 обязательных общедоступных федеральных телеканалов в цифровом качестве. К 10 телеканалам пакета РТРС-1 (1 канал, Россия 1+ ГТРК Татарстан, Матч ТВ, НТВ, Пятый канал, ОТР, ТВЦ, Карусель, Россия 24, Россия Культура, а также трех радиоканалов «Радио Россия + ГТРК Татарстан», «Маяк», «Вести FM») добавились еще 10 каналов второго пакета РТРС-2 (Рен ТВ, СПАС, СТС, Домашний, ТВ3, Пятница, Звезда, Мир, ТНТ, Муз ТВ).