Бу көн дәүләт ял көне түгел, ләкин үлем синдромына каршы актив көрәш алып баручылар өчен бик мөһим һәм җитди дата. 1 декабрь көнне Урта Мишә авыл китапханәсендә Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көне уңаеннан "СПИД – җәмгыятькә үлем куркынычы яный" дип исемләнгән күргәзмә оештырылды һәм күзәтү үткәрелде. Күргәзмәнең максаты-ВИЧ - СПИД проблемасы турында белемнәрне пропагандалау.
Әлеге очрашу вакытында балалар белән “Шүрәле ” әкияте буенча рәсем ясадылар һәм әлеге әкиятне сөйләп күрсәттеләр. Татар халык биюен башкардылар. Бәйрәм чәй табыны артында дәвам итте.
3 декабрь көнне Теләче районы буенча инвалидлар һәм сәламәтлекләре чикле укучылар арасында “ГТО глазами ребенка”- дип исемләнгән рәсем конкурсында 1 урынга лаек булды, җитәкчесе Олы Нырсы авыл китапханәчесе Гыйниятова Л.Г.
1 декабрь көнне Теләче районында сәламәтлекләре чикле балалар арасында үткәрелгән «Разноцветный мир» дип исемләгән конкурста Тәләче районының 2 сыйныф укучысы Кутузов Тимур 2 урынны яулады, җитәкчесе Олы Нырсы авыл китапханәчесе Гыйниятова Л.Г.
1 декабрь көнне Теләче урта мәктәбе укытучылары инглиз теле буенча VIII Бөтенроссия ачык «Learn to win!» конкурсында катнаштылар. 5-9 нчы сыйныф укучылары актив катнашкан өчен II дәрәҗәдәге дипломнар белән бүләкләнделәр. Конкурска укучыларны әзерләгән инглиз теле укытучылары А.С. Гыймаевага һәм Л.К. Хәмидуллинага рәхмәт хатлары бирелде.
Шул уңайдан, 3 декабрь көнне Шәтке авыл китапханәсендә рәсемле китап-күргәзмә ясалды. Кургәзмәгә сугыш турындагы китаплар куелды. Геройлар турында, билгесез солдат каберләре ясалган рәсемнәр урнаштырылды.
Шул максаттан, Олы Мәтәскә авылы китапханәчесе “Билгесез солдат истәлегенә” обелиск янында мәгълүмәти сәгать үткәрде. Бу чарада 5 сыйныф укучылары катнашты. Китапханәче аларга бу көннең ничек, кайчан барлыкка килүе турында кыскача информация бирде. Ахырдан укучылар “ Билгесез солдат” истәлегенә обелискка чәчәк куйдылар.
Башта китапханәче язучының тормыш юлы һәм иҗатлары белән таныштырды. Аннары укучылар драматургның “Беренче мәһәббәт” исемле әсәрен рольләргә бүлеп укыдылар. Соңыннан әсәргә анализ ясалды.
Шул уңайдан мәдәният учакларында, китапханәләрдә концерт, күргәзмәләр оештырыла.
Инвалидлар декадасы кысаларында, Шәтке авыл китапханәчесе сәламәтлекләре чикле булган авылдашларның өйләренә барып хәлләрен белеп, күчтәнәчләр тапшырдылар. Китапханәче аларны яңа кайткан китаплар белән дә таныштырды.
Шул уңайдан, 2 декабрь көнне Шәтке китапханәчесе белән мәдәният йорты директоры “Кояшкай” берләшмәсенә йөрүче балалар белән мастер –класс үткәрделәр. Алар инвалид балалар тәрбияләүче әниләргә энә кадагычлар ясадылар.