ЯҢАЛЫКЛАР


5
декабрь, 2018 ел
чәршәмбе

Китапханәче китапханәгә килгән китап укучыларны язучының тормыш юлы, иҗаты белән таныштырды, әсәрләренә  күзәтү ясады.

2 декабрь көнне Баландыш авыл китапханәчесе, мәдәният йорты директоры һәм авыл җирлеге башлыгы берлектә җирлек территориясендә яшәүче инвалидларның өйләрендә булдылар. Авыл җирлеге башлыгы нык сәламәтлек, озын гомер теләп азык-төлек тутырылган күчтәнәч пакетлары тапшырды.

Әлеге чарада Теләче балалар китапханәсе хезмәткәрләре тарафыннан мөмкинлекләре чикле балаларга китаплар бүләк ителде. Бу матур традиция инвалидлар ункөнлегендә ел да үтәлә. Даими рәвештә китапханәгә йөри алмаган укучыларыбыз канәгать калырлар һәм китап укуга кызыксынулары артыр дип өметләнәбез.

Бу көн дәүләт ял көне түгел, ләкин үлем синдромына каршы актив көрәш алып баручылар өчен бик мөһим һәм җитди дата. 1 декабрь көнне Урта Мишә авыл китапханәсендә Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көне уңаеннан "СПИД – җәмгыятькә үлем куркынычы яный" дип исемләнгән күргәзмә оештырылды һәм күзәтү үткәрелде. Күргәзмәнең максаты-ВИЧ - СПИД проблемасы турында белемнәрне пропагандалау.

Әлеге очрашу вакытында балалар белән “Шүрәле ” әкияте  буенча рәсем ясадылар һәм әлеге әкиятне сөйләп күрсәттеләр. Татар халык биюен башкардылар. Бәйрәм чәй табыны артында дәвам итте.

3 декабрь көнне Теләче районы буенча инвалидлар һәм сәламәтлекләре чикле укучылар арасында “ГТО глазами ребенка”- дип исемләнгән  рәсем конкурсында 1 урынга лаек булды, җитәкчесе Олы Нырсы авыл китапханәчесе Гыйниятова Л.Г.

1 декабрь көнне  Теләче районында сәламәтлекләре чикле балалар арасында үткәрелгән «Разноцветный мир» дип исемләгән конкурста Тәләче районының 2 сыйныф укучысы  Кутузов Тимур  2 урынны яулады, җитәкчесе Олы Нырсы авыл китапханәчесе Гыйниятова Л.Г.

1 декабрь  көнне Теләче урта мәктәбе укытучылары   инглиз теле буенча VIII Бөтенроссия  ачык «Learn to win!» конкурсында катнаштылар.  5-9 нчы сыйныф укучылары актив катнашкан өчен II дәрәҗәдәге дипломнар белән бүләкләнделәр.  Конкурска укучыларны әзерләгән  инглиз теле укытучылары А.С. Гыймаевага  һәм   Л.К. Хәмидуллинага   рәхмәт хатлары бирелде.

Шул уңайдан, 3 декабрь көнне Шәтке авыл китапханәсендә рәсемле китап-күргәзмә ясалды. Кургәзмәгә сугыш турындагы китаплар куелды. Геройлар турында, билгесез солдат каберләре ясалган рәсемнәр урнаштырылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International