ЯҢАЛЫКЛАР


22
октябрь, 2024 ел
сишәмбе

15 октябрь көнне Теләче балалар китапханәсе Пенза өлкә китапханәсе үткәрә торган «Китапханәдә Лермонтов шигърияте көннәре» XII Халыкара акциясенә кушылды. Әлеге чарага чакырылган балалар М.Ю. Лермонтовның иҗаты һәм тормыш юлы турында презентация карадылар. Уртанчы сыйныф укучылары өчен «М.Ю. Лермонтов әсәрләре геройлары» дигән әңгәмә дә бик җанлы үтте. Әңгәмәнең максаты – китап укучыларны Михаил Юрьевичның әдәби мирасына тарту иде. Кемдер күргәзмәдә тәкъдим ителгән китаплардан сайлап алынган әсәрне укыса, ә кайберәүләр Лермонтовның шигырь юлларын хәтереннән искә төшерде. Чара җылы, дустанә мөнәсәбәттә үтте.

Айдар авылы китапханәсендә «Пушкин картасы» проекты буенча «Ярат һәм бел туган төбәгеңне!» дип исемләнгән туган якны өйрәнү әдәби программасы узды. Туган як тарихын, биредә яшәүче кешеләр турында белү – кызык, дөрес, кирәк һәм мөһим эш. Әлеге чарада биш станция аша кече ватаныбыз, төбәгебез тарихы буйлап сәяхәт кылдык.

Нет ничего более очаровательного, чем место, где ты провел свое детство. Да, в родном селе есть красивые  места: леса, поля, луга. Чего стоят только реки и озера нашего села!  13 октября в Большеметескинской сельской библиотеке был проведен познавательный час "Авылым урамнары ни сөйли?". В ходе мероприятия  участвующие узнали о развитии и истории села, о людях, внесших большой вклад в развитие села. Так же узнали о происхождении имен улиц, рек, озер, родников. Читали стихи наших земляков о родном крае.

Баландыш авыл китапханәсендә бу дата уңаеннан  «Китапханәдә Лермонтов шигърияте көне» үткәрелде. “Лермонтов шигърияте” дигән китап күргәзмәсе куелды. Китапханәче балаларны шагыйрьнең тормышы һәм иҗаты белән таныштырды, бу гаҗәеп кешенең кыска, ләкин шундый якты биографиясендәге кызыклы фактлар турында сөйләде. Чарада шагыйрьнең төрле чорларда язган бик күп шигырьләре яңгырады.

Бөек рус шагыйре Михаил Юрьевич Лермонтовның тууына 210 ел тулу уңаеннан Казаклар авылы китапханәсендә яшь укучылар өчен "Лермонтовны яңадан укып" дигән шигъри сәгать үткәрелде. Чара барышында балалар кызыклы вакыйгалар турында белделәр, шулай ук шагыйрьнең биографиясе белән таныштылар. Чарада тормышның төрле чорларында язылган "Ватан", "Кавказ", "Парус" шигырьләре, "Бородино"шигыреннән өзекләр яңгырады.


18
октябрь, 2024 ел
җомга

2024 елның 22 октябрь көнне Татарстан Республикасы Дәүләт техника күзәтчелеге идарәсенең Теләче муниципаль районы буенча бүлегендә гражданнарны кабул итү уздырыла. Кабул итү вакыты: 09.00-12.00 кә кадәр.

"Эколяталар белән  агачларны коткарабыз!"- шундый девиз астында Теләче 3 нче номерлы балалар бакчасында уртанчы төркеме тәрбияләнүчеләр (тәрбиячесе Хафизова А.Р.) «БумБатл» Бөтенроссия макулатура җыю акциясендә актив катнаштылар. Билгеле булганча, бер кеше елына уртача 150 кг га кадәр кәгазь чыгарып ата. Ә 1 тонна кәгазь алу өчен якынча 10 агач һәм 20 000 литр су тотыла. Макулатураны икенчел эшкәртүгә тапшырып, чүплекләрнең зурлыгын киметеп кенә калмыйча, табигать ресурсларын сизелерлек экономияләргә, суның пычрануын киметергә дә мөмкин. Тәрбияләнүчеләребез 150 кг макулатура җыйдылар.

Үсеп килүче буынга рухи-патриотик тәрбия бирү максатыннан бүген  «Алдынгылар хәрәкәте» остазлары һәм яшь армиячеләр активистлары Теләче 3нче номерлы балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркеменә йөрүче балаларга танып-белү экскурсиясе үткәрделәр.  Тәрбияләнүчеләр Бөек Ватан сугышында һәлак булган сугышчыларга куелган һәйкәлне карадылар. Остазлар балаларга сугыш, һәм якташ катнашкан каһарманнарыбыз турында сөйләделәр. Чара ЮИД үсеше һәм «Алдынгылар хәрәкәте» нигезендә остазлык принципларын кертүгә ярдәм итә.

Шул уңайдан 12 октябрь көнне Урта Мишә авылы китапханәсендә, клуб белән берлектә “Хәтер исән икән – тарих бар” дип исемләнгән хәтер сәгате үткәрелде. 1552 елның 15 октябре - татар халкы өчен иң фаҗигале көн, үз дәүләтчелеген югалту көне булып тора. Укучылар Казан ханлыгы тарихы, Сөембикә - ханбикәнең идарә иткән еллары белән таныштылар. Әлеге мөһим вакыйгага багышланган “Чорлар аша тарихыбыз дәшә” исемле китап күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмә татар халкы тарихы белән кызыксынучы киң даирә укучыларга исәпләнгән.

 Шул уңайдан Пенза өлкә балалар һәм яшүсмерләр өчен китапханәсе инициативасы буенча «Китапханәдә Лермонтов шигърияте көне» ХII төбәкара акциясе игълан ителде.  Иске Җөри авыл модель китапханәсе акция кысаларында «Лермонтовны укыйбыз» дип исемендәге шигърият сәгате үткәрде. Иске Җөри урта мәктәбенең 7 сыйныф укучылары шагыйрьнең биографиясе, иҗаты һәм тормышыннан кызыклы фактлар белән таныштылар. Аннары балалар шагыйрьнең «Утёс», «Молитва», «Ангел», «Тучи» кебек шигырьләрен тирән эчтәлекле итеп укыдылар. Әлеге истәлекле көнгә «Лермонтовның шигъри дөньясы» дип исемләнгән күргәзмә әзерләнде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International