Һәр елны, көзге уңышны җыеп алганнан соң, Теләче 2нче балалар бакчасында балалар белән көзге бәйрәмнәр үткәрелә. 23 нче октябрь көнне зурлар төркемә йөрүче балалар белән " Уңыш бәйрәме» исемле бәйрәм үткәрелде. Балалар залга күңелле музыка астында керделәр 1әм алар янына көтмәгәндә кунак булып «Көз кызы» килде. "Көз кызы" яшелчә һәм җиләк-җимеш турында табышмаклар әйтте, күңелле музыка астында балалар белән « Утырт һәм уңышны җыеп ал», « Уңыш аукционы», « Бәрәңге чүплә» уеннарын уйнады. Бәйрәм күңелле, кызыклы үтте. Әти-әниләр дә зур кызыксыну белән балаларның җырларын һәм шигырьләрен тыңладылар, алар белән бергә уеннарда катнаштылар.
Шул уңайдан Айдар авылы китапханәчесе А.Фаляхова «Дан сиңа, комсомол! " дип исемләнгән буклет әзерләде.
23 нче апрель көнне Теләче урта мәктәбенең 9-11 нче сыйныф укучылары өчен көзге бәйрәм үткәрелде. Укучылар төрле конкурсларда катнаштылар, биеделәр, җырладылар. Көзге муллыкка, бердәмлеккә, хезмәткә багышланган кичә бик күңелле үтте, барысына да ошады.
"Көзге байлык" дип аталган күргәзмә оештырылды. Бәйрәм дә бик матур булды, балалар шигырьләр сөйләделәр, җырлар башкардылар, биеделәр, күңелле уеннар уйнадылар. Ә инде залга Көз кызы - Сөмбелә килеп кергәч балаларның күңелләре тагы да күтәрелеп китте, бәйрәмдә төрле әкият геройлары да катнашты . Бәйрәм бик матур һәм күңелле үтте.
Кече Кибәхуҗа төп мәктәбендә традиция буенча Сөмбелә бәйрәме үтте.Бәйрәмдә көзге яшелчәләр, җиләк- җимешләрдән, яфраклардан ясалган фигуралар, эшләнмәләр парады үтте, укучылар көз патшабикәсе – Сөмбеләне каршы алдылар, биеделәр, күңел ачтылар.
Укучылар көзге уңышларны танып белү буенча викторинада, яшелчә, жиләк - жимешләрне әйтү буенча бәйгедә көч сынаштылар, көзгә багышлап табышмаклар чиштеләр, көзгә карата жырлар, биюләр биеделәр, башка уеннарда да бик актив катнаштылар. Көзге бал балаларга бик ошады.
Әлеге буклет игеннәрне урып – җыюны башыннан алып ахырына кадәр башкарган, алдынгы комбайнерлар, аталы – уллы Шариповлар гаиләсенә багышланды.
31 октября 2018 года с 10.00 до 13.00 Уполномоченным по правам ребенка в Республике Татарстан совместно с председателем Комитета по социальной политике Государственного Совета Республики Татарстан С.М.Захаровой, республиканскими министерствами и ведомствами проводится День правовой помощи гражданам «Детский вопрос».