Киңәшмә эшендә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Илсур Гәрәй улы Хадиуллин, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының гомуми белем бирү идарәсе башлыгы Тамара Трофим кызы Федорова, «Республика белем бирү сыйфатын мониторинглау үзәге» директоры Айрат Ринат улы Мөхәммәтов катнашты. Пленар утырышта республикада белем бирү сыйфатын күтәрү буенча фикер алыштылар. Аннары семинар-киңәшмәдә катнашучылар информатика, геометрия, инглиз теле буенча күрсәтмә дәресләр, педагогик остаханәләрдә булдылар, «проектлар фестивале» н карадылар, анда «мәктәпне үзгәртә торган проектлар», «балалар бакчасын үзгәртә торган проектлар» тәкъдим ителде. Кунакларга «интерактив кафе» эшендә катнашу мөмкинлеге туды, анда аларга төрле мастер-класслар күрсәтелде.
24 октябрь конне мәгариф бүлеге базасында электрон белем бирү системасында актуаль сораулар, ИТ чемпион конкурсы, педагогларнын аттестация узу чорында системада эшчәнлеге буенча мәктәп тьюторлары белән семинар узды.
24 октябрь көнне Иске Җөри авылы мәдәният йортында Иске Җөри урта гомуми белем бирү мәктәбе район мәгариф бүлеге белән берлектә Татарстан Республикасы төзелүгә 100 ел тулу уӊаеннан 8-9 сыйныф укучылары өчен “Зирәкләр - тапкырлар” (Умники и умницы) дип исемләгән район бәйгесен уздырды.
Семинарда катнашкан Теләченең №1,№2,№3, Айдар,Үзәк балалар бакчаларыннан килгән педагоглар түгәрәк өстәл артында фикер алыштылар, үзләрен борчыган сораулар белән уртаклаштылар.
Прокурор ярдәмчесе Ибраһимов Ринас Ринат улы катнашучыларны район прокуратурасының " Хезмәт законнары таләпләрен үтәү турында "гы тәкъдиме белән таныштырды. Үз чыгышларында ЮХИДИ бүлеге начальнигы Кәримуллин Илнур Хәлим улы һәм мәгариф бүлеге начальнигы Карпова Наталья Владимировна балаларны куркынычсыз йөртүне оештыру турында сөйләделәр. Киңәшмә ахырында автобус йөртүчеләр үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар.
Укуларны электр куркынычсызлыгы буенча IV группага ия булган мәктәп җитәкчеләре үткәрде.
Әлеге чараны Иске Җөри урта мәктәбе оештырды. Чара концерт номерлары белән үрелеп барды. Җиңүчеләрне чын күңелдән котлыйбыз!
Балаларга тирән эчтәлекле видеороликлар күрсәтеп, аңлатма бирелде. Интерент кайбервакыт бик куркыныч, шуның өчен әти-әниләр белән бергә генә кулланырга тиешлеге ассызыкланды. Бөтендөнья пәрәвезе ятьмәсенә эләкмичә, кагыйдәләргә буйсынып сак эш итү - һәрберебезнең бурычы. "Сакланганны саклар" гыйбарәсенә таянып эш йөртү кирәклегенә балаларыбыз тагын бер кат төшенделәр. Һәрвакыт эшчәнлегеңне үзең контрольдә тотып, интернетны тиешле очракта гына кулланырга кирәклекне бервакытта да хәтердән чыгармаска кирәк.
Бу датага багышлап Теләче җирлекара китапханәсендә «Тарих чишмәсен ачты» дип исемләнгән күргәзмә куелды.
Күргәзмә язучының тормыш юлы һәм иҗат юлы турында сөйли. Биредә төрле елларда иҗат ителгән Нурихан Фәттах әсәрләре тәкъдим ителгән: «Аклан», «Сызгыра торган уклар», «Шәҗәрә» һ.б.
Әдәбият өлкәсендә зур казанышлары өчен 1979 елда Н.Фәттахка РФның атказанган мәдәният хезмәткәре исеме бирелә. 1994 елда « Свистящие стрелы » дилогиясе өчен Фаттах, Г. Тукай исемендәге Татарстан Республикасы Дәүләт премиясенә лаек була., ә 1998 елда, татар әдәбиятын үстерүдә зур казанышлары өчен, Татарстанның халык язучысы дигән мактаулы исем бирелә.
Күргәзмәдә мистик әдәбият һәм дәһшәтле әсәрләр укуны яратучылар өчен төрле юнәлештәге мистик әдәбият тәкъдим ителгән.
Мистика-ул аерым юнәлештәге әдәбият. Укучыларыбыз бу күргәзмә белән таныштылар һәм үзләренә ошаган әсәрләрне өйләренә алдылар. Ул көнне без «иң яхшы мистик тарих» дигән конкурс үткәрдек. Укучылар китап турында алган тәэсирләре белән уртаклаштылар һәм үзләренә ошаган сюжетларын икенче китап укучыларга да сөйләргә тырыштылар. Нәтиҗәдә Пашагин В. җиңде.