Бигрәк тә яшьләр өчен. Дөрес, аны күңелле, мавыктыргыч итеп уздыру һәркемнең үзеннән тора. Баландыш мәдәният йортында җәйге кичләр бик күңелле уза. Кемдер өстәл уеннары шашка-шахмат, өстәл теннисы уйнаса, кемдер биеп күңел ача. Шулай ук яшьләр “Кич утыру” йолаларын да онытып бетермиләр. Күңелле хәлләр сөйләшеп, гитарага кушылып татар халкыбызның җырлырын җырлап күңел ачалар.
Барлык чаралар, барлык эшләр алардан башка үтми. Бүгендә (24.07.18) яшел масса җыюда булдылар. Мәктәп , авыл җирлеге эшчеләре белән берлектә яфрак җыеп ООО “Таң” га төяп җибәрделәр.
Җэй җитү белән балаларның бакчада йөрү режимы да берникадәр үзгәрә .Шөгыльлләр үткәрелми ,балаларның ялын оештыру күбрәк урамда үткәрүгә юнәлтелгән.Урамда балалар төрле кызыклы уеннар уйныйлар, табигатьне күзәтәләр. Гомумән , безнең бакчада җәйге яллар бик кызыклы үтэ!
Һәрбер кеше сау-сәламәт һәм нык булу өчен спорт белән дус булырга, шөгыльләнергә тиеш.
22 июль конне Субаш авыл клубында студентлар һәм балалар арасында спорт ярышлары уздырылды.
Көн дәвамында, балалар белән төрле уеннар уйнаганда, коллективта үзара мөнәсәбәтләр, үз-үзеңне культуралы тоту күнекмәләре, бергәләп уйнау һәм эшләү осталыгы тәрбияләнде. Балалар “Мин – әдәпле кеше” дип аталган әңгәмә, С.Я.Маршакның “Әгәрдә сез әдәпле икән” шигыре ярдәмендә әдәпле кеше нинди сыйфатларга ия булуы турындагы белемнәрен тагын бер кат ныгыттылар. Үткәрелгән чараларның тәрбияви әһәмияте бик зур, чөнки алар балаларны кече яшьтән ук, бер-берсенә карата ярдәмчел булырга, олыларга карата мәрхәмәтле, дус-тату уйнарга, кечкенәләрне кыерсытмаска өйрәттеләр.
Исполнительный комитет Тюлячинского муниципального района повторно сообщает Вам о возможности размещения информации о работодателях задерживающих выплату заработной платы и выплачивающих ее в «конвертах» в государственную информационную систему «Народный контроль» по направлению «Серый» рынок труда».
2 нче июльдән 22 нче июльгә кадәр Теләче урта мәктәбендә « Дуслык » сәламәтләндерү лагере эшләде. Соңгы көнне балалар спорт ярышларында актив катнаштылар һәм концерт куйдылар . Мәктәп яны « Дуслык » сәламәтләндерү лагере балалар күңелендә кызыклы уеннар, ярышлар белән истә калыр.
2 нче июльдән 19 нчы июльгә кадәр Теләче урта мәктәбендә «Патриот» хезмәт һәм ял лагере эшләде. Соңгы көнне балалар спорт ярышларында актив катнаштылар: футбол, волейбол, баскетбол уйнадылар. Хезмәт һәм ял лагере "Патриот" тәрбияләнүчеләрнең хәтерендә Изге Болгар иленә сәяхәт һәм куңелле очрашулар белән матур истәлекләр генә калдырды.