ЯҢАЛЫКЛАР


1
август, 2018 ел
чәршәмбе

 Ә шулар арасында иң әһәмиятлесе, үтемлесе һәм нәтиҗәлесе – уеннар.

Уен ярдәмендә балаларда зирәклек, оешканлык, коллективта үзеңне тота белү, җитезлек кебек матур сыйфатлар тәрбияләнә

Балалар татар халык уеннарын бик яратып уйныйлар.Халкыбызның гореф- гадәтләре, йолалары, тормыш-көнкүреше чагылыш тапкан бу уеннар балаларда өлгерлек, тапкырлык, ярдәмләшү, шулай ук кешелеклелек, шәфкатьлелек, сабырлык кебек күркәм сыйфатлар тәрбияли.

Мәктәпкәчә яшьтәге балалар арасында иң яратып уйнала торган уеннар – хәрәкәтле уеннар,йөгерүле, сикерүле, ыргытулы һ. б. шундый төрләргә бүленәләр. Хәрәкәтле уеннар балаларның физик үсешенә булыша,сәламәтлекләрен ныгыта, хәрәкәт координациясен яхшырта. Ана теле шөгыльләрендә без балалар белән “Күз бәйләш”,“Оясыз күке”, “Куян”, “Казлар-аккошлар”, “Җиз бүкән”, “Песи һәм тычкан” һ.б. хәрәкәтле уеннар уйныйбыз. Хәрәкәтле уеннар арасында ярышка нигезләнгән, ярыш элементлары булган спорт уеннары билгеле бер урын алып тора. Безнең 3нче номерлы балалар бакчасында спорт уеннарының милли варианты буларак, җылы яз көннәрендә яисә җәй башында кече Сабантуй уеннары үткәрелә- көрәш, капчык киеп йөгерү, аркан тартышу, чүлмәк вату, агач кашыкка йомырка салып йөгерү, кашык белән су ташу, биеклеккә сикерү, тизлеккә йөгерү, ат чабышы,капчык сугыштыру кебек ярышлар оештырабыз. Спорт уеннары ярдәмендә балаларда җитезлек, өлгерлек , тапкырлык кебек сыйфатлар тәрбиялибез.Балалар спорт уеннарын бик яратып уйныйлар.

Сотрудником Арского территориального органа Госалкогольинспекции Республики Татарстан проведен семинар-учеба по разъяснению законодательства в сфере защиты прав потребителей в торговом объекте ИП «Киямова Н.Т», расположенном в селе Шадки Тюлячинского района.

Керәшеннәрнең күркәм бәйрәмнәренең берсе - ул Казанский Сабантуе. 21 июль көнне Тәмте авылында узган "Казанский" бәйрәмендә китапханәче белән берлектә, Субаш авылы клубында шөгыльләнүче  «Нардуган» керәшен халык фольклор ансамбле  дә катнашты.


30
июль, 2018 ел
дүшәмбе

2018 елның 26 июлендә Теләче муниципаль районы хуҗалыкларында  комиссия тарафыннан, 2018 ел урып-җыю кампаниясенә техник әзерлеген сынау максатыннан, комбайннар парады хәм җир эшкәртү агрегатларын тикшерү булып узды.

Атна буе тәрбиячеләр балалар белән бергә бөҗәкләр турында рәсемнәр ясадылар, пазллар җыйдылар, шигырьләр укыдылар, табышмакларга җавап бирделәр, уеннарда, конкурсларда катнаштылар. Йомгаклау итеп “ят һәм таныш Бөҗәкләр” дигән темага өлкән төркем балалары белән урман аланында чара уздырдык. Чараның максаты: бөҗәкләр дөньясы турында сөйләү, табигатькә сакчыл караш тәрбияләү. Балалар табигатьтә үзләренең гамәлләрен дөрес бәяли белүләрен күрсәттеләр, үз-үзен тоту белемнәре белән уртаклаштылар.

«Родник» халыкка социаль хезмәт күрсәтү буенча комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге хезмәткәре Гайнетдинова Ф.Т. “Торцевание” технологиясе кысаларына таянып мөмкинлеге чикле бала белән “Салават күперле күк” дип исемләнгән дәрес үткәрде.  Дәреснең максаты: алдагы дәрестә алган белемнәрне ныгытырга ярдәм итү һәм декоратив сәнгать өлкәсендә булган сәләтен арттыру иде.

Балалар белән ял итәргә табигатькә чыгу - бу үзе бер вакыйга. Балалар “Туган як сукмаклары буйлап” дип исемләнгән әлеге чарада бик теләп катнаштылар, алар өчен алдан махсус уен-сәяхәт оештырылды. Әлеге чараның  максаты  балаларны табигатьне яратырга, табигатьнең чын дуслары булып калырга өндәү, табигатькә сакчыл караш  тәрбияләү. Балалар  табигать турында шигырьләр  укыдылар, табышмакларга жаваплар таптылар һәм күңелле уеннар уйнадылар. Бу поход балаларның күңелендә озак сакланыр.

Традиция буларак, аларга бу эшләрендә районыбызның төрле оешмалары ярдәмгә килә. Авыл хуҗалыгы тармаклары, югары технологияләр ярдәмендә күпме генә камилләшсә дә, электән килгән яфраклы азык җыю үз көчендә калды. Чөнки төрледән-төрле итеп җыелган бу себеркеләрдә, хайваннар өчен файдалы булган, барлык төр дару үләннәре дә керә. Безнең Лесной балалар бакчасы коллективы да бу эштән читтә калмады. Үзебезгә билгеләнгән нормада яфраклы азык көнендә җыеп тапшырылды. Җыелган яфраклы азык, районыбыз хуҗалыкларында файдалы кулланылыр дип ышанасы гына кала.

Бу атна дәвамында без бу теманы өйрәнүдә  төрле яктан карарга тырыштык.

Беренче көнне балалар  төрле бөҗәкләр турында, аларның тормышы, кешегә китерә торган файдасы турында мәгълүмат алдылар. Балалар зур кызыксыну белән бөҗәкләр төшкән сүрәтләрне карадылар. Бөҗәкләр дөньясыннан алган  үз кичерешләрен иҗатта белдерделәр, үз куллары белән аппликация ярдәмендә күбәләкләр, бөҗәкләр ясадылар.

Теләче урта гомумбелем мәктәбендә кызу темплар белән яңа уку елына хәзерлек бара. Сыйныф бүлмәләре,коридорлар һәм мастерскойлар ремонтлана. Мәктәпнең  тирә-яны чүп үләннәреннән чистартыла.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International