Ә җәйне кунелле итеп үткәрү- тагын да кызыклырак! 5 июль көнне Субаш авыл мәдәният хезмәткәрләре, авыл китапханәчесе белән берлектә, җәйге каникул чорында балалар белән күңел ачу чарасы уздырды. Төрле спорт уеннары уйналды.
Шушы девиз астында, Баландыш мәдәният йорты каршында эшләп килүче берләшмәләргә йөрүче балалар белән, 5 нче июль көнне, туган як табигатенә экскурциягә кузгалдык. Бу сәяхәт елгалар-таулар аша булса да, балаларга бик ошады. Алар һәр елга, тау, атау, ерганак һәм башка билгеле урыннарның исемнәре-атамалары килеп чыгыш тарихы белән танышып үзләренә бик күп мәгълүмат алдылар. Сәяхәт тау битеннән җиләк җыю һәм алып килгән күчтәнәчләрдән авыз итү белән төгәлләнде.
5 июль көнне Теләче муниципаль районы ҖЧҖ «Таң» хуҗалыгында ашлык җыю комбайннарына дәүләт техник карау үткәрелде. Комбайннарның әзерлеген тикшерү вакытында, хәрбер механизм эшләтелеп каралды, ике механизатор белән тәэмин ителүве, тракторист - машинист таныклыгы булувы, комбайнның документлары хәм йөртү рөхсәте хэм шулай ук хәрбер комбайн герметизацияләнгәне, дөрес итеп көйләнүве тикшерелде.
Балалар белән без А.А. Усачевның иҗаты белән таныштык, «Прочти и ответь на вопросы кроссворда» дип исемләнгән сорау – күргәзмәгә әңгәмә үткәрдек.
Анда балалар өчен көтелмәгән очрашу булды: алар “Татарстанның атказанган артисты” Азат Тимершаех белән очраштылар. Артист белән бергәләшеп, комплексның хуҗасы Рифкат З. җитәкчелегендә, комплекста урнашкан музей белән таныштылар һәм борынгы патефонга пластинкалар куеп, Илһам Ш. җырларын тыңладылар. Ахырдан балалар кунаклар белән бергәләшеп фотога төштеләр. Сәнгать кешесе белән көтелмәгән очрашу балалар күңелендә бик матур тәэсирләр калдырды.
Андрей Усачев – балалар язучысы, шагыйрь һәм прозаик. Ул балаларга күп вакыт сарыф иткән, үзенең әсәрләре аша әдәбиятка мәхәббәт популярлаштырган язучы. Күргәзмәдә тәкъдим ителгән китаплар һәм авторның фикере укучыларга аның иҗатын һәм замана балалары һәм яшүсмерләре алдында килеп туган мәдәни һәм иҗтимагый вәзгыятьне күзалларга булышыр дип өметләнәбез.
Кулатка халкы һәм Сабантуена кайткан кунаклар сәнгать коллективларының чыгышын карап гозурландылар, көчле алкышлар белән озатып яңадан очрашырга насыйп булсын дигән теләкләрен җиткерделәр.