Бу көн милли бердәмлек, азатлык, тынычлык , татулык Ватаныбызның хәзергесенә һәм киләчәгенә гомуми җаваплылык символы булып тора. Шул көн уңаеннан, 8 июнь көнне Теләче үзәк китапханәсенең уку залында «Моя Родина - Россия» дигән китап күргәзмәсе төзелде. Укучылар игътибарына тәкъдим ителгән әдәбият бәйрәмнең тарихы, рус дәүләтчелеге, социаль һәм сәяси психология, россия гражданнар һәм гомумән ил турында.
6нчы июнь көнне рус теле көне һәм бөек рус шагыйре Александр Сергеевич Пушкин туган көне уңаеннан, мәктәпкәчә яшьтәге балаларда рус теленә карата мәхәббәт һәм сакчыл караш тәрбияләү максаты белән, Теләче 2нче балалар бакчасында төрле кызыклы чаралар узды. Тәрбиячеләр балалар белән рус телен матур итеп сөйләшә белү, рус теленең кеше тормышында тоткан урыны турында әңгәмәләр уздырдылар. Шулай ук төркемнәрдә А.С Пушкин әсәрләреннән китап күргәзмәләре оештырылган иде.Тәрбиячеләр балалар белән бергә Пушкин әкиятләрен дә искә төшерделәр.
Безнең илдә Россия көне — иң «яшь» дәүләт бәйрәмнәренең берсе булып санала. Күргәзмәдә дәүләтебез символлары, Россиянең үткәне һәм бүгенгесе турында сөйләүче китаплар тәкъдим ителде.
Балалар Пушкинның тормыш юлы һәм иҗатына багышланган презентация карап үттеләр, күп кенә әсәрләре белән таныштылар.
Анда мәктәпкәчә яшьтәге һәм кече яшьтәге мәктәп балалары катнашты. Табигатькә карата мәхәббәт хисе уяткан «Табигать дөньясына китапханә аша» дигән күргәзмә куелды. Китапханәгә килгән һәркем әлеге күргәзмә янында тукталып, андагы китаплар һәм иллюстрацияләр белән бик теләп таныштылар.
Гасырлар кичсә дә Пушкин әсәрләре бүгенге көн китап укучылары өчен актуаль булып кала. 7 июньдә Урта Мишә авыл китапханәсе "Читаем вместе А. С. Пушкина" акциясенә кушылды. Балалар язучының әкиятләрен, шигырьләрен укыдылар. "Пушкин - рус шигърияте көзгесе" – исемле китап - күргәзмәсе белән таныштылар.
Олимпиадаларның төп максаты һәм бурычлары − балаларда танып-белү эшчәнлегенә кызыксыну уяту, сәләтле һәм талантлы балаларны ачыклау. Олимпиада катнашкан балалар диплом, медаль һәм истәлекле бүләк белән бүләкләнде.
Чараның максаты: китап укучыларга бөек шагыйрьнең иҗаты турында сөйләү, балаларда китапка, укуга кызыксыну уяту. Чара барышында «Сказки и быль» дигән әнгәмә үткәрелде, презентация күрсәтелде, «Знаешь ли ты сказки Пушкина?» дигән викторина уздырылды. Кунаклар игътибарына «Солнце русской поэзии» дигән китап күргәзмәсе тәкъдим ителде.
Аның беренче чыгарылышы 7 июньдә булды. Газета кварталга бер мәртәбә А3 форматында чыгачак. Анда даими эшләүче һәм яңа сәхифәләр булачак. Газетаның беренче санына: «Юбиляр язучылар», «Бәйрәмнәр», «Безнең акциялар», «Юбиляр китаплар» һ.б. кертелде. Китапханә эшчәнлеген, андагы вакыйгаларны, китапханәдә үткән мөһим чараларны, бәйрәмнәрне, юбилейларны яктыртып барып без үзебезнең басманы укучыларыбыз өчен максималь дәрәҗәдә кызыклы һәм сәнгатьчә эшләнеше ягыннан күркәм итәргә омтылачакбыз.
7 нче июнь көнне, Теләче урта мәктәбендә, районыбызның 9 нчы сыйныф укучылары үзләре сайлап алган фәннәрдән география һәм тарихтан, химия һәм физикадан төп дәүләт имтиханы тапшырдылар . Алда сынаулар бар але: 9 нчы июнь көнендә җәмгыять белеме буенча , 25 июньдә калган укучылар географиядән имтиханнар язачаклар. Уңышлар телибез сезгә, балалар !