ЯҢАЛЫКЛАР


8
июнь, 2018 ел
җомга

Еженедельно юридическая служба Кадастровой палаты по РТ рассматривает около ста обращений, поступающих от физических, юридических лиц и органов власти. Одни из них требуют тщательного анализа десятков законодательных актов, другие – знаний  мельчайших нюансов деятельности, связанной с оборотом недвижимости.

Шушы көннәрдә зурлар  төркеме балалары, тәрбиячеләр белән бергәлектә туган якны өйрәнү музеена экскурсиягә бардылар. Балалар анда иске көнкүреш әйберләре, рәсемнәр, китаплар, музыка уен кораллары, хәрби киемнәр күрделәр. Балаларга әлеге әйберләрнең кыскача тарихы һәм кайчан кулланылганлыгы турында сөйләделәр . Балалар әле тромбон дип аталган музыка уен коралы белән уйнап карыйсы килү теләген белдерделәр. Аннары балаларга үзләре теләгән экспонатлар белән якыннан карарга рөхсәт иттеләр. Барлык балаларга һәм олыларга да үзебезнең туган ягыбызның тарихы белән танышу бик кызыклы булды. Музей хезмәткәрләренә рәхмәтебезне белдерәбез һәм эшләрендә уңышлар телибез.

  6 июнь көнне Ямбулат авылы китапханәсендә язучы һәм публицист Флүс Латыйфиның тууына 75 ел тулу уңаеннан "Иҗатка тугрылык" дип исемләнгән китап күргәзмәсе һәм әдәбияткә күзәтү үткәрелде.                                                                                                         
  Флүс Латыйфи - "Хыянәт" (1991) һәм "Ишелеп төшкән бәхет" (1999) романнары, күпсанлы повестьлар һәм хикәяләр, очерклар һәм публицистик язмалар авторы. Әдипнең иҗаты, татар әдәбияты өчен аеруча тансык тарихи һәм фәнни - фантастик жанрларны  колачлау белән бергә, заманыбызның үткен мәсьәләләрен киң яктыртуы аша да игътибарны җәлеп итә. Ул - дистәгә якын китап авторы. 
  Ул - Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, журналистларның Хөсәен Ямашев исемендәге премиясе лауреаты. 

Әлеге вакыйга рус әдәби теленә нигез салучыларның берсе, бөек шагыйрь Александр Пушкинның туган көне белән дә бәйле. Әлеге дата уңаеннан Иске Җөри авылы китапханәчесе “Китап сөючеләр” берләшмәсенә  йөрүче укучылар белән “Без Пушкинны яратабыз һәм укыйбыз” исеме белән шагыйрьнең шигырь - әкиятләрен кычкырып уку оештырды.

Китапханәче балаларга рус теленең тарихы турында сөйләде, алар белән рус теленең бөеклеге турында әңгәмә үткәрде. «6 июня – День  русского языка»  дип исемләнгән китап күргәзмәсе куелды һәм аңа күзәтү уткәрелде.

Шушы бәйрәм уңаеннан, Алан авылы китапханәсенең китап укучылары һәм мәдәният хезмәткәрләре «Ыркыя чишмәсен” һәм “Шалтырама чишмәсен” чистарту буенча өмә оештырдылар.Чишмә бит ул-үзе бер тере дөнья, анда авылның тарихы, аерым кешеләрнең тарихлары, ачылып бетмәгән серләр саклана. Шуңа күрә, табигатьнең кешелек дөньясына бүләк иткән  байлыгын сакларга һәм хөрмәт итәргә кирәк. Эш азагында, китап укучылар белән чишмәләрнең килеп чыгу тарихы турында әңгәмә үткәрелде, алар белән бәйле вакыйгалар сөйләнелде.

Бу көн китап укучылар өчен бәйрәм көненә әйләнде. Китапханәләрдә төрле кичәләр үткәрелә китап күргәзмәләре төзелә. Шәтке авылы китапханәсендә “Великий и могучий русский язык” дигән акция үткәрелде. Китап укучыларга китап-күргәзмә тәкъдим ителде. Шәтке урта мәктәбенең лагерь балаларына “ Әкиятләр илендә” дип исемләнгән әдәби викторина үткәрелде.

Укучыларыбыз китап күргәзмәсе аша бөек язучының әдәби дөньясына сәяхәт кылдылар,  аның биографиясе һәм иҗаты белән таныштылар, балачак тормышының кызыклы фактлары турында белделәр. Шулай ук Саратов исемендәге балалар һәм яшьләр  өлкә китапханәсе  уздырган «Читаем Пушкина вместе» акциясе кысаларында шагыйрьнең шигырь һәм әкиятләрен кычкырып уку оештырылды. Очрашу азагында чарада катнашучы һәркем  «Интересные факты о Пушкине”  буклетына һәм әкиятләре, шигырьләре тупланган белешмәлеккә ия булдылар.

Кече Кибәхуҗа төп мәктәбендә уку елы тәмамлангач балалар өчен Сабантуй үткәрү традициясе яшәп килә.Бу бәйрәм Халыкара балаларны яклау көненә багышлап үткәрелә. Һава шартлары начар булу сәбәпле, спорт ярышлары спорт залында үтсә дә, балалар бик канәгать калдылар. Беркем дә бүләксез һәм тәм- томсыз калмады.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International