ЯҢАЛЫКЛАР


3
май, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Китапханәдә Тукайга багышлап үткәрелгән чаралар һәрвакыт яратып һәм кызыксындырып үткәрелә. Бу юлы да Тукай әкиятләре балалар рәсемнәрендә илһамланып һәм хис белән башкарылган иде. Үзләренең яраткан әкият геройларын балалар бик яратып сурәтләделәр.

Китапханәче балаларга 2018 нче елның Толстой елы дип игълан ителүен сөйләде. Сөйләү слайд презентация күрсәтү белән барды.Теләүчеләр  Л.Н .Толстойның   кечкенә хикәяләрен  укыдылар.

Теләче муниципаль районы буенча, 2018 елда 100 хәм 200 баш сыер малына исәпләнгән  торакларны, машина-трактор паркларын, ашлык саклау амбарларын, ындыр табакларын ремонтлау, шулай ук силос, сенаж чокырларын төзү,  республика программасы нигезендә 16 объект программага кертелде. Шул исәптән, капиталь ремонт 200 баш сыер малына исәпләнгән 4 торак ҖЧҖ «Теләче Агро» хужалыгында, машина - трактор паркларының  ремонты 2 объект ҖЧҖ «Агролак» хәм ҖЧҖ «Теләче Агро»хуҗалыкларында. Ашлык саклау амбарларын, ындыр табакларын ремонтлау 4 объект: 1объект-ҖЧҖ  «Агролак», 2 объект-ҖЧҖ «Алан» хәм 1 объект-ҖЧҖ «Игенче» хужалыкларында. Силос, сенаж чокырларын төзү 6 объект: 2 объект ҖЧҖ «Агролак», 2 объект-ҖЧҖ «Алан», 2 объект-ҖЧҖ «Теләче Агро» хуҗалыкларында каралган.    

Әлеге очрашуда татар теленең бөеклеге, байлыгы турында әңгәмә үткәрдек. Алга таба  Татарстанда яшәүче, халык традицияләре һәм йолалары турында сүз барды. Әлеге көнгә китап күргәзмәсе эшләде, Г. Тукай, М. Җәлил һ. б. әсәрләре буенча.

Аны тәрбиячеләр һәм музыка җитәкчеләре  әзерләгән иде.
Тәрбиячеләр балалар белән олуг шагыйребез шигырьләрен, әкиятләрен өйрәнделәр. Бәйрәмдә  балалар “Түбәтәй” уенынын уйнадылар.  Бәйрәмдә әкият геройлары – Шүрәле,  Былтыр булуы кичәбезне тагын да җанландырды. Балалар татарча гына түгел русча да  шигырләрне яттан матур итеп сөйләделәр. Кичә халкыбыз гимнына әйләнеп киткән “И туган тел” җырын күмәк җырлау белән төгәлләнде.

 27  апрель көнне Теләче урта мәктәбендә 10 -11 сыйныф укучылары өчен Бердәм Парламент дәресе үтте. Бердәм Парламент дәресендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы  депутаты Р. Г. Садыкова, Теләче муниципаль районы башлыгының  аппарат җитәкчесе   И.В. Мубинов,  мәгариф бүлегенең милли эшләр буенча методисты Х.М. Җиһангәрәева һәм мәктәп директоры  Р.Р. Нәҗипов катнашты. Парламент дәресендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы  депутаты Р. Г. Садыкова  Россия парламентаризмының үсеш юлларын күрсәтеп  чыгыш ясады. Россия парламентаризмының туган көненә  багышланган дәресне тарих фәне укытучылары Т.Р. Шакуров һәм  М.М. Ибраһимов  үткәрделәр.  Дәрес бик нәтиҗәле һәм кызыклы үтте.

Баландыш авылы китапханәсендә Г.Тукайга багышлап төрле чаралар уздырылды. «Укучының мәдәни көндәлеге»  республикакүләм мәдәни-белем бирү проекты кысаларында балалар китапханәгә мәдәни көндәлекләр белән килделәр. Алар белән бергә мәдәни биремнәр эшләнде, шигырьләр һәм әкиятләр укылды, табышмаклар әйтелде.

Китап күргәзмәсенә куелган китаплар белән таныштырылды, шигырьләре укылды. Балалар бик теләп викторинада катнаштылар. Викторинаның җавапсыз калган сорауларына Тукай әсәрләре буенча эшләнгән мультфильмнарны карап, сорауларга җавап бирделәр. Г. Тукай шигырьләрен сөйләделәр.  

 

Бу көн  берничә буын кешелек тарихында бик зур урын алып тора. Шушы һаләкәтне искә алу көне уңаеннан, Алан авылы китапханәсендә “Чернобыль-ХХ гасыр һәлакәте” исемле тематик полка булдырылды һәм аның буенча информация сәгате үткәрелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International