16 нче апрель көнне Теләче урта мәктәбендә 11нче һәм 9 нчы сыйныф укучыларының фәннәр буенча имтиханнарга әзерлекләрен тикшерү үткәрелде. 9 нчы һәм 11 нче сыйныф укучылары узләре сайлап алган фәннәрдән дәүләт имтиханындагы кебек биремнәр эшләделәр. Өйрәнү тибындагы имтиханнар бик нәтиҗәле үтте.
Балалар иҗат үзәгеннән түбәндәге номинацияләр буенча катнаштылар: - бию коллективлары: “Сюрприз” – җитәкчеләре Баева Зилә Рафаил кызы, “Асылташлар” – Касимова Ләйлә Илмаз кызы, “Балкыш” – Габдулхакова Алисә Габделхәбир кызы; “Мода театры” номинациясендә “Башкорт бизәкләре” һәм “Осетия матурлыгы” – җитәкчеләре Шаипова Раъно Исам кызы. “Сәнгатьле сөйләм” номинациясендә Махмутова Диләрә - җитәкчесе Махмутова Зөлфия Шамил кызы, Самигуллина Зилә – җитәкчесе Сахабиева Люция Заһид кызы. Декоратив –гамәли сәнгать номинациясендә өстәмә белем бирү педагогы Вохмина Гөлия Рашат кызын билгеләп үтәсе килә.
Бу билет республиканың теләсә кайсы китапханәсеннән китап алу мөмкинлеге бирә.
Алар үзенең тарихы, архитектурасы белән аерылып тора. Шармаш авылы китап укучылары тирә яктагы архитектура белән кызыксына. Ә безнең бурыч булып аларга кирәкле юнәлеш бирү. Ватанны ярату, кешенең туган җиреннән башлана.
Укучылар шагыйрьнең иҗаты, тормыш юлы белән тирәнрәк таныштылар. Г. Тукай китапларыннан төзелгән күргәзмәгә күзәтү ясалды.
Шул уңайдан Урта Мишә авыл китапханәсндә “Туры сүзле остаз” исемле темага күргәзмә куелып, күзәтү үткәрелде. Ибраһим Нуруллин 1923 елның 18 апрелендә Ульяновск өлкәсе Мәләкәс районы Пәрәү авылында укытучы гаиләсендә туган. 1938 елда Казанга килә һәм мех техникумында укый башлый.1941 елның октябрендә үз теләге белән армиягә китә. 1944–1945 елларда «Совет әдәбияты» (хәзерге «Казан утлары») журналында аның «Ана тойгылары» («Ана күңеле»), «Рәхмәтулла абзый», «Кунакта» («Район үзәгендә») исемле беренче иҗат тәҗрибәләре басылып чыга. "Атаклы кешеләр тормышы" сериясендә басылып чыккан "Габдулла Тукай" исемле китабы өчен И. Нуруллинга 1982 елда Татарстан АССРның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе бирелде. И.Нуруллин – 1957 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.
Әлеге акциядә катнашып Урта Мишә авыл китапханәсе Диплом белән бүләкләнде.
Татарстан территориясендә санитар - экологик икеайлык "ЭКОвесна - 2018" старт алды, аңа Ямбулат авылы китапханәсе китапханәчесе дә кушылды. Ул китапханә территориясендә җыештыру эшләрен башкарды.