ЯҢАЛЫКЛАР


17
апрель, 2018 ел
сишәмбе

Балалар бик теләп яңа китаплар белән таныштылар. Алар үзләренә ошаган китапларны  өйләренә укырга алдылар.

16 апрель көнне Байлар Сабасында “Без бергә” республикакүләм балалар халык иҗаты фестиваль-конкурсының зона туры  үтте.Фестивальдә  Кече Кибәхуҗа төп мәктәбенең өстәмә белем бирү педагогы Шаипова Р.И. җитәкчелегендә   “Стиль һәм мода” түгәрәгенә йөрүче бер төркем укучылары катнашты.  Яшь модельерлар үзләренең милли төсмерләр белән тегелгән киемнәрен күрсәттеләр.

Шушы айлык  кысаларында 13 нче апрель көнне, Үзәк балалар бакчасында Үзәк авыл китапханәчесе Хазипова Ф.А. «Тукай иленә сәяхәт» дигән темага әдәби иртә үткәрде. Бу чарага шушы елда китапханәгә кайткан Тукайның яңа китапларыннан торган күргәзмә оештырылды. Хазипова Ф.А.Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды, презентация күрсәтте, чараны әңгәмә рәвешендә алып барды. Балаларга сораулар бирү юлы белән балаларга шагыйрьнең тормыш юлы турында сөйләтте, балалар аның барлык әкиятләрен дә беләләр. Балалар Тукайның әкиятләре һәм әсәрләре матурлыкны күрә белергә, эшчән, шәфкатьле, кыю булырга өйрәтүе турында сөйләделәр. Балалар бик кызыксынып Габдулла Тукайның әкиятләренә төшерелгән мультфильмнарны карадылар. Әдәби иртәнең ахрында татар халкының гимнына әйләнгән «Туган тел» җырын җырладылар.

Ул Тукайның иҗатын яратучы барлык китап укучыларга да багышланган. Күргәзмәгә китапханәнең фондында булган барлык газета – журнал материаллары, китаплар куелган. Китапханәче китапларга күзәтү оештырды.

Чарада Үзәк урта мәктәбенең 2 нче сыйныф укучылары катнашты. Тукайның китапларына күргәзмә куелды, китапханәче китапларга күзәтү оештырды. «Эш беткәч уйнарга ярый» дигән шигырен рольләргә булеп уйнадылар. Балалар Тукайның әсәрләре буенча викторинада актив булдылар.Чараның ахырында яраткан шигырьләрен сөйләделәр, Г.Тукайның әсәрләре буенча рәсем конкурсы игълан ителде. Викторина ахырында балалар «Туган тел» җырын җырладылар.

17  нче  апрель  көнне  Теләче  урта  мәктәбендә  9 нчы  сыйныф  укучыларының  рус теле  фәненнән     имтиханнарга әзерлекләрен тикшерү  үткәрелде. 9  нчы  сыйныф  укучылары рус теленнән  биремнәр эшләделәр.  Тренинг  бик нәтиҗәле  үтте.                  

Яз җитү белән тирә-якны чистарту, агарту, буяу эшләре башлана. Табигать белән бергә күңелләр дә уяна, тереклек дөньясы матурлыкка, чисталыкка омтыла. Яз көне Теләче 2нче балалар бакчасында җыештыру өмәләр оештыру яхшы традиция кереп китте.  

Узган атнаны экологик-санитар икеайлык кысаларныда Теләче 2нче балалар бакчасы хезмәткәрләре бакча тирәсен җыештырдылар. Барлык хезмәткәрләр бергәләп балалар уйный торган участокладагы карларны тараттылар, бакча тирәсендәче чүпләрне себереп түктеләр. Балалар бакчасы тирәсе тагын да ямьләнеп, матурланып китте.

Шушы айлык  кысаларында Үзәк китапханәчесе Хазипова Ф.А “Мин татарча сөйләшәм”дигән темага  Габдулла Тукайның  шигырьләреннән өзекләрне татар телендә  сөйләп күрсәтү тәкъдим ителгән акция үткәрде. Бу акциянең  максаты Габдулла Тукай мисалында өлкән  буында туган телне һәм  милли мәдәниятне саклауга җаваплылык хисләре тәрбияләү.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International